поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2010 Җәмгыять

ТАТАР-МОНГОЛ ЗОЛЫМЫ БУЛМАГАН!

14 октябрьдә “Татар-монгол золымы булганмы?” дигән темага Мәскәү–Казан–Киев видеокүпере үткәрелде. Ул “Татар-информ” һәм “РИА Новости” мәгълүмат агентлыклары тарафыннан оештырылган иде.

Анда беренче итеп Украина ягы чыгыш ясады. Тарихчы Владимир Белинскийның сөйләвенчә, Русь кенәзлеге Алтын Урда дәүләтенә буйсындырылган була. “Русь кенәзләре белән чыңгызыйлар хакимлек иткән. Алар тарафыннан басым булмаган. Рус кенәзләре Алтын Урда ханлыгының бер өлеше булып хисапланганнар”, – дип билгеләп узды ул.

 

“Гардарика” стратегик консалтингы корпорациясе эксперты исә сәясәтче Константин Матвиенко исә Киев православие епископларының Византиягә Батый ханның вәкилләре булып баруларын бәян итте. “Бу басып алуга охшамаган. Александр Невский тәре йөртүчеләргә каршы Алтын Урда дәүләте ягыннан сугышта катнашкан. Алтын Урда Россия дәүләтчелегенең башлангычы булып тора. Рус мәдәниятенә, рус дәүләтчелегенә монгол-татарларның нинди дә булса басымы турында әйтү мөмкин түгел. Рус аристократиясенең яртысын Алтын Урдадан чыккан кешеләр тәшкил итә. Кутузов, Нарышкиннар... һәм хәтта Пётр I дә. Аның әнисе Нарышкиннар нәселеннән булган”, – диде ул.

 

Владимир Белинский яңадан кызу бәхәскә кушылды. Аның фикеренчә, Александр Невский дигән кеше бөтенләй дә яшәмәгән. “Ул – уйдырма шәхес. Дмитрий Донской да шулай уйлап чыгарылган кеше. Татар-монголлар – ясалма рәвештә барлыкка килгән атама. Чыңгыз хан төрек булган һәм аның империясе дә төрекләрдән торган”, – дип белдерде ул.

 

Украинадагы тарихчыларның кайнар чыгышыннан соң, татарстанлылар сүз алды. Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов исә Алтын Урданың бәлки басымы да булгандыр, әмма күз алдына китереп бастырырга тырышкан дәрәҗәдә түгел, дип саный. “Татар золымы (иго)” дигән атама Украина тарихчылары тарафыннан барлыкка килгән. XVI гасырга кадәр рус чыганакларында золым турында бер сүз дә юк. Бу хакта тәүге тапкыр XVII гасырда чиркәү мәктәпләре өчен нәшер ителгән “Киев синопсисе” дигән дәреслектә искә алына. Иван III Мәскәү Русен Алтын Урда хакимлегеннән азат итүе турында әйтелә. Аннары бу атаманы Карамзин эләктереп ала. “Золым” төшенчәсен кертеп, руслар үзләренең Казан ханлыгын басып алуны акларга теләгәннәр”, – диде тарихчы. Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев шулай ук золымның булмавы турында әйтте. “Золым атамасы XVII гасыр ахырында уйлап чыгарыла. Русьнең Европадан артта калу сәбәбен золым астында яшәүләре белән аңлатканнар”, – диде ул.

 

Татарстанның Мәскәүдәге элекке тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татарстандагы тарихчылар белән килешүе хакында сөйләде. Ул шулай ук бу атаманың XVII гасырда гына барлыкка килүен раслады. “Замандашлар золым астында яшәгәнлекләрен белмәгәннәр. Монгол-татар халкы булмаган”, – дип ассызыклады ул.

 

Искәндәр Измайлов бу фикер алышуның ахырында "золым" дигән төшенчәнең хата булуын сөйләде. “Коллык та, террор да булмаган. Киресенчә, Батый хан вакытында күпләгән православие чиркәүләре төзелә. Нәкъ менә XIII гасырда ак таштан иң күп чиркәүләр салына”, – дигән мәгълүмат ирештерде ул.   


Искәндәр НӘБИУЛЛИН
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»