поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
08.06.2021 Язмыш

«Улыбызга ДЦП диагнозы куйгач, иремә: «Китәсе булсаң, кит», дидем»

Саба районының Иләбәр авылында гомер итүче Гүзәл һәм Эдуард Федоровлар гаиләсенә күпләр соклана. Өч бала: ике кыз, бер малай үстерәләр, бик тырышлар. Уллары Эмиль авыру,шулай да төшенкелеккә бирелмиләр. Кешедән ярдәм сорамыйлар – үз көчләре белән тормыш көтәләр, улларын дәвалар өчен дә акчаны үзләре таба.

«Бер күрүдә яраттым»
Эдуард – удмурт егете. Кукмара районының Кумор авылына кайтып баручы егет Сабаның Эзмә кызы белән электричкада таныша. Ул чакта Гүзәлгә – 17 яшь, Эдуардка 20 тулып киткән була. Танышканнан соң ике тапкыр күрешәләр.  Озак та үтми кызны сорап киләләр. Ике ай эчендә никах укытып куялар.
 
– Туйны тиз генә ясап булмады. 18 яшем тулмыйча, язылыштырмадылар.  Хәер, озак көтмәдек. Туйдан соң мин авырлы икәнемне белдем. Шәмәрдән бистәсендә фатирга кереп яши генә башлаган идек, иремне армиягә алдылар. Ул кайтканда кызыбызга 1 яшь иде инде. Камилә кызым әтисенә ияләшә алмады. Өйгә чит ир-ат килеп кергән кебек булды, – дип сөйли Гүзәл. – Бала ияләнә алмагач, икенчесен табарга булдым. Янәсе, кечкенәсенә карап, «әти» дияр, дибез. Икенче кызым җитлекмичә туды. Аның белән хастаханә юлын озак таптадык. Сабыем авырлык җыя алмады. Бик озак махсус җайланмалар астында ята торгач, 2 килограмм җыйды. Йөрәгенә операция кирәк булды. Шөкер, вакытында ярдәм күрсәтеп, балам тернәкләнеп китте.
 
Кайчандыр ике күрешеп, очрашып йөрмичә дә тормыш корган Эдуард белән Гүзәл бик бәхетлеләр. Гаиләсе бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, ир ике эштә эшли икән.
 
– Иләбәрдә үз куышыбызны булдырып, яши башладык. Өченче бәбигә узганымны сизми калдым. Улыбыз да җитлекми туды. Иптәшләрен куып җитәр әле дип өметләнсәм дә, 5 айда сәламәтлеге начарланып китте. Бер яше тулып киткәч, табиблар ДЦП дигән диагноз куйды. Улым белән дә хастаханә юлларын күп таптадык. Шул чакта авыру бала үстерүче әниләр белән сөйләштем. Балалары авыру булгач, күбесенең ирләре ташлап киткән. Кайттым да иремә: «Китәсе булсаң, кит», – дидем. Ә ул күзләрен тутырып карады да: «Син нәрсә, Гүзәл, ни сөйлисең? Без балаларны бергә үстерергә тиеш»,– диде. Шуннан соң мин башка берни дәшмәдем, – ди Гүзәл. – Әлеге сөйләшүдән соң, мин иремнең алтын икәненә тагын бер кат инандым. Аңа булган хөрмәтем, яратуым икеләтә артты.17 яшемдә кияүгә чыгып, бер дә үкенгәнем булмады. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт! Бәхетемне күпсенмәсен дип телим.
 
Кешедән сорарга язмасын!
Гүзәл әнә шулай ди. Дөрес, ул улын дәвалар өчен акча кирәктә ярдәм кулы сузган якыннарына, күрше урамда яшәүче абыйсы гаиләсенә, калган туганнарына чиксез рәхмәтле.
 
– Алар үзләре сәдака итеп бирә. Ә без кешедән сорамаска тырышабыз. Ирем гел эштә булгач, мин дә аннан калышмыйм дим. Кул эшләре белән шөгыльләнәм. Кызларым тугач, чәчләренә кыстыргычлар ясый башладым. Бәйләргә өйрәндем.10 елдан артык оекбашлар бәйлим. Үзмәшгуль  булып теркәлдем, – ди ул. – Бала авырый, каян акча алыйм дип елап утырып булмый. Тырышырга кирәк. Гомумән, авылда эшсез яшәргә ярамый. Без кош-кортлар тотабыз, кәҗәләребез бар. Гаиләбез мул тормышта яшәсен өчен, азрак йоклыйбыз, күбрәк хәрәкәтләнәбез.
 
Эмильгә тиздән 8 яшь тула. Әнисе әйтүенчә, акылына зыян килмәгән. Баштарак күзләре начар күрсә, аны да дәвалаганнар. Сабый үзе тотып ашый алмый икән. Сөйләшүен яхшы сөйләшә, рус телен дә, татарчаны да, инглиз телен дә белә. Математиканы яхшы үзләштерә.  Тик яза гына алмый. Аяк-куллары тыңламый. Җитмәсә,  аяктагы сөякләре урыннан киткән икән. Шунлыктан бераз гына утырып тора да, яткырырга мәҗбүрләр. Ул сөякләрне операция ясап урынына да утырып була, диләр. Тик Эмильнең наркоздан аллергия икән.
 
– Апалары зур үсте. Алар энеләре өчен нишләргә дә белми. Мин каядыр ярминкәләргә китсәм, әниемә илтеп куябыз. Улымны да, кызларымны да ул караша. Күңелне төшермибез. Аллаһы Тәгалә биргән сынауны җиңә дә белергә кирәк. Без улыбызны авыруга да санамыйбыз хәзер. Ияләштек инде, – ди Гүзәл. – Иң мөһиме – өйдәге җылылык. Әгәр ата белән ана арасында матур мөнәсәбәт, җылы хисләр икән, бу йортта берәү дә бәхетсез була алмый. Авыру бала үстерүче барлык әниләргә сабырлык һәм үҗәтлек телим. Тормышны яратып,  язмыш биргән сынауны кабул итеп яшәргә өйрәнергә кирәк

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы