поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.06.2021 Җәмгыять

Ике ел узса да, әле кичә генә булган кебек

Ике ел элек Казанда яшәүче кызым эшкә чыксын дип, ясле-бакчада урын булганчы, өч айдан артык, оныгымны Азнакайга алып кайтып үзем карап тордым. Бер авырлыгын тоймадым, хәзер дә сагынам шул чакларны.

Урамга да чыктык, кибетләрдә дә йөрдек Салават оныгым белән. Азнакайның Җиңү паркында гаиләне гәүдәләндергән һәйкәл бар: әти-әни, аларның ике уллары бергә кочаклашкан рәвештә бербөтен булып торалар. Шул һәйкәл яныннан һич тыныч кына узарга юк, Салават: “Кая монда Камилә, кая Камилә?” – дип бәйләнә. Төрлечә аңлатсам да, җавабымнан канәгать түгел.
 
Аннан парк янындагы кибеткә керәбез. Онык сораган, мөмкин булган нәрсәләрне алам, ала алмаганы өчен шактый эләгә үземә: орыша гына. Берсендә шулай кешедән читенсенеп кибеттән чыктым да, ишек төбендәге баскычның бер баганасына сумкамны элеп куеп, тәм-том салынган пакетларны коляска астына урнаштырдым һәм китеп тә бардык.
 
Кайтып җитәбез дигәндә карыйм: кечкенә сумкам юк! Йөрәк ныграк тибә башлады. Беттем, дим, чөнки сумкада сбербанк картасы, акча, телефон... Анда бит гел кеше йөреп тора, кибет ишеге төбенә машиналар килеп туктый. Аллаһка ялварырга тотындым: “И-и, Раббым, сумкамны кибеткә керүче-чыгучылар күзенә күрсәтмәсәнә, үземнекен үземә кайтарсана...” Бала арбасын этеп, ашыга-ашыга кибеткә килеп җиттек, күрәм: сумка урынында эленеп тора! Кибет тирәсен машина сырып алган, баскычтан кешеләр төшеп килә – ал да кит, рәхим ит! Юк, бәхетемә, тиюче булмаган. И-и шатлануларым! Бу хәлгә ике ел узса да, әле кичә генә булган кебек.
 
Икенче юлы тагын шулай эзләп йөрергә туры килде әле ул сумканы. Кибеттән төянеп чыгып, ике кулга ике пакет, шулар янына әлеге дә баягы эче тулы кирәкле әйбер булган кечкенә сумканы тотып кайтып килгәндә, Кара елга буендагы эскәмияләрнең берсенә утырып, табигать белән хозурланып алырга уйладым. Төенчекләремнең кайсын кая куйдым. Бераз утыргач, инвалид ирем көтәдер дип, тиз генә тордым да, җыенып кайтып киттем.
 
Өйдә әйберләрне урнаштырыйм дисәм, тагын юк кечкенә сумкам! Йөрәк тагын “жу” итте. “Яр буенда утырып торган идем, сумкам калган”, – дим иремә. Ул “хәтерсез” дигәнне аңлатып, башын чайкап калды, мин чыгып чаптым. Тагын кабатлыйм: “Раббым, сумкамны читләр күзеннән яшер, үземнеке үземә булсачы...” Елга аша кечкенә күперчектән чыктым, ике малай белән ике кыз атынгычларда уйныйлар. Мин утырган эскәмиядә, бөтен кеше күзенә ташланып, кара сумкам кукыраеп утыра! Әй, сөенүләрем, Раббыма рәхмәтләр укуым!..
 
Аннан теге балалар янына килеп: “Сезгә нинди рәхмәтләр укыйм соң – яныгызда гына иясез сумка торса да, тимәгәнсез. Рәхмәт, балалар, сәламәт, бәхетле булыгыз!” – дидем. Игътибар белән тыңлап тордылар да: “Без аны бөтенләй күрмәдек, апа”, – диештеләр.
 
Бу турыда кызыма телефоннан сөйләгәч: “Сак бул инде, карап йөр, әни, – диде дә. – Әллә Аллаһы Тәгалә кешеләрдән яшерә микән?” – дип өстәде. Шулайдыр, бик мөмкин, нык каты итеп, чын ихластан ялварабыз бит андый вакытта.
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»