поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.06.2008 Мәдәният

ХАЛЫККА ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТМЕ?..

Бала-чагым, беренче тапкыр театрга баруым исемә төшсә, шунда ук Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” әсәре каһарманнары күз алдыма килеп баса: “Курчакларның музыкага биюләре, җырлаулары, кулларын күтәреп күз яшьләрен сөртүләре малайларны тәмам саташтырды. Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин моны күреп тораташ булып каттылар. Тик әлтафи гына дөрләгән күңелләргә салкын су сипте: "Артистлар астан кулларын тыгып уйната аларны", - диде ул бер дә исе китмичә генә. Бу сүзләргә Зарифуллин бик рәнҗеде. Үзе теш арасыннан гына чертләтеп төкергән сыман бер хәрәкәт ясады. "Ни чыкмаса синнән чыга инде, әнә бит үзе җылый, үзе көлә, артистның бер катнашы да юк монда," - дип каршы төште. Гыйззәтуллин да бәхәскә керде: "Монда бер хикмәт бар, ну, түлке артист уйнатмый аны," - диде.

Безнең авыл Казанга якын булгач, курчак театры еш килә иде. Үз авылың клубы сәхнәсендә уйналган  әкият никадәр генә тылсымлы булса да, артык зур тәэсир калдырмый ахры. Ә менә беренче тапкыр Казанга, Г.Камал театрына килүем әле дә исемдә. “Алмазбулат” спектакле иде ул. (Баш рольне Фәрит Бикчәнтәй уйнады булса кирәк.) Мин, өченче класс укучысы, аны икенче каттан, уң як балконнан, сәхнәгә якын ук килеп, авыз ачып карадым. Мөгаен, бик бирелеп карагач, билетерлар да үз урынымнан торып киткән өчен  сүкмәгәндер...

Инде егерме җиде ел узган,  ә мин ул спектакльне дә, аны ничек караганымны да бүгенгедәй  хәтерлим. Мөхәммәт аганың әсәрен искә алуым да юкка гына түгел – чөнки беренче тапкыр театрга бару безне дә нәкъ аның каһарманнарыныкыдай  әсәрендерде. Уку елының калган өлеше шул спектакль хакында бәхәсләшеп узды булса кирәк. Кем ничектер, әмма мин инде киләсе елны көтә идем, чөнки безне ел саен бер тапкыр театрга, бер тапкыр циркка алып барып тордылар. Икенче елны  “Болан патша” әкиятен карадык... Һәр елны нинди спектакльгә баруыбызгача хәтерлим. Алай гына да түгел, кичтән күлмәк-чалбарны, пионер галстугын үтүкләп, форма пинжәген, ботинкаларны чистартып куюга чаклы истә! Шактый ук тәртипсез, урамда үскән авыл малайлары булсак та, театрга матур киенеп барырга, анда үзеңне тәүфыйклы тотарга кирәген белә идек...

Хәзерге тамашачыга  карыйм, аны үзебезнең бала чактагы тамашачы белән чагыштырам да, уйлап куям – үзгәрде заманалар, бозылды кеше... Әллә соң бозылмады, ә театрга, тамашага баруның тылсымы югалдымы? әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллиннар үлеп беттеме?

Әле моннан унбиш-егерме ел элек кенә, концерт-спектакльгә бару бәйрәм төсе ала иде. Хатын-кызлар матур күлмәкләрен кияләр, прическалар ясыйлар, “Красная Москва” духиларын сөртәләр, ирләр кырыналар, шифоньердан рәешкә генә кия торган кәчтүмнәрен чыгаралар, “туйдан калган” галстукларын тагалар, “Шипр” яки “Русский лес” хушбуйларын сибәләр... Хәтта иң караңгы авылдан килгән мокыт агай да  үзен театрда зыялы тотарга тырыша, бик тартасы килсә дә, тәнәфес җитмичә урыныннан торып чыгып китми иде.

Яңа заман тамашачысына карыйм: тезләре кабарып чыккан джинсы, изелеп беткән күлмәк, пычрак ботинка аның өчен нормаль күренеш. Чөнки ул театрга спектакль карарга түгел, күбрәк буфетка килгән. Мондый ялның үз рәхәте дә бар. Беренчедән, “культурный” булып күренәсең, иртәгесен хезмәттәшләреңә театрга баруың хакында сөйлисең – соклансыннар әле бер! Икенчедән, буфетта кәгеп аласың. Ә инде бик күңелсез булып китсә, залга кереп утырырга була. Андый тамашачы, гадәттә, иң соңгы булып, спектакль башлангач керә, башкаларның аякларын таптый-таптый үз урынына уза. Кесә телефонын ул чукынса да сүндерми. әгәр шылтыратсалар, зур горурлык хисләре кичереп  үзенең театрда булуын хәбәр итә – “культурный”! Инде бик мөһим сөйләшү дип  таба икән, күршеләренең аягына баса-баса чыгу ягына кузгала.

Игътибар иткәнегез бармы икән – чибәр-чибәр ханымнар буфетта пакетларыннан ит, казылык, хәтта ипи чыгарып турыйлар да, үзләре ясаган бутербродны чәйнәп, үзләре белән алып кергән бер яртыны сындыралар. Ашалып бетмәгән бутербродларны спектакль барышында сыпырып куялар, залга казылык, ит, сыр исләре тарала, хәмер исе аңкып китә...

Мине иң гаҗәпләндергәне, бәгъзе ханымнарның сумочкасыннан кухня пычагы чыгаруы булды. Кабымлыкны ул юл уңае да сатып ала, ә менә пычакны иртәдән үк хәстәрләп куя... Элекке тамашачы театрга затлырак киемен әзерләп куя иде, бүгенгесе кабымлык, ярты һәм пычак!!!

Юк,  бөтен тамашачыны да  андый димим. Арада  авылдан килгәннәре дә бар. Ерак юлда ачыкканнар, буфетлык акча юк... Андые залда чәйнәми аның, тәнәфес вакытында оялып кына буфеттан алган чәен шопыра-шопыра пешкән итен капкалап ала. Монысын, бигрәк тә зур концертлар барышында УНИКС, Спорт сарае кебек җирләрдә еш очратасың. Театрда шәһәр һәм авыл кешесе аерыла. Аннан соң, ничек итеп спектакль карау  өчен әллә кайдагы авылдан килгән тамашачыны гаеплисең? Ул инде килүе белән үк зур эш эшләгән!

Сүзем күбрәк  шәһәрләшкән тамашачы хакында. Алары да төрле әле аның. Бар чынлап та зыялы тамашачы, бар эч пошканнан нишләргә белми йөрүчесе, ә бар гашыйк тамашачы. Соңгылары, гадәттә, яшьләр, студентлар, әллә нинди кафе-рестораннарга  барырга акчалары  юк. Шуңа күрә егет сөйгән кызын театрга дәшә. Моның үзенчә берничә фазыйләте бар. Беренчедән, “культурный”  булып күренәсең. Кызлар алдында бу яктан ялтырап алуның һич кенә дә зыяны тими, ә файдасы бар. Икенчедән, кич буе кызый синең яныңда, тамаша барышында йомшак, җылы кулын учыңа кысып утыра аласың. әгәр кызый кулын да тоттырмый икән, нәрсәгә генә өметләнеп булганын үзең чамалыйсың инде... Хәер, инде эшләр “зурга” киткәч, мәхәббәт чәчәк аткач, сирәкләре генә килә аның театрга. Килгәннәре исә башлангыч чорда чын театрал булып җитлегеп өлгергән...

Иң кызыгы, бу өч төрле тамашачы төрле буфетларга йөри. Зыялысы, башлыча, уң як баскыч астына, Мәдинә буфетына килә. Ул бай түгел,  әллә нәрсәләр ашап-эчеп тормый, өчпочмак һәм чәй белән канәгатьләнә. әмма ул чын тамашачы, чын театрал. Сул як баскыч астына, үзәк буфетка эче пошучы һәм бераз хәллерәк тамашачы  йөри. Казылык та күп очракта монда турала. Байраклары коньяк, аракы, шәраб чөмерә, кыйммәтле бутерброд чәйни. Шул ук сул яктан икенче каттагы буфет гашыйклар һәм яшьләрнеке. Биредә бераз шәраб, сок, сирәк очракта аракы яки коньяк эчәләр. Монда мәхәббәт, монда бер-береңә хис аңлату бара! Кайчакта, эшләр уңай барса, алар залга да кереп тормыйлар – шунда гына үбешәләр. Каян беләмме? Беренчедән, күрәм, икенчедән – элек мин дә яшь идем бит... Бусы минем күзәтүләр генә. ә театрда күп еллар эшләгән кешеләр нәрсә күрә икән? Шул ук буфетчылар, билетерлар инде ике дистә ел тамашачы белән күзгә-күз очрашып торалар. Аларның күз алдында гына да халык ничек үзгәрде икән? Мин бит читтән килгән кеше, үзем дә тамашачы гына, шуңа күрә бары начарны, гайре табигыйны гына күрәм. Аннан соң, ясаган нәтиҗәләремнең дөреслеген дә сынармын...

Әлфия Ислам кызын мин үземне Г.Камал театры тамашачысы итеп саный башлаганнан бирле беләм. Ул гел бар, гел булган, булачак һәм бер дә үзгәрми кебек. Ул Г.Камал театрында залның хуҗабикәсе, әгәр чакыруың яки билетың булмыйча килсәң, урынны аннан сорыйсы. Шулай ук соңга калган, “адашкан” тамашачыларга да ул урын күрсәтә.

- Соңгы елларда тамашачы чынлап та начар якка үзгәрде – кисәтү ясасаң да әрләшеп китәргә генә торалар. Хәтта өс киемен салмый керүчегә чишенергә кушсаң да (залга өс киеме белән керү тыела), кагыйдәләргә буйсынмау ягын карый. Халык хәзер элеккеге кебек түгел – усалрак, ачулырак. Акчаны зур көчкә саныйлар. Соңга калып килүчеләр спектакль барышында партерга кертелергә  тиеш түгел, ә ул “мин акча түләдем” ди. Начармы-яманмы – ул безнең тамашачыбыз. Шуңа күрә әрләшми, нервыларын бозмый гына, буш урын булса, кертеп утыртырга тырышабыз.

Элеккеге тамашачылар да бар. Аларны мин инде егерме бер ел беләм. Болары үзгәрми, әле һаман да театрга икенче аяк  киеме – үкчәле туфлиләргә кадәр кыстырып килә, алмаштырып кия. әмма аларның саны елдан-ел кими. Күбрәк яңа төр тамашачы килә. Монысы инде соңга калырга да, эштә, урамда йөри торган киеме белән килергә дә мөмкин. Без аларны да аңлыйбыз – урамда бөкедә утыргандыр, соңга кадәр эшләгәндер дип акларга тырышабыз. Тик ике дистә елдан артык эшләвем дәверендә инандым – бер  соңлый торган тамашачы гел соңлый. Мин аларның да күбесен танып беләм.

Буфетчы Мәдинә дә үзенә күрә Г.Камал театрының символына әверелеп бара. Хәтта тамашачы арасында “Мәдинә буфеты” дигән термин да кереп бара.

- Миңа, гадәттә, зыялы, чын театрал булган тамашачы йөри. Алар кычкырып сөйләшми, зыялы гына киенә, аз эчә. Соңгысы мәсьәләсендә үзгәреш юк диярлек: алар элек тә эчми иде, хәзер дә эчми. Бары тик күптәнге танышлар очрашканда гына  бер-берсен 50-100 грамм белән сыйлыйлар. Миндә чәй эчәләр, татарча сөйләшәләр. Әле эшкә урнашкан гына чорда урысча сөйләшә идем, акрынлап өйрәтеп бетерделәр... Элек тамашачы премьераларга килергә тырыша, баскычка утырып карарга да әзер иде, хәзер басынкырак.

Үзәк буфетта (сул як баскыч астында) Наҗия белән Румзия дә инде унтугызар ел эшлиләр. Аларның да үз “тамашачылары” бар.

- Бизнес күтәрелү белән тамашачы үзгәрде. Элек халык театрга теләбрәк килә иде, хәзер “тиеш” булган өчен килүчеләр күбәйде. Театрны чынлап та яратып йөрүче сирәгәя. Аннан соң, хәзерге тамашачыга комедия кирәк, элекке тамашачы җитди спектакльләрне якын  итә иде. Театрга зыялырак киенеп киләләр бит инде, андыйлар азая – ни туры килсә шуны кияләр, кендек күрсәтеп йөриләр. Үзләре белән ризык ташыйлар. Хәтта кабыклы бәрәңге, пешкән йомырка, селедка алып килүчеләр дә бар. Ул ризыклар театрда ашар өчен түгел бит инде. Безнең буфетта барысы да бар, кыйммәт түгел, тамашачы да хәзер байрак...

Хәмерне элек ирләр генә эчә иде, хәзер хатын-кызлар бертигез эчә. Без инде кайсы тамашачының нәрсә яратканын, үзе белән нәрсә алып килгәнен күрү белән чамалыйбыз. Чөнки таныйбыз. Алар да безне  таный. Кайчакта бер-ике ел югалыбрак торган кеше килеп чыга: “Һаман да сез икән әле”, - дип сөенеп тә куя. Имеш, берни үзгәрмәгән. Үзгәрде.

Фәния ханым икенче каттагы яшьләр яратып йөргән буфетта эшли.

- Мин театрга егерме ел элек буфетчы булып килдем, берара китеп тордым да, тагын әйләнеп кайттым. Тамашачы нык үзгәргән. Монда бит Г.Камал театры тамашачысы гына түгел, “Шаян шоу”, “Татарча солянка” эстрада концертларына гына йөри торганнар да бар. Алары театрал тамашачыдан бөтенләй аерыла: кычкырып, кулларын болгап сөйләшәләр, артык заманча киенәләр, күбрәк эчәләр... Күпкә тәртипсезрәкләр. Болары яңа төр тамашачылар...

Әйе, дөнья да, тамашачы да, театр үзе дә үзгәрде. Тамашачының таләбе  дә башка хәзер – ул күңел ачарга тели. Шуңа да эстрада концертларына, төрле  “Юмор-шоу”ларга теләбрәк йөри. Хәер, яңа төр тамашачы дигәне дә шул Салават, юмор-шоулар тәрбиясе алган, алар тудырган буын инде аның. Алар сәхнәдән артларын чәбәкли-чәбәкли тамашачыны көлдерде,  тозсыз мәзәкләр сөйләде... Ә тамашачы ул губка кебек – барысын да тиз сеңдерә. Нәтиҗәдә, театрда селедка, күкәй, казылык алып килеп ашаучы, мокыт  тамашачы барлыкка килде.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, әңгәмәдәшләрем татар театрына урыслар күп йөрүен әйтәләр. Моңа алар сөенәме, көенәме – аңламадым. Тик бу шатланырдай фал түгел дип саныйм. Нинди генә мокыт, тәрбиясез булсын, әмма татар театрына татар кешесе күбрәк йөрсен иде. Миңа калса, ул башка  милләтнең иң зыялы тамашачысына караганда да кадерлерәк кунак булырга тиеш. әйдә, кимерсен бутербродын, эчсен үзе белән алып килгән көмешкәсен, тик йөрсен, татар театрының залы гына буш булмасын. Ыштансыз эстрада, мокыт, надан җырчы вә юмористлар тәрбияләгән тамашачыны инде кире иманга китереп булмастыр шул. Анысын алданрак уйларга, үз вакытында теләсә кемгә сәхнәгә юл ачмаска кирәк иде. Хәзер соң инде, булганына шөкер итәргә генә кала...


Искәндәр СИРАҖИ
Идел
№ 6 | июнь 2008
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»