|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Авариягә эләккән балалар язмышын министр шәхси контроленә алганРоссия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко башкортстанда шимбә кичендә теркәлгән юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итүне шәхси контроденә алды. Исегезгә төшерәбез, 5 июньдә Салаватта яшәүче 28 яшьлек ир, “права”сыз “ВАЗ-2115” белән идарә итеп, Федоровка районының Бала-Чытырман – Михайловка юлында кюветка төшеп китә. Ахырда машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрә: 1 яшьтән алып 11 яшькәчә 4 бала һәм водительнең 25 яшьлек хатыны.
“Әлеге вакытта 3 баланы республика балалар клиник дәваханәсенә санитар авиация белән эвакуацияләделәр. Аларның хәле авыр дип бәяләнә. Каза күргән хатын һәм тагы бер бала юл һәлакәтенә якын булган үзәк район дәваханәсенә озатылган. Авариядә каза күргәннәрнең барсына да тиешле мадицина ярдәме күрсәтелә”, – диелә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: 02.mchs.gov.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|