|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2010 Җәмгыять
ШЕШӘ ҖЫЮЧЫ КАРЧЫКБез аның белән урамда очраштык. Бөкрәебрәк, үзалдына сөйләнеп баручы карчык күзләрен күтәреп, миңа карады. Карашыннан әллә нинди гаҗизлек бөркелгәндәй тоелды. Тоныкланып калган күзләренең зәңгәр төстә икәнен дә шәйләп өлгердем. Үзем дә сизмәстән, исәнләштем, сүзгә сүз ялганды. Юлымны онытып, аның янәшәсеннән атлап киттем. Тыңлар кеше барында дигәндәй, карчыгым күңелендәген бушатып калырга ашыкты. Карчык дигәч тә, төскә-кыяфәткә генә карт күренгән икән, җитмешнең өске ягында гына булып чыкты.
Ул үзен Мамадыш ягыннан дигәч, керәшендер дип уйлаган идем, рус икән. Бирегә килгәч, төзелештә эшләп, фатир алганнар. Бар кеше шикелле, ире белән бер кыз һәм бер малай үстергәннәр. Ире вафатыннан соң, Настя түти үзе генә калган. Кызы Себердә яшәгәч, улының да үз торыр урыны булгач, фатирын кечерәккә, ике бүлмәлегә алмаштырган. Әмма кинәт кенә Себердәге кызы авырып, инвалид калган. Ике-өч ел да үтмәгән, ире дә машинада барганда авариягә очрап имгәнгән.
Нишләсен, Настя түтигә бар эшләгәнен шуларга җибәреп торырга туры килгән. Болай да аз хезмәт хакыннан фатир өчен дә түләргә кирәк бит әле. Кая барып бәрелергә белми урамда йөргәндә, нәрсәгәдер абынган, караса, буш шешә.
Шул көннән ул, уңайсызлана-уңайсызлана булса да, шешә җыеп сата башлаган. Эштән кайтуга, тамагына капкалап ала да, буш пакетларын тотып, урамга чыгып чаба. Якын-тирәдә ул аяк басмаган урын, ул тукталмаган ишегалды, подъезд яны калмый. Иртән дә эшкә йөгергәнче шешә җыеп кайта. “Баштагы елларда шешә бәясе кыйммәтрәк иде, ә хәзер бер сумга да тулмый“, – дип зарланып та алды ул сүзеннән туктап.
Пенсиягә чыккач та, шешә җыюдан туктамый. Хәзер инде шул Себердәге кызы белән киявенең бердәнбер балалары институтта укыганга түләргә акча кирәк икән. Ничәнчедер курста укучы кызның үзен күргәне бармы икән бу карчыкның, әбисеннән килгән акчаның кыйммәтен ул кыз үзе аңлый-төшенәме – ул хакта сорарга кыймадым. Кешегә акыл сатарга ни хакым бар соң?!
Фатирына да ремонт кирәк икән дә, тик эшмәкәр улы: “кайчан шешә җыюдан туктыйсың, шул чагында килеп, барысын да эшлим“, – дип кистереп әйткән. Әмма кызын сукырларча яратучы Настя карчык буш шешә җыю кәсебеннән туктарга җыенмый. Аның бу сәерлеге күрше-күләнне дә, танышларын да биздереп бетергән, сөйләшү түгел, хәтта исәнләшүчеләр дә юк икән.
Сөйләшә-сөйләшә, без ул яшәгән йорт янына ук килеп җиткән идек. Оныгым укып бетергәнче үлеп кенә китмәсәм ярар иде, дип борчылучы карчык белән саубуллашканда, ниндидер юату сүзләре дә әйттем бугай әле.
...Төн йокысын качырган көзге яңгыр тавышын тыңлап тәрәзә янында басып торам. Әле җылы бирелмәсә дә, өйдә барыбер коры, рәхәт. Шәһәр йоклый, тәрәзәләр йоклый, кешеләр йоклый. Урамда, яңгыр астында калса да, хуҗасыз эт-мәче генә калгандыр. Беләсе иде, яңгырга чыланып, күшегеп урамнан атлаучы Настя карчыкның Себердәге кызы нишли икән бу мизгелләрдә? Институтта укучы оныгы нишли икән?..
Фирая МОРАТОВА |
Иң күп укылган
|