|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2021 Фаҗига
Авылдашлары бу хәлгә һаман ышана алмыйБашкортстанның Янавыл районында 28 яшьлек Илсур Әхмәтшин югалган иде. Волонтерлар аның гәүдәсен Каймаш елгасында тапкан. Аны эш киеменнән таныганнар. Яшь кешенең үлеменә нәрсә сәбәпче булганлыгын судмедэкспертиза ачыкларга тиеш булачак.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Әхмәтшинны 7нче апрельдә эзли башлаганнар иде. «Яңавыл таңнары» гәзите хәбәр иткәнчә, ул көнне ир эшкә китә, әмма төштән соң ук өенә кайта. Таксида ул Әхтиял авылына килә, әмма өенә кайтып җитә алмый.
Бу вакытта яшь ирне хатыны һәм кечкенә баласы борчылып көтәләр.
Авылдашлары бу хәлгә һаман ышана алмый.
Фото: кп.ру
--- |
Иң күп укылган
|