поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2010 Милләт

Сөембикәнең серләре күп

Казан ханлыгы өчен сугыш ныклап 458 ел элек – 1552 елның август айларында ук башлана. 12 октябрьдә мәркәзебезне саклаучы татарлар урыслар тарафыннан тар-мар ителә, дошманнар Казанны басып ала. Нәкъ шушы көннәрдә Казан дәүләте Мәскәү кулына төшә, сугышта исән калучыларны кырып бетерәләр, шәһәр талана, яндырыла, җимерелә, дәүләт символлары Мәскәүгә озатыла. Бу татар тарихындагы коточкыч фаҗиганең башы була. Казаннан соң Нугай Урдасы, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары юк ителә...

Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле. Улы белән Мәскәүгә әсирлеккә озатылган ханбикәнең каргышы була, күрәсең, татарлар аны урысларга тапшырып, оборонага әзерләнеп өлгерербез дип уйлый, ләкин эшләре барыбер уңмый. Кем гаепле? Сөембикәне Мәскәүгә сатмасалар, дәүләтне саклап калып булыр идеме? Бу сорауларны тарихчы Марсель абый ӘХМӘТҖАНОВ белән ачыкларга тырыштык.

 

– Марсель абый, Сөембикәнең тормыш юлы нинди? Аның улы гына түгел, кызы да була, диләр.

 

– Сөембикә татар тарихында иң билгеле һәм зур шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәйнең токымына бәйле. Кардәшлекләре Кырым, Себер ханлыкларына, Урта Азия дәүләтләренә барып тоташа.

 

1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Ул Шаһгалинең бертуган энесе. Менә шул Җангалигә Йосыф морзаның иң матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Сафагәрәй дә тик ятмый, тәхетен кире кайтарырга тели. 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Бу гамәле белән ул Мәскәүгә берникадәр дәрес бирә. Җангалине Казанда яратмыйлар, бәрелешләр булган вакытта ул үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошаган, күрәсең, шулай ук дипломатияне күз алдында тотып, Нугай Урдасы ханәкәсе Сөембикәне кыерсытмый, үзенә хатынлыкка ала. Аның башка хатыннары да була. Ләкин Сөембикәне ныграк ярата, диләр. Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел, ләкин тормыш юлы кызыклы. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Касыйм ханы Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә, чөнки үзенең балалары булмый. Энесенең баласы бит, кыз Касыймга китә. Вакыт узгач, 1552 елда Кырым ханы Аккүбәкнең улы Кайбула ханлыктан куып чыгарыла, Нугай Урдасына килеп эләгә һәм Мәскәү яклылар аны урыслар файдасына эшләргә кодалый башлый. Кайбула Мәскәүгә килә һәм аны Шаһгали карамагында үскән Сөембикәнең кызына өйләндерәләр. Аларның бишләп баласы туа. Аны тагын ике бояр кызына өйләндерәләр, ләкин алардан балалары булмый. Ике хатыны да 1605-1610 елларда монастырьдә монахинялар булып үләләр. Кайбула чукынмаган, күрәсең. Ул 1570 елда ук вафат була.

 

– Сафагәрәй Сөембикәнең икенче ире. Ул нинди хан булган?

 

– Быел Сафагәрәйнең тууына 500 ел. Ул 1510 елда дөньяга килгән. 14 яшендә Казан ханлыгының башында торып, халыкның мәхәббәтен яулый. Мәскәү гаскәрләреннән азат итеп, үзенә кешеләрнең ышанычын уята. Ул бик көчле ихтыярлы, талантлы шәхес була. Мәскәүгә буйсынмаган. 1536 елдагы сугышта ул Җангали тарафыннан Мәскәүгә бирелгән Нократ, Ока елгасы җирләрен кире кайтаруга ирешә. Шушы вакыйгалардан бик тәэсирләнеп, Сафагәрәй Польша короле Сигизмундка хат яза. Берләшергә кирәк, Мәскәү һәркемгә куркыныч, бер-беребезгә терәк булыйк, дип язылган хатны галимә Динә Мостафина тапты. Ул тарихи әсәр шикелле укыла. Бу Сафагәрәйнең оста дипломат булуын дәлилли. Аның шигырьләре барлыгы да билгеле. Казан ханы фарсы телен камил белгән. Сафагәрәй исән чакта Казанны алып булмаячагын Мәскәү дә, Казан дошманнары да яхшы аңлый. 1549 елның мартында ул 39 яшендә үлә. Юынган чакта, имеш, егылган һәм ташка бәрелгән. Ләкин чынында аңа астыртын һөҗүм иткәннәр. Сафагәрәй таза зур гәүдәле сугышчы була, аның мондый кинәт үлеме шик тудыра.

 

Казан халкы кайгыга кала, тәхеткә утыртыр өчен Сәхипгәрәйне сорап Кырым ханлыгына мөрәҗәгать итәләр, ләкин госманлы империясеннән ярдәм булмый. Нәтиҗәдә идарә 3-4 яшьлек Үтәмешгәрәйгә кала. Ләкин чынында идарә эшләрен Сөембикә алып барган. Аңа атаклы гаскәр башлыгы Кузыйчак угълан ярдәм иткән, киңәшләр биргән, ул да чыгышы белән Кырым ханлыгыннан була. Ханлыкта Сөембикә турында төрле имеш-мимеш тарала, алар Кузыйчак белән сөяркә дигән сүзләр йөри башлый, киеренке хәлләрдә бердәмлек югала, котыртулар нәтиҗәсендә Казанда Мәскәү партиясе җанлана. 1550 елда Мәскәү һөҗүм ясый һәм җиңә, ханлыкның тау ягын дошманнарга бирәләр. Урыслар килеп Зөя каласын кора башлый. Гаскәр туплау өчен әзерлек эшләрен җәелдерәләр, утрауга кораллар, азык-төлек китереп тутыралар. Максат – Казанны яулап алу. Казанга ультиматумнар куя башлыйлар. Ханлыкның бер өлеше, бирелергә, Мәскәү белән кушылырга, ди. Урыслар, сугыш булмасын өчен Сөембикәне бирегез, диләр. 1551 елның 11 августында Сөембикә мәңгегә Казан белән хушлаша. Аны башта Зөягә алып китәләр, аннары Мәскәүгә озаталар.

 

– Ә Сөембикәне улы белән урыска тоттырып җибәрмәсәләр, Казан яуланмас идеме? Ханбикәнең Мәскәүгә озатып җибәрүдә Кол Шәрифнең дә кулы уйнаган дигән сүзләр йөри, моны исбатлаган мәгълүмат бармы?

 

– Татарларга оборонаны әзерләү өчен вакыт отарга кирәк була. Казанлылар Сөембикә һәм аның улын, гаиләсе белән Кузыйчакны биреп җибәрергә мәҗбүр булалар. Вакыт сузылмасмы дип өметләнгәннәр, вакытлы компромисска барырга туры килә. Казан сугышка әзер булмаган, дәүләт “ә” дигәнче тар-мар ителер, каршы торырга өлгермәс иде. Шаһгали да Казанның 70 бәген алдап дигәндәй кунакка чакыра һәм урыслардан үтерттерә. Аларның күбесе Казанның оборанасы белән идарә иткән була. Димәк, Казанның идарәсендә талантлы шәхесләр калмый диярлек. Кол Шәрифкә килгәндә, ул үзе генә берни хәл итә алмаган. Аның Казанны сатарга мөмкинлеге булган, барлык хатлар аңа килә, урыслар ягына чыга алыр, үзе дә әсирлеккә төшәр иде. Кол Шәриф иманлы кеше, ул Казанның патриоты. Нишләтәсең, тәкъдиребез шул булгандыр, күрәсең, Наполеон да Мәскәүгә кергәч, Кутузов: “Мәскәү әле ул Русияне һәлак булуы түгел” дип әйтә. Татарлар да шулай уйлап эш иткәннәр, күрәсең.

 

1552 ел вәзгыять киеренке хәлдә була, оборона белән Кол Шәриф тә җитәкчелек итә. Җәен Казанга ирекле рәвештә Мәскәү воеводасы килеп утырырга тиеш булган. Аны ханлыкка өч татар бәге озата килә, ләкин алдан чабып китеп, капкаларны эчтән ябып куялар. Алар: “Урыслар безне барыбер суячак, сугышып үлик!” дип халыкны көрәшкә күтәрә. Августның 20 ләрендә гаскәр килеп, Казанны чолгап ала. Казан оборонага әзер, аның ризык запасы 2-3 елга җитәрлек була.

 

Мәскәүнең Казанны алуында Европа руханиларының да мәкере зурдан була. Алар Явыз Иванны мөселман татарларын юк итәргә кирәк дип котырта. Бу тәре походының бер чагылышы. Казанны алганда Германия, Англия инженерлары урысларга заман технологияләре белән шәһәрләрне җимерү ысулларын өйрәтә. Англия галиме Бутлер җитәкчелегендә тоннель казып, кремль диварлары астына дары тутыралар һәм саклау ныгытмаларын шартлаталар. Шактый кеше һәлак була, ләкин тоннельдән керүче дошманнарны уздырмыйлар. Һөҗүмгә каршы тора алдык дип сөенү була, икенче, өченче җирдә янә шартлаталар, татарлар рухи төшенкелеккә бирелә, бу рәвешле шәһәрләрне әле алмаган булалар. Шәһәрне саклау бик авыр бара. Тагын 15-20 көн дәвам итсә, урыслар ачка киселеп, туңып кире китәр, җәй көне чабата белән килүчеләр озакка түзмәс иде. Сатлык Камай мирзаның хыянәте безне харап итә, эчә торган чишмәне шартлаталар, казанлылар сусыз кала.

 

– Кремльдә экскурсия уздырганда Сөембикә манарасына килеп җиткәч, гадәттә, кешеләргә Сөембикәнең 7 көн эчендә Явыз Иваннан манара төзеттереп, соңгы көнендә халкы, Казан белән хушлашыр өчен иң югарыга менеп, манарадан сикерү риваятен сөйлиләр. Чынында Сөембикәнең язмышы канлы яшьләр белән искә алына торган фаҗига. Аның һәм Үтәмешгәрәйнең тормышы ни белән тәмамлана?

 

– Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир” дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя” дип җавап бирә. Йосыф мирзага, Сөембикәнең борынын, колакларын кискәннәр, дип хәбәр итәләр. Явыз Иван мәрхәмәтлек күрсәтми. Мәскәү патшасы котыртуы нәтиҗәсендә Нугай Урда халкы үзара сугыша. 1555 елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә. Сөембикә яклаучысыз кала. Аны кайгыртучы булмый. Ханбикә 1556-1557 елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган. Шаһгали Сөембикәне яратмаган, чөнки ул аны берничә тапкыр агуларга маташкан, чукынырга да теләмәгән. Үтәмешгәрәйне 4 яшендә әнисеннән аералар һәм көчләп чукындыралар. Ул Мәскәү кремлендәге монастырьдә үлә. Татар баласы Александр Григориевич исеме белән җирләнгән. Аның кабере Явыз Иван, Семен Касаевич исеме белән җирләнгән Ядегәр хан янәшәсендә.

 

Касыйм татарлары риваятьләре буенча, Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә Сөембикә дә җирләнгән. Анда бик күп кабер ташларын ватып бетергәннәр, нинди таш тапканнар, барысын да шунда китереп тутырганнар. Ханнар төрбәсе икән, анда каберләр дә санаулы булырга тиеш. Берсе Шаһгалинең атасы Данияр, башкалары хатыннарының каберләре булырга мөмкин. Шаһгалиның балалары юк. Бер кабер ташында Бүләк Шатбикәм дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк. 1520 елларда туып, 1556 елларда үлгән булса, Сөембикәгә туры килә.

 

Бер җирдә дә Сөембикә шушы җирдә туган дип әйтелми. Ләкин Мамадыш районының Арташ авылында ханбикәне безнең авыл кызы дип әйтәләр. Аның турында төрле имеш-мимешләр дә сөйлиләр, имләүләр тексты да сакланган. Нугай Урдасы кабиләләренең Нократ елгасы тирәсенә килеп утыруы бик мөмкин. Аларның бу тирәгә килеп төпләнүләре XV гасырның икенче яртысында башлана.

 

Сөембикә манарасы турында да кызыклы фактлар бар. Урыс архитекторлары һәм безнең Нияз Халиков, манара 1711-1720 елларда салынган, диләр. Беренчедән, моны исбатлаучы бер документ та юк. Икенчедән, ул вакытта татарны басып алган урыска нәрсәгә кирәк шундый зур корылма төзеп ятарга? Ул күп чыгым һәм көч таләп итә. Казанда салынган барлык манарларга да документ бар, ә аңа юк. 1240 еллар тирәсендә француз короленең вәкилләре Алтай якларында сәяхәт кылганда татарлар үлгәннәрнең каберләренә манаралар салдыра дип язып калдырган, рәсемнәр ясаганнар. Корылмада Алтын Урда архитектура традицияләре нык чагыла. Сөембикәнең “Хан каберенә кордырдым манара” дигән язуы да билгеле. Бу Сафагәрәй каберенә корылган манара дип фаразлана. Ул төзелгәндә шымчылар, татарлар сугышка әзерләнә, дип Мәскәүгә донос язалар. Сөембикә манарасы, аның төбе бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Анда ике ишек бар, берсен ачсаң, манарага менәргә мөмкин. Ә икенчесе кая бара? Манарага исемне урыслар кушкан дип уйлыйм, татарлар аны хан мәчете манарасы дип йөрткән.

 

Сөембикәгә кагылышлы ачыкланмаган серләр шактый.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 16 | 16.10.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»