поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2021 Дин

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылды

Бүген, шәүвәл аеның 22нче көнендә (3нче июньдә), «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының рәсми ачылышы узды. Әлеге тантана һәрвакыттагыча Кәлам Шәриф аятьләре уку белән ачылды.

Коръән аятьләрен Азнакай шәһәрендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап уздырылган татар мәкаме бәйгесе җиңүчесе Нурислам Әбсәләмов укыды.

Форумда катнашучыларны беренче булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде: «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Бу чарада катнашу өчен Казанга 1200 делегат киләчәк”, – диде ул. Милли шура рәисе дин әһелләрен бүгенге чараның программасы белән таныштырды, шулай ук иртәгә узачак форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә, дип билгеләп узды һәм бу көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100-еллыгы уңаеннан уздырылачак чараларга әзерлек буенча оештыру комитеты составы расланачагын ассызыклап узды. “Оештыру комитетын федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләячәк”, – диде үз чыгышында Васил Шәйхразыев.

Аннары илебездән җыелган меңнән артык делегатны сәламләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте:

– Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Бөтен мөэминнәр бер-берсенә кардәш”, – дип әйтә. Димәк, кардәш булу өчен мөэмин булу җитә. Пәйгамбәребез ﷺ шәрех кылып, “Кем ул мөэмин?” дигән сорауга “Безнең кебек кыйблага карап намаз укыса, хәләл ризык ашаса – ул мөэмин”, – дип җавап биргән. Раббыбыз – бер, кыйблабыз – бер, пәйгамбәребез – бер, Китабыбыз – бер, хәтта, Аллаһыга шөкер, милләтебез һәм телебез – бер. Таркаулык өчен бер сәбәбебез дә юк. Киренчә, бердәмлектә булыйк. Төрле төбәкләрдән килгән дин кардәшләрне бергә Казанда җыйганы өчен оештыручыларга – Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт әйтәсем килә», – диде мөфти.

Рәсми ачылыш тантанасыннан соң, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм форум делегатларын “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов «Ислам нуры” күргәзмәсенә озатты. Беренче эш итеп мөфти Камил хәзрәт үз сүзен Нәзарәт стендларыннан – “ӘМАНӘТ” концепциясенә корылган экспозиция белән таныштырудан башлады. Стендта күрсәтелгән һәр хәреф мөфтиятнең бер эш юнәлешен чагылдырды: Әл-Коръәнне өйрәнү, Мәгариф һәм фәнне үстерү, Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү, Нәсихәтләр бурычын үтәү, Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

Аннары сүз “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Кадировка бирелде. Ул үз чыгышында оешманың төп өстенлекле юнәлешләрен, эш тәртибе хакында сөйләп узды. Тагын бер зур экспозиция “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылып чыккан китапларга багышланды. “Татарча, русча, гарәпчә бастырабыз”, – дип, мөфти хәзрәт делегатларны яңа басылып чыккан үзенчәлекле басма – “Путеводитель по Куръану” китабы белән таныштырып узды. “Ислам нуры” күргәзмәсендә “Хозур” нәшрияты тарафыннан дөнья күргән 100-гә якын исемдәге басма белән танышырга мөмкин.

Аннары күпләгән делегатлар Камил хәзрәтнең “Ислам. 75 дәрес” китабын сатып алып, мөфтидән истәлекле автографлар алды.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»