• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
03.06.2021 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: “Бәйрәм бүләк иткән иремә мең-мең рәхмәт” (ФОТО)

Узган ялларда татар эстрадасының якты йолдызы Дилә Нигъмәтуллина, ырым-шырымнарга карамыйча, 40 яшьлек туган көнен зурлап үткәрде. Бәйрәмнең мондый рәвеше татар артистлары арасында яңалык булды. Дилә түгәрәк датаны Мәскәү, Европа дәрәҗәсендә бәйрәм иткән. Әлбәттә, чыгымнар да зур булган.

- Дилә, әле дә туган көн кәефе белән йөрисең, шулай бит? Узган бәйрәмең белән сине!
 
- Бик зур рәхмәт! Шулхәтле матур, тыныч, җиңел атмосферада узды ул кичә. 20 ел буе бергә иҗат иткән барлык татар артистларын, танылган блогерларны, әлбәттә, үзем белән даими хезмәттәшлектә булган журналистларны чакырган идем. Бөтенесе дә килә алмавы гына кызганыч. Барлыгы 80 нән артык кунак булды. Иң якын туганнарымнан ирем Илсур, абыем Булат Нигъмәтуллин, аның хатыны Рәзилә, иремнең сеңлесе Гөлназ, Йошкар-Оладан Рәисә апа белән Фидаиль җизни, аларның ике кызы килде. 
 
- Кичәдә кызың Сәфинә күренмәде.
 
- Дус кызларым белән ”балаларсыз киләбез” дип алдан ук сөйләшеп куйдык. Кичәдә Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең кызлары Мәдинә генә булды.
 
 
- Әле дә хәтерлим. 35 яшьлек юбилееңны тамашачылар белән ресторанда уздырдың. Анда билетларны сатып аласы иде. Ә чираттагы юбилеең чакыру билетлары белән генә булды.
 
- Яңа форматта эшлисем килде. Мәскәүчә, Европача итеп. Әлеге “тусовка”га бары чакырылган кунаклар килде. Казанның Кремль ягына карап торган, “Милли” дип аталган затлы, хәләл ресторанда уздырдык. Кунаклар мине чәчәкләргә күмде. Шәп фотозонада фотоларга төшеп, тәмле ризыклар белән сыйланып, җырлап-биеп күңел ачтык. Татар эстрадасының күренекле артистлары шактый иде. Беркемне дә онытып калдырмаска тырыштым. Иң хөрмәт иткән артистым Зәйнәп апа Фәрхетдинова килде хәтта. Вакыт табып, әлеге бәйрәмемдә шатлыгымны уртаклашкан барлык коллегаларыма, дусларыма, туганнарыма, блогерларга, журналистларга рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм бүләк иткән иремә мең-мең рәхмәт. Ул барлык чыгымнарны үзе каплады.
 
 
- Табын артында тост әйтүләр булмадымыни?
 
- Әйе, мәҗлесләрдәге кебек табында берәр-берәм тост әйтү булмады. Кунаклар үзләрен шулхәтле иркен, рәхәт тотты. Иркә Гайнемөхәммәтова скрипкада уйнап торды. Афәрин, Иркә! Аннары фуршет, җыр-бию, котлаулар булды инде. Мәҗлесне Руслан Шәрәфетдинов алып барды. “Австралия” кавер төркеме чыгыш ясады. Аларга да афәрин! Ә теләкләрне кунаклар алга чыгып-чыгып сөйләде. Ихлас теләкләреннән хәтта күңелем дә тулып китте.
 
- Мәҗлескә дресс-код булдыру – модага иярүме, әллә башка сәбәпме?
 
- Матур булсын дип дресс-код булдырдык. Кунаклар 4 төстәге киемнәрдән килде. Ул – ак, кара, кызыл төсләр һәм минем иң яраткан – алтын төс. Һәр кешегә дә ошый торган төсләрне сайладым. Кызыл төсне үзем яратмасам да, дус кызларым әлеге төскә тукталды. Иң мөһиме: әлеге форматта узган бәйрәм кунакларга гына түгел, үземә дә бик ошады. Мондый кичә-тамашаларны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлим. Әлеге кичәдән үзенә күрә бер бренд эшлисем килә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.06.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (910543) / 09.06.2021 10:10:23

Хәерченең, хәерчечә инде....

Сыерга ияр киертсәң дә, юртак була алмый....

Татар халкы: хәерче баемасын,исерек айнымасын,- дия иде....

Байлыкны исраф итүгә керә,быларның бу гамәлләре.....

Пырдымсызлар.

№3 (910538) / 07.06.2021 18:58:22

Дилә исемен татарча язсалар ни була, ә?

№2 (910537) / 07.06.2021 18:56:57

Артистлар акчага чабына. Заманында безнең башлыкның карьерасы бик яхшы бара иде, 40 яшьлек юбилеен үткәргәннән соң эшләре кирегә китте, эшсез калды хәтта.

№1 (910536) / 07.06.2021 13:55:38

ире матур Дилэнен, шундый сексуаль

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar