|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2021 Язмыш
"Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде": Лилия Сәлахетдинованың сабые үлгәненә бер ел булды2020 елның 13 маенда танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан, дип хәбәр иткән идек. Бала вакытыннан алда, патологиясез туса да, ни кызганыч, озак яшәмәде. Килешерсез, Лилиянең кияүгә чыгуын, йөккә узуын да, бәбиләвен дә, аннан шушы бик авыр хәбәрне бергәләп бердәм булып күтәрдек. Һәрберебез дә Лилиягә чын күңелдән әни булу бәхетен теләде... Бу кайгыдан соң күп тә үтмәде, тагын бер күңелсез яңалык килеп иреште: Лилия белән Ришат аерылыштылар. Дөнья бәхетен татырга өлгермәгән, нибары 20 көн генә яшәп калган сабые Салаватка багышлап Лилия Сәлахетдинова бәет язды. Аны "Матбугат.ру"да урнаштырган идек. Көрәште ул сынау белән, Егерме көн гомерен. Дога кылып гел телибез, Иң түрен җәннәтләрнең, - дип язды шагыйрә. Улын югалткан ана сабыеның каберенә барган. "Вакыт дәва диләр, Юк!!! Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде.
Хәерлесе булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...
Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләрен якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт!
Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз" - дип җан ярасы белән уртаклаша Лилия...
--- |
Иң күп укылган
|