|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2021 Бәйге
Бүген "Тәэсир" татар видеороликлары бәйгесенең жюри утырышы узды. Җиңүчеләр билгеле һәм тиздән игълан ителәчәкТатарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Матбугат.ру" порталы "ТӘЭСИР" татарча видеороликлар бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең инстаграмдагы аккаунты: @bayge.tatar Әлеге фотоларда - жюри әгъзалары. Аларның һәркайсы үз эшенең остасы, татар видеопродакшны өлкәсендә мактанырлык эшләре булган кешеләр. Аларның бу проектта катнашулары өчен зур рәхмәт.
Бүген шушы составта Татарстан Журналистлар берлеге бинасында "ТӘЭСИР" бәйгесенең җиңүчеләрен хәл иттек. Шунысына шатландык: сайлап алырлык эшләр дә шактый иде, бәхәсләшер моментлар да күп булды, җиңүчеләр өчен дә йөзләребез кызарырлык түгел.
Профессиональ номинациядә җиңүчегә 70 мең сум түләнәчәк, ә һәвәскәр 3 җиңүченең һәркайсын 10ышар мең сум бүләк көтә. Ә иң мөһиме шул: бу бәйге ай саен үткәреләчәк, Аллаһ боерса. Июнь аенда җиңәргә теләсәгез, 20 июньгә кадәр bayge.tatar@mail.ru адресына видеоларыгызны юллагыз. Бәйгенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|