|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2021 Җәмгыять
Акчарлакны коткарган, әмма үзен коткара алмаганнарРусиянең Новосибирск шәһәреннән Кубага ял итәргә барган 37 яшьлек Ксениянең ялы, кызганычка каршы, үлем белән тәмамланган. Тормыш иптәше аңа Кубага юллама бүләк иткән. Курортта берничә көн ял иткәч, Ксения диңгез ярында яралы акчарлак табып алган һәм алып кайтып аны дәвалый башлаган. Берничә көннән аның үзенең тән температурасы күтәрелә, коры ютәл башлана. Авырлык белән булса да ул Куба табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган. Коронавируска тест расланмаган. Үкенечкә, табиблар аның акчарлакны коткарганда орнитоз йоктыруын шунда ук аңламаган.
Ксения 29 майда якты дөнья белән хушлашкан.
Орнитоз – йорт һәм кыргый кошлардан йога торган чир. Кешеләргә, нигездә, йорт үрдәкләре, күркәләр, тутыйкошлар, шәһәр күгәрченнәреннән йога. Авыру вакытында гомуми интоксикация, үпкәләрнең, үзәк нерв системасының зарарлануы, бавыр һәм селезенканың шешенүе күзәтелә.
Әлеге вакытта Ксениянең ире аны туган ягына алып кайтып җирләү мәсьәләсен хәл итә.
Фото:artfile.me
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|