|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Шоу-бизнес
Татар артистлары Хәния Фәрхинең иренә сюрприз ясаган (ВИДЕО)1 июньдә Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй ага Биктаһировның туган көне. Татар артистлары Уфадагы Хәния Фәрхине искә алу концертыннан Казанга кайтканда аңа сюрприз оештырган. Әлеге видео белән Айгөл Бариева уртаклаша. Кадрлардан күренгәнчә, автобуста Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Чулпан Йосыпова, Гөлнара Габидуллина, Гүзәл Баһ, Рамил Миндияр, Раил Нуриев һәм башкалар бар.
Башта алар «Туган көнең белән» җырын, аннан Хәния Фәрхи репертуарыннан «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җыры башкарганнар.
«Сау-сәламәт булыгыз! Балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләрен күрергә язсын! Хөрмәтлибез», — дип уртаклаша Айгөл Бариева.
--- |
Иң күп укылган
|