поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.06.2021 Авыл

Яңа авылда — яңа тормыш

Моннан алдагы язмам­да авылыбызның арыш басуы өстенә күчерелгәнен әйткән идем инде. Бервакыт урамнарга әйләнеп йөри торган нәрсәдер таккан тракторлар керде. Алар арыш ура башлаганнар икән. Рәттән ура алмаганнардыр инде, бөтен җирдә төзелешләр бара бит. Урылганын бер читкә чыгара барып, шунда суктылар.

Матур булса да...
 
Лапас түбәләрен салам белән ябарга рөхсәт иткәннәр, ә өй түбә­ләрен — юк. Кешеләр шул салам белән түбәләрен яба баш­ладылар. Өй тү­бәләре төр­ле кешедә төрлечә ябыла: кем нәрсә таба — шуның белән: такта, калай, шифер. Әкренләп урамнар барлыкка килә башлады. Һәрбер йорт каршына агач утыртырга кирәклеге мәҗбүри рәвештә куелды. Халыкның күпчелеге урманнан яшь каен, юкә, шомырт, ми­ләш агачлары алып кайтып утыртты. Безнең урам бер канатлы гына булганга, каршыдагы юл аша да агачлар утыртырга куштылар. Кайбер акыллы кешеләр йорт янындагы бак­чаларына җиләк-җимеш агачлары утырттылар: 4-5 елдан соң алар рәхәтләнеп алма, чия ашый башлады. Безнең урамда да бар иде андый кеше. Рәхмәтулла абый йорты тирәли төрле сорт­тагы алмагач, чияләр утыр­тып чыкты: аның Ис­ке авылда да шундый бакчасы булган икән. Берничә елдан соң алар безне, урам балаларын, коелган алма, чияләр белән сыйларга керештеләр. Ә безнең бакчаларда гөрләп каен үсте. Алар урамга үзенә бертөрле матурлык биреп торалар иде. Каршыга буйдан-буйга плә­тән тотарга да күрсәтмә булган ахрысы — бөтен кеше йорты турысына тал яки чикләвек куакларыннан пләтән тота башлады. Бу күренеш урамыбызны матурайтып җибәрде. Шулай итеп, Яңа авыл барлыкка килде. Әмма һәркемнең телендә Иске авыл булды: күбесе үзләренең иске урамнарын, күршеләрен юксынды
 
Сусызлык
 
Тора-бара Яңа авылның уңайсыз яклары да калкып чыга башлады. Авылда эчә торган су булмавы ачыкланды. Авыл уртасында сай гына бер күл бар икән барын, лә­кин аның суы эчәргә ярамый, ул хайваннар өчен генә ярарлык. Авылда кое казып карадылар: су бик тирәндә яшеренгән булган. Бу тирәләрдә чиш­мәләр бөтенләй юк. Шактый биек тау башына мен­гәнбез шул. 6-7 метрдан су чыга торган, тыкрык саен булган сирт­мәле коелары сагындырды. Һәркем бер-берсе бе­лән бары тик су турында гына сөйләшә. Кемнедер сүгәләр, гаеплиләр — берничек тә очына чыга алмыйлар. Ике урында су тапканнар дигән сүзләр ишетелде, ләкин ул су 8 метр тирәнлектә икән. Олылар шулкадәр тирәннән су чыгара алуга ышанып бетә алмыйлар. Алар Рус Сараланы кешеләрен мактыйлар, чөнки бу авыл тау ба­шына күчмә­гән, иске урыннарыннан аз гына ки­теп, түбәнлектә калганнар, акыллы булганнар. Олыларның телендә һаман да күченүнең уйланып бетмәве турындагы сүзләр, әңгәмәләр. Сугыш беткәнгә дә күп түгел бит әле. Ирләрсез калган авыл өчен тагын бер афәт бит бу сусызлык. Хәзер инде бернишләп булмый: авыл күчеп бетте диярлек. Уйлана торгач, артезиан (безнең өчен иң яңа сүз) коены җил белән эшләтергә карар кылалар. Янәсе, тау өстендә җил беркайчан да туктамас. Тиз арада җил тегермәнен төзеп тә куялар. Инде хәзер халык җиңел сулап куя: су булачак! Чөнки монда җил оясы. Иртәрәк шатланалар шул — коедан су чыгу җилгә бәйле икән. Җил булса — тегермән әйләнә, булмаса юк. Сиңа кирәктә җиле дә юк бит әле аның. Көткән өметләр тагын ак­ланмады. Уфаллаларына мичкәләр, бидоннар куеп, төрле су чыганакларына барулар башланды. Мүклегә дә, Карамалы чокырга да, урмандагы сазлыкларга да, Иске авылга да, хәтта Рус Сараланына да баралар. Баруын баралар, әмма ул суны тартып кайтулар бик авыр шул. Юллар начар, бөтен җирдә комлык, коры елгалар аша да чыгасы бар. Су ташу эше күбрәк яшьләр җилкәсендә. Алар төн йокламыйча җил чыкканны көтәләр. Җил булса, төне буе су ташыйлар. Кышларын, язларын җи­ңелрәк: кар суы бар. Кы­шын өйдәге барлык савытларга кар тутырып куялар, өйгә зур-зур мичкәләр кертеп куела, ә язын кар суы җитәрлек була. Су мәсьә­ләсе минем күңелемә бөтен авырлыклары белән уелып калды.
 
Тәрәзә юа кызлар...
 
Яз көне өй юа идек. Мә­шәкатьле булса да, ярата идек без ул эшне. Өй юу, гадәттә, өмә бе­лән башкарыла. Бөтен әйбер чыгарыла яки урыныннан күчерелә, өй иркенәеп кала. Өй юган йорт әллә кайдан күренеп тора: рә­шәткә киртәләргә киптерер өчен юрганнар эленә, такталарга берсеннән-берсе зур мендәрләр кабартып куела. Юучылардан һәркем үз эшен белә: берничә кеше — түшәмне, берничәсе стеналарны юа. Юу өчен юкә мунчала алдан ук әзерләнеп куела. Мичне аерым бер кыз агарта. Мичтәге корымны әрчү гадәттә хуҗа тарафыннан башкарыла, чөнки ул гына мичнең төтен юлларын белә. Сәкенең һәрбер тактасы, кисәү, табагач, ухват саплары да кырып юыла. Җиз самовар һәм комганнар, калай табаклар да җем-җем итә. Юып бетергәч, кызлар мунчага йөгерәләр. Өй юучылар арасында матур җырлаучы кызлар да була. Җыр буш юеш өйдә яңгырап чыга. Безгә бу кү­ренеш аеруча ошый иде. Хуҗа хатын юучыларны тәмле таба ашлары белән сыйлый. Табын уртасына зур тәлинкә белән йомырка да пешереп куя. Эш беткәч, урамга киптерергә эленгән урын-җирләрне кагып алып керүләр баш­лана. Өй эченә үзенә бер­төрле тәмле ис тарала. Икенче көнне өйнең тәрә­зәләренә ап-ак пәрдәләр, кашагалар, тәрәзә араларына үзләре чиккән сөлгеләр эленә, стеналарны матур чигешләр бизи. Кыскасы, юылганнан соң ис­ке өйләр дә ялт итеп кала.
 
Их, мунчасы...
 
Өйләрне салып керделәр, ләкин мунчалар тиз генә төзелмәде. Аларның күбесен Иске авылдан күчерү дә мөмкин булмагандыр. Кешеләр яңа мунчалар салу турында хыялландылар, чөнки безнең халык мунчасыз яшәүне күз алдына да китерә алмый бит ул. Шулай да берникадәр вакыттан соң кайбер кешеләр мунча салып куя башладылар. Беренче елда һәр урамда бер-ике кара мунча салынды. Бу мунчаларга халык берәр атна алдан чират ала иде. Безнең урамда Рәхмәтулла бабайларда һәм Хәлил абыйларда бар иде мунча. Урамыбыз кешеләре күбрәк Хәлил абыйларга якты. Аларның урыны бик уңай: ишегалды аша йө­рисе түгел, тыкрыкка урнашкан. Бераздан кайберәүләр җирмунчалар да (землянка казып) салып керә баш­ладылар. Безнең әти дә салды андый мунчаны. Үзебез дә, урам кеше­ләре дә рәхәтләнде.
 
Кирпеч һәм мич
 
Алда салкын кыш тора иде. Һәркем мич чыгару турында уйлый. Моның өчен кирпеч кирәк. Өй яннарында кызыл балчык, ком өемнәре күренә баш­лады. Яшь-җилкенчәкләр кирпеч сугарга кереште. Хәер, бу эшләр җәй җи­түгә башланган иде инде. Аның бит әле кояш кызуында кибәсе дә бар. Авылда кирпеч сугар өчен калыплар әзерли белүчеләр дә табылды, әзерләп тә бирделәр. Бу эшкә минем 16 яшьлек Галия апам тотынды: ул ике мичкә җитәрлек кирпеч сукты. Үткән бер кеше аның кирпечләренә соклана иде. Кайбер авылдашлар улларына кирпеч сугарга Галия апабыздан өйрәнеп кайтырга киңәш иткәннәр.
 
Инде мич чыгарырга кирәк. Авылда мич чыгаручылар күп түгел. Минем әтинең энесе Шәрәфтин абый еш кына башка авылларда мич чыгарып йөри, авылда сирәк кү­ренә, үз эшенең остасы. Кәлимулла һәм Хәсән абыйлар авылда эшлиләр, әмма бик ялындыралар диләр. Әти Шәрә­фтин абыйны авылга чакырып кайтартты. Безнең өйгә мичне ул чыгарды. Аның миче әллә кайдан аерылып тора. Эшләгәндә ул озын моңлы көй суза иде. Ул эшен пөхтә башкара: җырыннан туктап, ераккарак китеп карап тора, аннары җырын шул туктаган урыныннан ялгап китеп, эшенә төзәтмәләр кертә. Безне гаҗәпләндергәне — җырын онытмыйча шуннан дәвам итүе була иде. Җырлары — “Зөләйха”, “Шомыртым” көйләре. Гармунда да матур уйный иде ул. Эшне аннан-моннан гына эшләүчеләрне җене сөйми. Берәрсе җитешсезлеген әйтсә, мичне ишеп төшереп, яңадан эшләгән очраклары да булгалый. Безнең истә аның “Эш — кешенең йөзе” дигән сүзләре калган.
 
Үлән шифасы
 
Яңа авылда беренче кыш бик буранлы, карлы булды. Өйләрне, хәтта капкаларны кар күмеп китә иде. Авылның япан кырда утыруы да, якында гына урманнар булмавы да сәбәп булгандыр бәлки. Мәктәп инде эшли. Салкын көннәрдә анда укулар булмый: ул көнне янгын каланчасына флаг эләләр, ягъни дәресләр булмаячак. Бу елны минем Искәндәр абый укырга керде. Аны мәктәпкә Галия апам йөртергә тиеш була, чөнки абыйның бер аягы гарип: аксап йөри (полиемилиттан шулай калган). Беркөнне абыйларны иртәрәк кайтарып җибәрәләр, ул үзе генә кайтып китә. Көчле буран башлана. Абый бәрәңге бакчаларына кереп адаша да, тирес өс­те­нә егылып, торып китә алмый. Галия апа мәктәпкә бара, аңа абыйның күптән кайтып китүе турында әйтәләр. Шуннан эзләү башлана. Аны кичкә таба гына тирес өстеннән табалар. Абыйны ярымаңында хәлендә өйгә алып кайттылар. Үпкәсенә салкын тиеп, бик озак авырып ятты ул. Ул елны башка укый да алмады. Әниләрнең аның савыгуына өметләре тәмам өзелде дигәндә, беркөнне безгә Камилә апа килде. Ул авылда төрле үләннәр ярдәмендә кешеләргә ярдәм иткәли, кайберләрен савыктыра да иде. Аның өендә урман-кырларда үсә торган җиләк-җимешләр, үләннәр шактый, ул аларның дәвалау үзенчәлекләрен белә. Камилә апа абыйны дәвалап карарга булды. Кайбер үләннәрнең суларын эчертте, кайберлә­ренә абыйны утыртты. 3-4 көн шулай дәвалаганнан соң ул әнигә: “Бүген терелсә — терелә, булмаса — бернишләп булмый”, — дип кайтып китте. Ул төнне абый таралып, тирләп йоклады һәм иртән сәкедән үрмәләп өстәл янына килеп, ашарга сорады. Шулай итеп ул терелде, Камилә апаның үләннәре аны үлем тырнагыннан тартып алды. Безнең гаилә Камилә апага гомер буе рәхмәтле булды.
 
Урман кисүчеләр
 
Урманны да су басачак ди. Бик күп агачлар су астында калу куркынычы бар, шуңа агачларны ки­сәргә һәм каядыр алып китәргә кирәк икән. Урман кисәр өчен бик күп кеше килүе көтелә ди. Каяндыр китерелгән солдатлар Идел ярында алар өчен землянкалар казыйлар, бараклар төзиләр икән. Бараклар әле төзелеп бетмәгән, шуңа урман кисүчеләрне авыл кешеләренә кертергә кирәк. Безнең әтине дә башка эшкә билгеләгәннәр: ул килгән эшчеләрне каршы алып, урнаштырырга тиеш. Бу җиңелләрдән түгел, әти борчыла. Халык болай да авыр яши. Һәрберсенең гаиләләре иш­ле, күбесенең өйләре төзелеп тә бетмәгән, ә кайберләренә йортлары булмаган ятим карчыкларны керткәннәр. Аларның Ис­ке авылдагы йортлары күчерерлек булмаган, сүткәндә таркалып беткән. Көн саен төркем-төркем кеше килә. Мине шул бик гаҗәпләндерә иде: килүчеләрнең күбесе хатын-кызлар, алар ничек урман кисәрләр икән? Кичкә калсалар, иртәгә урнаштырырмын дип, әти аларны үзебезгә алып кайта иде. Алдагы өй бөтенләй тула: мич башларына, колгаларга юеш киемнәр эленә. Әни аларга бер казан ботка пешерә. Безгә алар ашаганда күренеп йөрергә рөхсәт юк. Әни безгә иң тәмлесен, казан төбен кырганын вәгъдә итә. Бодай ярмасы боткасының тәмле исе бөтен өйгә тарала. Ботканы табакларга сосып, идән уртасына табын әзерләп, мактый-мактый ашыйлар. Алар арасында олы кешеләр аз иде, барысы да диярлек япь-яшь кызлар. Әни аларны балалар дип, бик жәлли. Бөтен урын-җирне, кием-салымнарны йоклар өчен җәяргә кызларга бирергә туры килә иде. Без ул көнне арттагы өйдәге сәндерәдә, сәкедә, мич башында төрле җирдә йоклыйбыз. Килүчеләр төрле районнардан, күбрәк татар кызлары. Әтнә, Дөбъяз, Питрәч дигән исемнәр истә калган. Соң­рак Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан да булганнар диделәр. Кайбер кызлар безнең авыл егетләренә кияүгә дә чыгып калган. Мин безгә кергән ирләрне хәтерләмим. Һич кенә дә башыма сыймый: урман кисәргә шундый яшь кызларны китергәннәр бит. Күптән түгел генә үткән сугышның бик күп ирләрне алып калганын анализларлык түгел идем шул әле мин.
 
Авыл гөрләп тора. Урманга танклар да, әллә нинди тавышлар чыгара торган зур машиналар да килә, алар бүрәнә тарт­тыралар. Безнең янда Иделнең яры бик текә, аннан агач алып менү бик авыр. Өй салучы халыкка да, кирәк булса, бүрәнәне шуннан бирәләр. Йөзьяшәр имән-наратларны ничек кисү, алып менү берәүне дә борчымый, анысы агач кемгә кирәк — шуның эше. Халык газап чикте инде: аты булмаганнар сыерын, үгезен җигеп ташыды. Арба-чаналары ватылган, үзләре гарипләнүчеләр дә булды. Аеруча ирләрен сугыш алып калган һәм гарипләндергән хатыннар җәфа чикте. “Идән урманы” дип аталган урманнан агач алып менүләрнең авырлыгы турында әби­ләр елап сөйли иде.
 
Югалту
 
Су килү авылыбызны бик күп кыйммәтле нәрсәләрдән мәхрүм иткән. Элек авылыбыз халкы ерак авыллар белән аралашып яшәгән. Болгар яклары белән дә бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр: кода-кодагыйлар булганнар, Сабантуйларына, өмәләргә килгәннәр. Күптән түгел миңа безнең авылның Әминә исемле апасы инде онытылып беткән, әмма озак еллар буе дәвам иткән бер эш турында бәян итте. “Безгә, боз каткач, Әҗмәрдән сөрдәкчеләр кереп куна иде”, — диде ул. Миңа бу сүз таныш түгел, бу турыда беркемнең дә сөйләгәне дә булмады. Сөрдәкчеләр дип, ерак аралардан мал (йорт хайваннары, терлекләр) куучыларны атаганнар. Болгар ягының Әҗмәр, Ямбакты, Көек, Такталы һәм башка авылларыннан Казанга ит комбинатына, яки башка максатлар белән, Мишәдә боз каткач, сыерлар куганнар. Көтү һәм үзләре өчен юл кирәк-яраклары салынган җигелгән атлары да булган. Гадәттә сөрдәкчеләр ел саен авылның бер кешеләренә тукталып кунып китә торган булганнар. Сөрдәкчеләрне кертүчеләр аларны каршыларга көздән үк хәзерләнеп торганнар: ишегалларын, лапасларын киңәйткәннәр, бакча коймаларын ныгытканнар, болындагы печәннәрен дә иртәрәк алып кайтырга тырышканнар. Сөрдәкчеләр үзләре белән печән алып йөрмәгәннәр, бәлки акча яки башка әйбер белән түләгәннәрдер, анысы безгә билгесез. Сусаклагыч барлыкка килгәч, бу эшләр тукталып калган. Күп нәрсәләр тукталган: авылларыбыз иксез-чиксез болыннарда үсә торган җиләк-җимешләрдән (кара карлыган, бөрлегән, мүк җиләге, чия, һ.б), балыклы күлләрдән, күп төрле дару үләннәреннән мәхрүм калган. Болында күпләп үсә торган гөлҗимеш тирә-як авылларын бәрәңге налогыннан коткара торган булган — бәрәңге урынына гөлҗимеш тапшыра алганнар. Ә печәнне халыкның иң зур байлыгы дисәк дә ялгышмабыз. Олау-олау хуш исле печәннәрен элек-электән Казанның Печән базарына кадәр алып барып саткан авылым кеше­ләре. Күпме уңдырышлы җирләрен, йөзләрчә еллык урманнарын, ата-бабалары күмелгән зиратларын, мә­четчиркәүләрен, гомер-гомердән арлашып­ йөргән, туганлашып бет­кән күрше авылларын югалтырга мәҗбүр булды якташларым. Алар белән бергә­ истәлек-хатирәләр дә оны­тылды­. Менә шуларны китергән безгә Куйбышев сусаклагычы. Дәүләт, фән кешеләре аның уңай якларына басым­ ясап аңлатырга тырышсалар да, нәтиҗәләре бүген дә аңлашылып бетми.
 
Нәрсә өчен яздың боларны диярсез. Бөтен авырлык халык җилкәсенә төшкән. Әле сугыш афәтеннән айнып бетмәгән авыл яңа коточкыч авыр хәлләргә дучар булган. Тарихның шушы сәхифәләрен яшь буын да белергә, күзалларга тиеш. Аларның күбесе турында тарих китапларында язылмаган. Елый-елый, га­җәп­ләнеп һәм сокланып искә төшерәм мин аларны. Ачуланмагыз, беренче карашка вак кына хәлләр, вакыйгалар булып күренсәләр дә, алар барысы да минем өчен бик кадерле, чөнки бу вакыйга-күренешләрнең төп каһарманнары — минем туганнарым, газиз авылдашларым.
 
 

Наҗия ГЫЙМАДИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»