|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2010 Җәмгыять
Табыну – мәҗүсилек чиреБүген сатуда гарәп язуы белән чуарланган төрле медальоннар, ювелир әйберләре, сувенирлар күбәеп китте. Хәтта әбиләрнең ак яулыкларына, күлмәк изүләренә дә аятьләр чигеп сата башладылар. Мәчетләрдә, аларның яннарында махсус кибетләрдә нинди генә догалыклар сатмыйлар. Амулет, талисман ише нәрсәләр халык күңеленә мәҗүсилек чорыннан ук кереп калган. Студентлар имтиханга бәхет китерүче каләм, дәфтәр тотып керә, машина йөртүчеләр көзгеләре янына догалыклар, акча янчыкларына төрле “саклаучы” язулар тыга.
Ислам уенчыкларга табынучыларга ничек карый соң? Балачакта әбинең пәйгамбәрләр турындагы китабыннан укыган бер гыйбрәтле хәл истә калган. Бервакыт бер бәндәнең бармагында пәйгамбәребез алтын йөзек күреп: “Моны нигә тагып йөрисең?” – дип сорый. “Ул мине бәлаләрдән саклый, уңыш китерә”, – дип җавап кайтара тегесе. “Ул сиңа шатлык та, бәхет тә китермәс, кайгы-борчулардан да сакламас. Алай гына да түгел, бу эшең өчен Аллаһ сине һич кичермәс һәм җәзасын бирер!” – ди аңа Мөхәммәд пәйгамбәр.
Берничә ел элек туганнарыбыз Биләр шәһәре янындагы “Хуҗалар тавына” барганнар иде. Анда корбан чалу, аш пешерү, Коръән уку инде гадәткә әйләнгән. Тауның башына өч йөздән артык баскычтан менү дә ниндидер бер традиция. Андагы “Изге таш”ны әйләнү дә кече Хаҗ кылуга тиң дип исәпләнә. Әмма ислам кануннарын азмы-күпме белгән һәр кеше Хаҗны Мәккәдә генә кылалар диячәк. Дөрес булса, бу тау астына яуга каршы торганда һәлак булган унике кыз күмелгән. Икенче бер легендада шул кызлар тауны алъяпкыч итәкләренә туфрак төяп ташып өйгәннәр дигән сүзләр дә бар. Әгәр, чыннан да, бу җирләрдә каберлек икән, анда ашлар үткәрү үзе үк динсезлек була түгелме соң? Әгәр дә ул каберлеккә тәһәрәтле, госелле мөселманнар барып, дога кылып кайтсалар бер хәл иде. Ә бит бисмилләһи рахманир рахим дип тә әйтә белмәгән кешеләр дә шунда гаиләләре белән ял итәргә, табигатькә хозурланырга баралар. Башларында яулык, түбәтәй, өсләрендә күлмәк-ыштаны булмаган яшьләр дә шул каберлекләрдә рәхәтләнеп экскурсиядәге кебек йөриләр.
Шушы “ял базасында” догалык бизнесы да гөрләп чәчәк ата. Хәтерләсәгез, 2000 елның башларында яшь егетләр арасында (шулай ук кызларның да) муеннарына кара төстәге догалыклар тагып йөрү модага кергән иде. Имеш, шул бисмилла язылган догалыкны муеныңа таксаң, бөтен гөнаһларың да кичерелә, янәсе сине кайгы-борчулар, күңелсезлекләр читләтеп үтә. Үтте ди! Табын яныннан торганда дога да кыла белмәгән кешегә нинди бөти ярдәм итсен!? Аятьләр язылган сувенирлар, яулыклар белән кәсеп итү диндә бөтенләй тыелган. Бу Коръән белән сату итү була бит инде!
Күпме еллардан соң халык яңадан әкренләп булса да дингә кайта башлады. Юк-барга ышанып, әллә нәрсәләргә табынып, үз динебездән кабат читкә тайпылмасак иде. Машинабызга, муеныбызга, беләзегебезгә гарәп хәрефләре белән язылган аятьләрне тагып йөргәнче намаз укыйк, ураза тотыйк, гөнаһлы эшләрдән сакланыйк. Шул чагында Аллаһы безне ярдәменнән ташламас!
Редакциядән. Машина тәрәзәләрендә «Алла сакласын!» дигән язулар еш күзгә ташлана. Алардан, йомшак кына әйткәндә, тәкәбберлек, катырак әйткәндә, мокытлык исе килә: ягъни, менә мин машинама утырып чыгып киттем, хәзер мине Алла сакласын, бу – аның эше. «Алла сакласын!» – дип, бик куркыныч хәбәр ишеткәндә генә әйтәләр, ә юлга чыкканда татар халкы гомер-гомергә «Аллага тапшырдым!» дип кузгалган һәм кузгала.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|