|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Авариядә ут капкан авто эченнән аңсыз ирне чак чыгарып өлгергәннәр (ФОТО)Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Казан – Оренбург трассасында булган. «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм яна да башлаган. Шаһитлар машина йөртүчене салоннан чыгарган.
«Ир-ат аңын югалткан иде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде алар.
--- |
Иң күп укылган
|