|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Хәвеф-хәтәр
«Матбугат.ру» укучысы: «Сарыкларыбызга кыргый этләр ташланды. Бер бәтине әлегәчә тапмадык. Әти белән әни шок хәлендә!» (ФОТО)"Матбугат.ру" укучысы инстаграмыбызда менә шундый күңелсез һәм куркыныч хәбәр юллаган: "31 май көнне Биектау районы Зур Рәс авылында, әти-әниләремнең арканда торган сарыкларына кыргый этләр ташланганнар. Барлыгы 2 сарык 3 бәти иде. 1 бәтине әлегәчә тапмадык, икннчесе бик авыр хәлдә. Төрлек духтыры (ветврач) карап, уколлар кадап яраларын эшкәртеп китте (но ансы мөгәен үләр дип әйтте). Бик кызганыч хәл. 3 эт иде диләр, Кече Рәс ягына таба чыгып чаптылар ди. Сарыкларны сарайга алып кайтканда, арт яклатып тавыкларны да куып маташалар иде дип сөйләвен дәвам итте әнием. Әти белән әни в шок хәлендә", - дип яза ул. Ничә ел яшәп, мондый хәл булганы юк иде. Тәмам аптыраган. Ә бит әле шулай да, кыргый этләрне атырга ярамый.
--- |
Иң күп укылган
|