|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Киңәш-табыш
Акча янчыгына ни өчен бала фотосын салырга кирәк?
Акча янчыгы — каракларны иң кызыксындырган әйбер. Кемнеңдер кошелегын ялгыш тапкан кайберәүләр дә аны кире кайтарырга бик ашыгып бармаска мөмкин. Шулай да дөньяда намуслы кешеләр дә күп. Шуңа югалган янчыкны акчасы белән кайтарып биргән очраклар да бар. 2009 елда Эдинбургта тикшеренүләр үткәргәннәр һәм шуны ачыклаганнар: эчендә бала фотографиясе булган янчыкны 88 процент очракта кире кайтарып бирәләр икән. Эт фотосы — 53 процент, гаилә сурәте - 48, өлкән яшьтәге пар фотосы 28 процент очракта каракның күңелен йомшарта икән.
Менә шулай. Белгечләр акча янчыгы эчендә кайбер нәрсәләрне беркайчан да йөртмәскә куша. Алар — документлар, артык күп акча, берничә пластик карта һәм мөһим мәгълүмат булган язулар. Бу әйберләр начар кешеләр кулына эләксә, күп күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.
Янчык эчендә җитәрлек кадәр генә акча, бер генә банк картасы булсын. Һәм, әлбәттә, сабый фотосы!
Фото: nastroy.net
--- |
Иң күп укылган
|