|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Ир белән хатын
Туй вакытында вафат булган кәләш урынына сеңлесен кияүгә биргәннәрҺиндстанда туй вакытында вафат булган кәләшне сеңлесе белән алмаштырганнар. Кияү белән кәләш учак тирәли йөрү йоласы вакытында кәләш кинәт кенә аңын җуйган. Табиблар кәләшнең йөрәге туктавы хакында хәбәр иткән. Әмма туйны берәү дә кичектерергә уйламаган. Кәләшне аның сеңлесе алыштырган.
“Бу безнең гаилә өчен бик зур сынау булды. Бер бүлмәдә кызыбыз үлеп ята, икенче бүлмәдә икенче кызыбыз кияүгә чыга. Мондый катнаш хисләрне безнең әле кичергәнебез булмады”, - дип сөйләгән вафат булган кәләшнең туганнары.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|