поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.10.2010 Интернет

I ХАЛЫКАРА “БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ” ИНТЕРНЕТ-ПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.

Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.

 

Бәйге 7 номинация буенча алып барылды:

 

    * Укытучы – җәүһәр;

    * Укучы – җәүһәр;

    * Тематик ресурс – иҗади җәүһәр;

    * Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы;

    * Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы;

    * Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы;

    * Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр.

 

Иң күп гаризалар “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә катнашырга теләк белдереп бирелгән иде. Җиңүчеләрне алты кешедән торган жюри составы билгеләде:

 

«Эчтәлек һәм интерактивлык»

 

   1. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе (http://tat.gossov.tatarstan.ru/deputaty/show/112)

 

   2. Шәйхиева Фирая Разыйх кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлекчәсе җитәкчесе (http://prav.tatar.ru/tat/apparat/structure_list.htm?department_id=44)

 

«Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек»

 

   1. Мөхетдинов Рузил Шамил улы, web-программист, bulmas.ru һ.б. интернет-проектлар авторы

   2. Шәрифҗанов Ранил Рәшит улы, web-программист, baltasi.ru, yeshler.ru һ.б. интернет-проектлары авторы

 

«Дизайн һәм юзабилити»

 

   1. Фәйзрахманов Алмаз Гыйльфан улы, flash-coder, fmap.ru һ.б. интернет-проектлар авторы

   2. Зыятдинов Наил Рөстәм улы, дизайнер, фотограф (nailzz.com)

 

Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде. Тантананы Раил Гатауллин һәм Алия Сабирова алып бардылар.

 

Тантана бер минут тынлык белән башланды. Тынлыктан соңгы беренче чыгышында алып баручылар түбәндәге фикерне әйтергә тырыштылар - әлеге вакыйганы татар халкы Хәтер көнендә генә түгел, һәр көнне истә тотарга, тарихны онытмаска һәм күңелләрдә татар рухын саклап һәм ныгытып тагын да яңа үрләргә омтылырга тиешләр.

 

Чынлап та, хәтер белән генә яшәп булмый. Бары тик хәтер белән генә яшәгән милләтнең киләчәге булмый, киләчәккә карап һәм тарихыбызны онытмыйча алга атларга кирәк.

 

Әлеге бәйгедә нәкъ менә киләчәккә карап атлый торган кешеләр җыелган иде. Сәхнәдә - “Белем җәүһәрләре” I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә татар телендә булган иң кыйммәтле файдалы ресурсларның авторлары алар. Күпләр, татар булып та, туган телен онытып интернетта рус телендә аралашып утырган вакытта, яисә татар телен бозып аралашкан чакта, әлеге кешеләр Интернетны сүз артыннан сүз саф татар теле белән баета торалар. Татар теле белән баету гына түгел, алар әлеге ресурсларны кулланучыларга матур итеп тәкъдир итәргә, интернет-технологияләрнең бар мөмкинлекләрен булдыра алганча кулланырга омтылалар.

 

Бәйгедә җиңгән һәр кешегә багышлап концерт номерлары оештырылды. Гимназиянең виолончелистлары җиңүчеләргә багышлап татар халык көйләреннән тезмә башкардылар, сәхнәдә “Татар моңы” халыкара телевизион кнкурсы лауреаты Гүзәл Салихова башкаруында “Әллүки”, “Гөлҗамал” әсәрләре яңгырады, гимназиянең талантлы укытучылары һәм укучылары башкаруында күп санлы башка чыгышлар булды.

 

Бәйгене “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. I урынны яулаган конкурсантларга “Белем.ру” ҖЧҖ шәмаилләр бүләк итте. “Бишектән башлап ләхеткәчә гыйлем эстәгез!” дигән мәгънәле язулы әлеге шәмаилләрнең авторы Гөлназ Җәлилова үзе дә бүген сәхнәдә иде, ул укучылары белән берлектә оештырган “Мөслим төбәге фольклоры” проекты бүген иң югары бүләккә үзе дә лаек булды. Мәгариф министрлыгы заказы буенча чыгарылган “Мультимедиа басмаларның җыелмасы” да җиңүчеләрнең күңеленә хуш килгәндер.

 

Әлеге бәйгенең татар халкының киләчәге өчен никадәр кирәк булуын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да билгеләп үтте, җиңүчеләргә ул үзенең рәхмәт хатларын һәм башка кыйммәтле бүләкләрен җиткезде. Бәйгедә катнашкан укучылар үзләре бер ихтирамга лаек. Аларны тәбрикләргә дип тантанага “Ялкын” яшүсмерләр журналы белән “Сабантуй” балалар һәм яшүсмерләр газетасы вәкилләре дә килгән иде, алар укучыларга үзләренең басмаларына язылу бүләк иттеләр һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

 

Бәйгенең иң төп иганәчеләре арасында Татарстан китап нәшриятын билгеләп үтәсе килә. Алар тапшырган кыйммәте китаплар һәм башка бүләкләр һәр җиңүчегә барып иреште.

 

Бәйгедә җиңүчеләрнең һәрберсенә “Рухият” фонды бүләкләре, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге бүләкләре, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм шәхсән Разил абый Вәлиевның бүләкләре һ.б. бүләкләр барып иреште.

 

Бәйгене оештыручылар бәйгедә катнашкан, әмма финалга чыкмаган башка конкурсантларга да электрон сертификатлар тапшырылачагын әйттеләр.

 

Сәхнәдә җиңүчеләргә карата әйтелгән һәрбер чыгышта бу проектларның татар халкы өчен аеруча кыйммәтле булуы билгеләп үтелде, аларга алга таба да иҗади уңышлар, проектларында кулланучылар саны күбрәк булуын теләделәр.

 

Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырып үтәбез.

 

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе

 

    * Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, проект – "Гүзәлия Тарханова сайты - Татар телен укыту серләре" (I урын);

    * Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, проект – ""Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты" (II урын);

    * Хиразова Энҗе Сәрвәр кызы, проект – ""Серле сандык" (III урын);

    * Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы, проект – ""Татар теле укытучысы Раушания Матзянова сайты" (III урын).

 

Лауреатлар:

 

    * Мөхәрләмова Гөлнара Марат кызы, проект – “"Мөхәрләмова Гөлнара Марат кызының сайты”;

    * Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы, проект – “"Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты”;

    * Якупова Йолдыз Гамир кызы, проект – “"Якупова Йолдыз сайты”;

    * Якупова Гөлсинә Зәки кызы, проект – “"Татар теле укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызының сайты”;

    * Әюпова Рания Фирдүс кызы, проект – “"Татар теле укытучысы Әюпова Рания сайты”;

    * Әхмәтҗанова Резидә Фәретдин кызы, проект – “"Әхмәтҗанова Резидә Фәретдин кызының шәхси сайты”.

 

"Укучы – җәүһәр" номинациясе

 

    * Җәлилова Гөлназ Илсур кызы җитәкчелегендә укучылар коллективы, проект – “"Мөслим төбәге фольклоры” (I урын);

    * Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә укучылар коллективы, проект – “"Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә. Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге блогы” (II урын);

    * Шакирова Марсилә Мәҗит кызы җитәкчелегендә “Яшь хәбәрче” түгәрәге, проект – “"Явлаштау урта мәктәбенең "Яшь хәбәрче" түгәрәге сайты” (III урын).

 

Лауреат:

 

    * Галимова Айсылу Расих кызы, проект – “"Актанышым ак илем”.

 

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

 

    * Гыймадиев Айдар Марс улы һәм газета коллективы, проект – “"Сабантуй газетасы” (I урын);

    * Якупов Рашат Нух улы, проект – “"Татар Википедиясе” (II урын);

    * Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы, проект – “"Абага чәчәге” (III урын).

 

Лауреат:

 

    * Әхмәт Дусайлы, проект – “"Татар язучылары”.

 

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

 

    * Шакиров Булат Мәхмүт улы, проект – “"Мишәбаш башлангыч мәктәбе” (I урын);

    * Мөхәммәдиева Дилә Мирмөҗәһит кызы, проект – “"Туган ягым - яшел бишек” (II урын);

    * Богапова Зөхрә Фариз кызы, проект – “"Күңелле татар теле” (III урын).

 

Лауреат:

 

    * Баһавиева Гөлшат Нәкыйп кызы, проект – “"Байлар Сабасы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар сайты”.

 

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

 

    * Мөэминов Марат Наил улы, проект – “"Балтач гимназиясе” (I урын);

    * Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, проект – “"Аккүз мәктәбе” (II урын);

    * Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улы, проект – “"Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе” (III урын);

    * Әюпов Илфар Илдар улы, проект – “"Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе” (III урын).

 

Лауреат:

 

    * Әбделмәнов Халит Хәмит улы, проект – “"Яңа Каръяуды мәктәбе сайты”.

 

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

 

    * Хәкимов Булат Эрнст улы, проект – “"Татар филологиясе һәм тарихы факультеты (КДУ)” (призлы урын).

 

"Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

 

    * Карамовлар гаиләсе, проект – “"Тазбаш” (II урын);

    * Галиевлар гаиләсе, проект – “"Галиевлар семьясы сайты” (III урын).



Матбугат.ру
№ | 19.10.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»