|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2021 Киңәш-табыш
Моны күпләр белми. Ни өчен баскан килеш ашарга ярамый?Ни өчен баскан килеш ашарга ярамый? модасы - фуршетлар һәм тиз туклану урыннары сәламәтлек өчен бик күп проблемалар китереп чыгара. Андый җирдә, гадәттә, баскан килеш ашыйлар. Басып ашасаң, күбрәк сыя, дияргә яратабыз. Ә бит бу чынлап та шулай!
Кеше утырганда эчәкләр һәм ашказаны бераз кысыла һәм шуның белән кеше тизрәк туя. Ә басып торганда эчке органнарда бушлык булгач, гадәттәгедән күбрәк ашаганны соңрак аңлыйсың. Нәтиҗәдә, ашказанына ризык күбрәк сыя. Шуңа күрә, гел басып ашаган кешеләргә тиз арада симерү куркынычы яный.
Ашаган вакытта ашыгырга да ярамый. Чөнки туйгач, моның турында баш мие сигнал алып өлгерә алмый. Ризыкны тиешенчә чәйнәмичә йоту да симерүгә китерә һәм шулай ук ашкайнату системасы авыруларын китереп чыгара. "Тиз туклану" вакытында селәгәй бөтенләй бүлегеп чыкмый, начар чәйнәлгән ризык кисәкләре ашказанын җәрәхәтли. Ә аннан, каян гастрит, язва килеп чыкты икән, дип аптырыйбыз.
Фото: Пиксабай
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|