|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2021 Җәмгыять
![]() Ипи тәмле икән!Китап кибетенә керсәң, ниндие генә юк, газета алыйм дисәң башлар әйләнә – йөзәрләгән исемдәгесен тезеп куйганнар. Телевизор карыйм, радио тыңлыйм дисәң дә, җаның теләгәнен кара, тыңла, рәхәтлән. Боларыннан да уздырганы – интернет сайтлары. Андагы мәгълүмат, андагы яңалык, хәбәр! Теләсә-нинди темага, иксез-чиксез... Мин ютуб сайтыннан Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дәрес-вәгазьләрен яратып карыйм, тыңлыйм. Саф татарча, гади телдә шулкадәр ягымлы, үтемле итеп сөйли – аерыла алмый тыңлыйсың. “Ризыкны киңәйтү серләре” темасына багышланган берничә дәресе бар аның.
Беркөнне ризыкны хезмәт аша киңәйтү турындагысын тыңладым. Хәзрәт, гадәттәгечә, пәйгамбәрләр тормышыннан мисаллар, төрле хәдисләр китерде. “Хәзер ипи тәмсез, элек тәмле иде дип зарланучылар бар”, – диде ул. Һәм бу фикер белән килешмәвен әйтте.
“Ипи тәмсез дияргә тел әйләнми, әйе, яшь, көчле, эшләп йөргән чакта бөтен ризык тәмле була инде ул, сез зур сәүдә үзәкләренә кереп карагыз әле, утызлап төрдәге ипи, нинди генә оннан, ниләр генә кушып пешермәгәннәр – аларны тәмсез диеп булмый”, – диде.
Һәм элек әби-бабайларның күп эшләүләрен, һәрвакыт хәрәкәттә булуларын, шуңа ризык тәмен белүләрен, үзең эшләп тапкан, үзең пешергән ризыкның тәмле булуын, ә хәзер кешеләрнең бик аз хәрәкәтләнүен, ялкаулыкка бирешүләрен аңлатты.
“Ипи тәме бозылмады, без бозылдык, безнең авызлар бозылды”, – диде хәзрәт. Чыннан да, хәзрәт хаклы бит. Сайланабыз, ризык талымлыйбыз. Ә ипи тәмле икән бит, ярмалар, сөт, камыр ризыклары да тәмле, туклыклы икән, тик моны аңлау өчен ураза тотып карау кирәк икән.
Алсу ГАФФАРОВА, Яшел Үзән |
Иң күп укылган
|