поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2021 Милләт

Марсель Вәгыйзов: “Милли мәдәниятне күрсәтә алуыбыз горурлык хисе тудырды”

Ел саен безнең искиткеч гүзәл калабыз — Санкт-Петербургта Халыкара «Игелек күрү» ("Добровидение") фестивале үтә. Фестиваль программасы халык җырларыннан төзелә. Быел да әлеге зур мәдәни чара мәйданнарына сәләтле һәм үзенчәлекле коллективлар чыкты. Үз осталыкларын Русиядә яшәүче милләт вәкилләре һәм якындагы чит илләрдән килүчеләр күрсәтте.

VI Халыкара халык җыры фестивале славян мәдәнияте һәм язмасы көнендә оештырылды. Санкт-Петербургта «Игелек күрү» фестивале «Сибур-Арена»да үтте.

Гала — концертта Омск дәүләт урыс халык хоры, А.Н. Квасов исемендәге Дон казаклары җыр һәм бию дәүләт ансамбле, «Голос» тапшыруында җиңүчеләр, Валаамск монастыре хоры «Пташица» ансамбле һәм башка шундый билгеле коллективлар катнашты.

Игелек фестиваленә 2016 елда космонавт Валентина Терешкова, Иосиф Кобзон, Дәүләт Думасы депутаты Олег Нилов һәм башка абруйлы кешеләр нигез салды. Бүгенге көндә күренекле сәясәтчеләр, билгеле артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, малтабарлар төрле яклап олы мәдәни чарага ярдәм күрсәтә.

Тәүдә фестиваль «Ауровидениегә» карата рухи — әхлаки җавап буларак уйланылган була. Әмма «Игелек күрү» фестиваленең төп билгеләнеше халыкларны һәм аларның асылын, фольклорын, милли гореф- гадәтләрен йолаларын саклау һәм үстерү. Үзендә гасырлар буена тупланган халык генын һәм үзенчәлеген саклаган бәяләп беткесез байлык ул халык таланты.

«Игелек күрү» фестивалендә катнашучылар төрле халык коралларында уйнап үз халкы йолаларына һәм мәдәниятенә тугрылык саклавын күрсәтте. Ә менә аларның милли киемнәре бу тирән хисләрне тагын да ачыграк чагылдырды. Һәр чыгыш үзе бер сәхнәләштерелгән кечкенә спектакль иде. Чыгышларның бөтенесен бергә җыйганда алар җәйге акландагы чәчәк гөлләмәләрен хәтерләтте.

Һәр елны фестиваль киңкатлам тамашачыга үзенчәлекле бай чыгышлар күрсәтә.

«Игелек» фестивале халык сәнгатенең, аеруча халык җырының беркайчан да, беркая да югалмавын күрсәтте. Киресенчә ул яши һәм үсә, киләсе буыннарга матурлыгын һәм тугрылыгын тапшыра, дип язды Петербург матбугаты.

«Игелек» фестивалендә катнашкан милләттәшебез Татарстанның атказанган артисты, халыкара җыр бәйгеләре лауреаты Марсель Вагыйзовтан әлеге олы мәдәни чарага карата булган фикерен белештек һәм үзе турында сөйләвен сорадык.

"Фестиваль яхшы оештырылган иде. Бу, әлбиттә, Русия күләмендә үтүче зур милли чара. Төрле төбәкләрдән килгән чыгыш ясаучылар арасында татар җыры һәм татар теле яңгырау, милли мәдәниятне күрсәтә алуыбыз горурлык хисе тудырды. Җыелучыларның ана телебездә башкарылган әсәрне яратып кабул итүләре, алкышка күмүләре күңелләрне сөендерде.

«Игелек күрү» фестивалендә чыгыш ясау өчен халык моңын һәм дәртен күрсәтә торган җыр кирәк иде. «Кулда тальян гармун» җырын сайлап дөрес эшләдек дип уйлыйм. Ул отышлы булды, дип әйтәсем килә. Халык яратып каршы алды. Җырны тамашачының яратып кабул итүе, уңышы анда тальян моңы яңгырауга да бәйләнгән иде, әлбиттә.

Гомумән, безнең җырларны һәркайда яратып тыңлыйлар. Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә, сабантуйларда чыгыш ясарга туры килде, хәтта Австралиядә дә безнең туган моңнарны яңыраттым.

Һәр җырчының үз юнәлеше була. Хәзерге вакытта мин онытылып бара торган халык җырларын тамашачыга чыгарам, аларга заманча төсмер бирәм. Бу бигрәк тә яшьләр өчен кирәк. Без тарихны, димәк халык җырларын онытырга һәм югалтырга тиеш түгел. Әлеге вакытта нигә кирәк ул борынгы җырлар диючеләр дә биш — ун елдан шушы фикергә әйләнеп кайтачак, дип уйлыйм", диде Марсель Вәгыйзов.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 29.05.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»