поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.06.2008 Җәмгыять

БАЛАМНЫ БАКЧАГА БИРДЕМ...

Итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә, ди халык мәкале бала тәрбияләү турында. Бүген исә әлеге гыйбарәнең мәгънәсе үзгәреп бара, дисәң дә ялгыш булмас. Баланы табып, аны тәрбияләп үстерү ата-анадан зур сабырлык һәм кү-ү-үп акча таләп итә. Бала тудыру йортларында сабыйны дөньяга китерүгә бәйле чыгымнар хакында газетабыз язган иде инде. Әмма бала үсә төшкән саен әлеге күренеш тормыш чынбарлыгын киңрәк чагылдыра.

СӨЕНЕЧМЕ, КӨЕНЕЧМЕ...

Кая гына барса да, кем белән генә аралашса да, әни кешенең сүзе һәрвакыт бала һәм аны тәрбияләүгә бәйле мәсьәләләргә барып төртелә. Бүген ике яшьлек улым бакчага йөри. Бу хакта чын мәгънәсендә сөенеп әйтә алам. Чөнки декрет ялыннан соң сабыеңны балалар бакчасына урнаштыру, юллама алу авырлыклары турында һәр ата-ана да яхшы белә. Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүген Татарстанда барлыгы 23 мең бала бакчага урнашу өчен чират тора. Урнаштырмас идең, күпчелек гаилә башлыклары гаиләләрен тәэмин итәрлек хезмәт хакы алып эшләми. Ел ярым вакыт узу белән аналарга бала караган өчен пособие дә түләнми башлый. Синең фатирга, газга, суга акча каян алып түләвең, иреңнең киләсе хезмәт хакына кадәр генә дип күршеләрдән бурычка алып, аны ашау-эчү, йорт кирәк-яракларына тотуың берәүне дә кызыксындырмый.

Бер танышым кызын дәү әнисе белән калдырып эшкә чыкты. Әй аның ул чактагы сөенүләре!.. “Урамда күз ача алмаслык буран булганда да, өйгә кире әйләнеп кайтасы килми”, - дип әйтә иде ул. Әмма соңгы арада, Алинәсен, ниһаять, балалар бакчасына урнаштыргач кына, дустымның фикере үзгәрде дә куйды: “Мин эшләгән 5-6 мең сум акчадан ни файда: аның яртысы юлга китә, калганы - балалар бакчасы өчен түләүгә. Кызымны бакчадан алып, өйдә генә утырыргамы әллә, дип тә уйлана башладым...”

 

БАРЫБЫЗ ДА ТҮЛИ

Балалар бакчасына чыгымнар законда каралган 413 сумнан алып 936 сумга кадәр булган айлык түләү белән генә чикләнми шул әле. Биредә ата-аналардан акча җыю юллары оста итеп уйланылган һәм, урыслар әйтмешли, алар “безотказно работают”.

700 сум. Бакчага йөри башлаганга бер ай да үтмәде, келәм белән уенчыкларга дип шуның кадәр акча алып килергә куштылар. Ризамы син, юкмы, бармы синдә ул кадәр акча, юкмы – анысы берәүне дә борчымый. Бакчага урнашканда болай да бурычка баткан бер ана әлеге акчаны бирмәскә карар кылган. Чөнки “Мәгариф турында”гы законда, учреждение ихтыяҗларына ата-аналар ирекле рәвештә генә акча бирә ала, дип ачык аңлатылган. Ата-аналар комитеты рәисе итеп сайланган икенче бер ана: “Без барыбыз да балаларыбызны акча түләп урнаштырдык. Аларның барысы да тигез. Балагызның маңкасын сөртергә кәгазь яулыклар безнең чуттан алынырга тиеш түгел”, - дип аның авызын тиз япкан.

Ул да түгел хуҗалык кирәк-яраклары исемлеген китереп тоттырдылар. Исемлектәге товарларның иң арзанын гына сатып алган очракта да 600 сум акча кирәк. Исемлектә ни генә юк: ике исле сабын, кер юу порошогы, төсле карандашлар, пластилин, кайчы... Ярар инде, дидек күбебез, мондый кирәк-яраклар елга бер тапкыр гына алына диделәр ич...

Шуның белән җыясы җыелып беткәндер инде дип, җиңел сулап куйган ата-аналарны бер көнне тагын күңелсез сюрприз көтә иде. Ике яше тулмаган, бер урында 2-3 минуттан да артык утырып торырга күнекмәгән балаларга курчак театры күрсәтәчәкләр имеш. Моның өчен янә 40 сум түләргә. Башкаларга театр күрсәткән вакытта балаң берүзе карамый калмаячак, шуңа күрә бу очракта да акча бирү мәҗбүри куелды.

Гадәттә бакча ихтыяҗларына дип ата-анадан акча сорар алдыннан тәрбиячеләр алдан ук “әзерлек” эшләре алып бара башлый. “Улыгыз тешләшә, башкаларга суга, уенчыкларын тартып ала.” “Кызыгыз маңкалаган, иртәгә китермәгез, без авыру балаларны алып калырга тиеш түгел...” Үз баласы хакында кемнең зар ишетәсе килсен, һәркем яхшыга өметләнә. Тәрбиячеләрнең бу сүзләреннән мескен ата-ана бөтенләй коелып төшә, гәрчә нарасыен тешләшергә, сугышырга өйрәтмәсә дә, үзен гаепле итеп хис итә башлый. Әле бит икенче көнне дә шул маңкалы баланы алып килергә туры киләчәк, температурасы булмаган көе өйдә утырып булмый, эштә “больничный”га китүчеләрне сөймиләр. Ахыр чиктә сораганнарын бирми булдыра алмыйсың.

 

ТӨЙМӘ САКЧЫСЫНА ХЕЗМӘТ ХАКЫ КИРӘК

Бер ана балалар бакчасында коляскасын онытып калдырган. Коляскалар өчен махсус бирелгән бүлмәгә куйган булса да, икенче көнне килеп караса, аннан җилләр искән. “Берәрегез ялгышлык белән алып киткән булса, зинһар инде, кире кайтарып бирегез,” - дигән язу да элеп карады ул. Тик колясканы китереп бирүче булмаган. Балалар бакчасында сакчы да бар, аның өчен ай саен бала башыннан 150 сум акча җыеп алалар. Кайбер ата-аналар, бу күңелсез хәлдән соң сакчыга акча түләмәячәкбез, аның нигә кирәге бар, дип каршы сөйли башлаганнар иде, авызларын тагын бик тиз яптылар: “Сакчы әйберләр өчен җавап тотмый. Ул берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гына махсус төймәгә баса.” Менә сиңа мә! Бакчада йөздән артык бала булуын исәпкә алсаң, ата-аналардан җыелган акча кимендә 15 мең сум тәшкил итә дигән сүз. Димәк, шул кадәр акчаны бакчаның ишек төбендә тәмәке тартып утырган абзыйның төймәгә басарга тиешлеге өчен генә түлибез булып чыга түгелме соң?!

Башка балалар бакчаларында сакчы өчен 75әр сум гына җыялар. Бу турыда сүз кузгаткан ата-аналарны бакча хезмәткәрләре: “Киләчәктә бездә дә шулай булачак. Тик әлегә балалар саны аз, шуңа артык түлисез”, - дип тынычландырдылар. Шулай итеп, бала саны аз булганга да ата-аналар гаепле, булмаган балалар өчен дә алар түли булып чыга.

Шунысы кызык, моңа беркем чик тә куя алмый. Чөнки чиновниклар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сакчы өчен ата-аналардан җыела торган акчаның законлы булуын раслыйлар, калган чыгымнарның гына бюджет тарафыннан капланырга тиеш булуын ассызыклыйлар.

 

АЛДА ӘЛЕ...

Акча түлисе килмәгән, яки моңа мөмкинлеге булмаган ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге баласы белән өйдә утырырга була анысы. Әмма аннары соң нишләргә? Мәктәпләрдә ата-аналардан җыелган акча күләме арта гына, дип ышандыра тәҗрибәле ата-аналар. Узган җәйдә почтада бер әбинең андагы хезмәтәрләрдән, мәктәпнең исәп-хисап счетына сезнең аша акча күчереп буламы, дип соравын ишеткәч, тирә-яктагылар: “Нинди акча турында сөйлисез?”- дип кызыксындылар. “Оныгым беренче класска бара, шуның өчен акча түләргә кирәк”, - дип җавап кайтарды әби кеше. Бу күренеш тә гадәтигә әйләнеп бара икән. Мисал өчен, Казанның 19 нчы гимназиясендә Иганәчеләр советы утырышында гимназия директоры һәм совет рәисе тәкъдиме белән 1 нче сыйныфка укырга килүче балаларның ата-аналарыннан 10ар мең сум күләмендә кертем түләтергә дигән карар чыгарылган. Бу чара гимназиягә укырга кергәндә балалары тест тикшеренүләрендә тиешле балл җыя алмаган һәм яшәү урыны буенча әлеге уку йортына туры килмәгән гаиләләргә карата кулланылган.

 Башкаланың 121 нче гимназиясендә оешкан хәйрия фондына узган ел ай саен 43 мең сум акча кереп барган. 1 нче сыйныфка кабул ителүче балаларның әти-әниләреннән башта 4,5 мең сум түләткәннәр, моннан тыш башлангыч сыйныф укучылары ай саен - 150 сум, урта сыйныфлар - 100әр сум, чыгарылыш сыйныф укучылары исә 1 мең сум акча кертеп барган. Совет районы судына фонд эшчәнлеген туктатуны сорап юлланган дәгъва канәгатьләндерелгәч кенә, иркен сулыш алган ата-аналар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясаган вакытта Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров китерде бу мисалларны. “Республика прокуроры буларак ассызыклап әйтәм: укучыларның ата-аналарыннан нинди дә булса максаттан акча түләтү, җыю – законсыз гамәл. Бу Россия Федерациясе Конституциясенең “Мәгариф турында”гы законына каршы килә. Биредә дәүләтнең түләүсез башлангыч, гомуми урта белем бирүгә гарантиясе бозыла”, - дигән иде ул.

 Әйтүе ансат шул. Ата-анасы акча бирмәгән баланың киләчәктә дә бу учреждениедә тәрбияләнәсе бар бит әле. Ә андыйларга нинди караш булуы хакында ата-аналар яхшы хәбәрдар. “Принципка китеп” күрше хатыны шулай бер түләмичә караган иде, нәтиҗәсе бер дә күңелле булмады: 6 яшьлек Талияне тәрбияче апалары бер бәйрәм концертында да катнаштырмый башладылар. Бала тиешле игътибар булмавыннан зарланып, өйгә кайтып елый торганга әйләнде. Ата-ана йөрәге күпме чыдый ала соң? Чыгарылышка 4-5 ай вакыт калгач баласын бакчадан алды күршем, түзмәде. “Киемнәрен барып алганда йөрәгем сыкрап куйды. Дүрт ел буе йөргән, инде күңелгә якынаеп беткән бакча белән шулай хушлашырбыз дип башыма да килмәгән иде”, - дип сөйләде ул бу хакта.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 25.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»