поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.05.2021 Медицина

Яман чирне җиңгән Дания Дәүләтҗанова: «Беркайчан үлем хакында уйламадым»

Дания Дәүләтҗанова – Мамадыш районының Югары Кыерлы авылы кызы. Язмыш аны кайда гына йөртми һәм ничек кенә сынамый. Башта бала сөяргә тилмерә, аннан соң яман чир белән көрәшә һәм.. аны җиңә.

Хәзерге вакытта ул «Инстаграм» сәхифәсендә үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләрен биреп, өметсезләргә канат куя. Тормышының авыр чакларын искә алганда күзләре яшьләнә. Тик үзенә ничек кенә авыр булса да, үткән юлын башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйли.
 
Тегүчегә барып, ярын тапкан
Мәктәпне тәмамлагач, Дания Чаллыга китеп, сәүдә юнәлеше буенча укый, 2 ел кибеттә эшли. 20 яшендә кияүгә чыга.  Ире белән танышуларына үтүк басылган күлмәк «гаепле» була. Ул көнне Дания  күлмәген ашыгып үтүкләргә тотына. Тик гөнаһ шомлыгына, бер читен яндырып ала. Җитмәсә, ул чакта товарның юк чагы, күлмәк – дефицит. Таныш тегүчесенә баргач, офицер егет белән таныша. Егет аны озатырга чыга, кинога чакыра. 19 көн очрашкач, Рамил китеп бара.  Алар дүрт ай хат язышып тора. Икенче ялга кайтканда егет кызга тәкъдим ясый.
 
– Ирем белән чыгып киттем. Хәрби кеше булгач, ул кайда, мин шунда булдым. Ерак Көнчыгышта 7 ел яшәдек.  Башта балабыз булмады. 6 ел баласыз яшәдек. Аннары, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, кызыбыз туды. Аңа 5 ай чагында без туган якка кайттык. Ул чакта иремнең лаеклы ялга чыгу вакыты җиткән иде. Башка эшләмәде. Чаллыга кайтып төпләндек, – дип сөйли Дания апа. – Рәхәт чаклар иде ул. Кулымда – ничә еллар буе көткән газиз балам. Җитмәсә, туган якка да кайттык.  Тормышның матур мизгелләре башланды. Тик  шатланып озак яши алмадык.
 
Дания ханым кинәт авырый башлый.
 
– Бервакыт Чаллыга җәйге ялга кайткач, кино карап утырганда мин муен тирәсендә бер төер сизеп алган идем. Ул чакта әле балам да юк. Эндокринологка күренергә куштылар.  Үзебезгә кайткач,  табибларга күрендем. Алар исә, Приморье крае өчен калкансыман биз зураю – гадәти хәл, дип аңлатты. Шул чакта ук авырый башлаганмын икән. Яңадан авырый башлагач та, үземне күңелсез хәбәр көтәдер, дип уйламадым. Сөякләрем сызлый башлагач та, узар, дип уйладым, – дип сөйли Дания ханым. – Мин барлык белгечләргә күренеп чыктым. УЗИ ясаучы табиб  тәҗрибәле булып чыкты. Сезгә компьютер томографиясе узарга кирәк һәм тизрәк онкологка барыгыз, дип җибәрде.
 
Кулымда – бала һәм … диагноз
Ул чакта аңа 31 яшь була. Яман чирнең ни икәнен һәм онкологның кем икәнен белмәгән чагы.
 
– Куйган диагнозны укыр өчен ул чакта интернет та юк бит. Чаллы хастаханәсендәге табиб мине операциягә бик озак  әзерләде. Иртәгә ясыйбыз дигән көнне, бүлек мөдире  әлегә сабыр итәргә, башта Казанга барып күренергә кушты. Мин юлга чыгып киттем. Башкала хастаханәсендә чират көткәндә бер ханым, табиб зәңгәр бинага дәваланырга җибәрсә, яман чир була инде, дип әйтеп куйды.  Анализларым әзер булгач, Казан табибы, авыруыгыз җитди, cезгә химия терапиясе, нурланыш аласы була, әнә теге зәңгәр бинага йөриячәксез, дип әйтте. Күз алларым караңгыланды. Автобуста  юл буе елап кайттым. Баламны кем үстерер? Дүрт яшендә генә бит! Ичмаса, бераз үскән дә булса…. Башта мең төрле уй иде. «Ничек яшәргә,  ничек көч табарга?!» – дип өзгәләндем, – ди Дания ханым үткәннәрен искә алып. –   Ул чакларда еламаган сәгатем юк иде. Өзгәләнүемне күргән Чаллы табибы   яныма бер яшь кызны алып килде. Ул да миндәге төсле лимфа төеннәре яман шеше белән авырган. Өч химия курсы алган,  шеше беткән иде. «Үзегезне алдан күммәгез әле!»– диде табибым. Шушы сүзләр күземне ачты. Мин тынычландым. Әмма эчтәге борчуым бер минутка да китмәде. Чаллыда операция ясадылар, Чаллы белән Казан арасын таптадым. Ул чакта 4 яшьлек балам әни янында авылда торды. Чаллыга кайтуга кызымны үземнең яныма ала идем. Әле ярый, ирем таяныч булды. Ул икебезне дә тәрбияләде. Керен дә юды, авыр әйбер күтәртмәде. Химия курслары алганда бик ябыктым. Ашый алмадым. Нурланыш чәчләремне койды. Икенче химиядән соң шеш кимеде, әмма кан күрсәткечләре төшеп бетте. Кыйммәтле дарулар белән аларны күтәрдек.
 
 Яшәү кадере
Дания ханым яман чир белән 1 ел да 3 ай көрәшә.  Соңгы анализ нәтиҗәсен әле дә онытмый. Анда шешнең юкка чыгуы, кан күрсәткечләренең нормада икәнлеге языла. Дания ханым гомеренең бетмәвенә әле дә сөенеп туя алмый.
 
–  Кинәт килгән авыру тормышның кадерен арттырды. Якыннарымның җылысын тагын да ныграк тоя башладым. Иремнең кадерләве генә ни тора! Тормышны, иремне, баламны, туганнарымны ярату авыруны җиңәргә булышты, – ди Дания ханым. – Мин хәзер  зыянлы ризыклар ашамаска тырышам. Майда кызган, консервланган ризыкларны бөтенләй кулланмыйм. Күп еллар чүпрәле ризык ашамадым.  Сәламәтлекне ныгыта торган нинди рецепт ишетәм – шуны кулланып карадым. Гөлҗимеш чәе дә эчтем, нарат бөреләрен дә кайнатып кулландым.
 
Дания ханым  туклану белән беррәттән, яшәү рәвешен дә үзгәртә. Медитация белән шөгыльләнә, Скандинавия таяклары белән йөри башлый. Күп вакытын урманда үткәрә. Дару үләннәрен җыеп калырга ашыга.  Белгәннәрен башкалар белән дә уртаклаша. Социаль  челтәрләрдә махсус сәхифәләр алып бара. Декабрь аенда аның мәкерле чир белән очрашканына 25 ел була икән.
 
– Яман чир мине үзгәртте. Яшьлектәге җүләрлек бетте. Сабыр булырга өйрәндем. Онкологияне кемгәдер ачу саклаудан, кемнедер гафу итмәүдән чыга икән, диләр. Мин моның белән килешмим. Бер генә кешегә дә ачу тотмадым. Авырудан соң үпкәләү, кичермәү кебек төшенчәләр бөтенләй юкка чыкты. Мин кешеләрне бик яратам. Итәгеңә чир ябышкач, дөнья мәшәкатьләре вак кына булып кала, – ди ул. – Яман чир дигән диагноз  ул – үләсең дигән сүз түгел. Тормышның якасына ябышып яшәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Янәшәңдә якыннарыңның булуы мөһим. Авырган вакытта бер туганым янымда гел уен-көлке сөйләшә иде. Эчтән генә, нигә болай итә инде бу, дигәнем күп булды. Аннары аңладым мин аны. Ул минем уйларымны оныттырырга теләгән. Үзенчә шулай күңелемне күтәрмәкче булган икән. Хәзер мин барлык якыннарыма  рәхмәт  укыйм.
 
… Табиблар куркыныч диагноз куйганда 4 яшендә булган  Айгөлгә озакламый 29 яшь тула.  Әлегә аның гаиләсе юк. Әмма Дания ханым оныклар сөясенә ышана. Әбиләренең аларга сөйләр сүзләре күп.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»