|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2021 Фаҗига
35 яшьлек ир үз машинасында тереләй янып үлгәнУдмуртиянең Глазов шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат үзенең машинасында янып һәлак булган. Бу башка сыймаслык хәлне Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең районара тикшерү бүлеге ачыклый. "Матбугат.ру"га билгеле буенча, 26 май көнне Глазов шәһәрендә яшәүче ике бертуган автомобильдә балык тотарга барган. Спиртлы эчемлекләр дә кулланганнар. Төнге 3ләр тирәсендә берсе автомобильдән чыга. Соңрак кире килгәч, машинадан чыккан төтенне күреп ала.
Бу вакытта энесе салонда йоклый, ишекләр дә бикләнгән була. Машина пыяласын ватарга маташса да, янгын чыгып, нәтиҗәдә, машинадагы кеше һәлак була.
Тикшерү кысаларында тикшерүче тарафыннан булган хәлләрне ачыклауга юнәлдерелгән кирәкле тикшерү чаралары комплексы башкарыла. Фаҗига урыны тикшерелә, янгын-техник тикшеренү һәм суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Фото: https://udm.sledcom.ru/news/item/1573985/
--- |
Иң күп укылган
|