|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2021 Икътисад
Кибетләрдә тавык йомыркасы калмаячак, дигән хәбәр таралдыУл илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгына да барып җиткән. Алар: “Эчке базарда тавык йомыркасы дефициты көтелми”, – дип җавап биргәннәр. Шулай да язын йомырка хаклары шактый арткан иде. Әмма “кошчылык тармагына күрсәтелгән ярдәм” сәбәпле, соңгы атналарда тавык йомыркасының бәяләре төште, диләр ведомстводан.
Мәсәлән, 26 майда ил буенча беренче категория йомырканың бәяләре 19,5 процентка очсызланган, икенче категориянеке 10,9 процентка түбәнәйгән.
Ә тавык йомыркасын җитештерүчеләр исә, киресенчә, хаклар бик очсыз дип исәпли. “Безнең чыгымнар капланмый, йомырка хаклары үзкыйммәтеннән дә түбән”, – ди алар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен җитештерүчеләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать иткән. "Табыш булмаса, зыянга эшли башласак, без йомырка җитештерүне кыскартырга мәҗбүр булачакбыз", – ди алар.
Чыганак: www.kommersant.ru
Фото: moykotlas.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|