поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.05.2021 Ана теле

Ана теле: Гади сүз тасвир чарасымы? Җавапны остазларыбыз мирасыннан эзлибез

Шәхси һәм иҗтимагый сөйләмдә тел бизәкләү чараларын куллану осталыгына татар сәнгатькәрләре, иҗатчылары, журналистлары халык авыз иҗатыннан һәм язучы-әдипләрдән өйрәнә башладылар.

Иң борыңгы әдәби әсәрләребездә табабыз без ул энҗе бөртекләрен.  Кол Галинең “кыйссаи Йосыф” ында: гакылдан шашу ; Каюм Насыйрида: ут йөртә, тавык йөрәк,  аяк сузу; ,  Г.Ибраһимовта: йөрәк ярылу, (1, 55); тәне кайнау (1, 48); җан өшү (1, 59);  Иң борыңгы чыганакларда ук: гаеп булу, күңел тую, дөнья төзү, гыйшык төшү, шөкер булу, сарыф кылу, фикер бирү, бәхетле тормышка чыгу, император якасыннан эләктерү: чит күз белән карау; (ХХ гасыр башы публицистикасында. Мисаллар: С. Поварисов. 2013, 82 б,).

   
Милли сөйләмебезгә  Г.Тукайдан, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Исхакыйдан күпме сүз сурәтенә  үрнәк алынган.
   
Тәфсирле фәнни күзәтүне нәкъ менә Габдулла Тукайдан башлау очраклылык та, ниндидер шаблон-калыпка  иярү дә түгел, халык авыз иҗатын, беренче нәүбәттә халыкның метафорик, телбизәк мирасын иҗатта тулы файдаланган, бу максатта   аны махсус өйрәнгән, оста кулланган әдип тагын бар микән? Бу бер. Икенчедән, Тукайның бу юнәлештәге эшчәнлегенең төп өлеше нәкъ менә аның журналистлык эшчәнлегенә кагылуы да бик әһәмиятле. Шуңа күрә дә бүгенге эзләнүләребездә без мисалларны аның нәкъ менә үзе чыгара башлаган газетлардан, нәкъ менә журналистик-публицистик әсәрләреннән алып, анализларга булдык.
   
Күчерелмә мәгънәле сүз – тропларны куллану осталыгыннан башлыйк: Мисалга тел сүзеннән:
   ... Сез, хөрмәтле имамнарымыз, ничөн “Фикер” гәзитәсе идарәсенә тел озайтып йөрисез (“Сайланма әсәрләр”. Ике томда. 2006 ел. 2нче том. 29 б.). Фразеологизм; ...мәсҗедкә барып, ахунд артыннан яман тел берлә таш атып калган иде (30 б.); ...”Фикер” идарәсенә бер карыш озын тел чыгарып, халык арасына фитнәләр төшереп йөрмәгез... (31–32 б.). Монда туры мәгънәлек белән күчерелмә мәгънәлек әле тәмам аерылып та бетмәгән. Кешенең чын  (“тере”) теле күз алдына килә, журналда ул шулай чын тел итеп ясалган да; “Йолдыз” гәзитәсе аркылы җәдитлеккә чыгып, моңарчы тел тиергән вә чәйнәгәне өчен ... (248 б.).
    “Сүз” кәлимәсе дә актив троп. “Тугъры сүз”. Баш исеме. Бу гыйбарә күптән инде бер мәгънәле берәмлеккә әверелгән, фразеологизм булудан да туктаган – туры (кәкре түгел) мәгънәсе хәтердә дә тормый (42 б.). Тугъры (туры) сүзе шушы мәгънәдә  (хак сүз, дөрес фикер, яшермичә, икейөзләнмичә мәгънәсендә) башка тезмәләрдә дә кулланыла: тугъры җавап (19 б.).
   
Баш сүзенең туры һәм күчерелмә мәгънәләре нисбәтен күзәтү кызыклы: Өч баш мәкаләсендә (218 –223 б.). Баш – туры мәгънәсендә ( ...ниндидер Җәнадил шәһәренең кяфер “патча”сы , Гали батырның башын кисеп китерер өчен үзенең бер пәһлеванына ярым дәүләтен, аның өстенә бик матур кызын да биргән; Баш – күчерелмә мәгънәдә (бүтәннәрдән бер башка өстен мәгънәсендәрәк): Надан дисәң надан шул: патча башың белән гали батыр башын таныма, имеш! Янә бер очрак: һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит (221 б.); Күчерелмә: тере кешенең тере башыннан, сурәттәге (клишедагы) кешенең сурәттәге башы турында: “Ни эшләгән булсын Зингернең кургашын клишесендәге мин тасвир иткән яшь киленнең башын кискән. Тәмам 15–20 номердан бирле карап киләм инде, “Дин вә чүплек”нең ахыр битендәге яшь киленнең башы юк. Бер башсыз гәүдә машина тегеп утыра (222 б.). Бу күчерелмә мәгънә төсмерле сүз янә төрле төсмердә кабатлана ала икән: Чәчен тап-такыр кырган шикелле, тиресе һәм мие белән күптән башын (чәчен мәгънәсендәге күчерелмәлек) кырып ташларлык кына чүбек башлы (фразеологизм) Вәли муллалар Зингерның матур марҗасының башын кырган булалар (туры мәгънәгә якын күчерелмә, троп булып күзалланмый). Күчерелмә мәгънә төсмерләренең төрләрен күзаллар өчен янә берничә вариант китерергә була: “Менә Ахмакҗан абзаң чәй сәүдәсе вакытыннан бирле үк килгән гадәте белән “Жигули” бутылкасының башын да, фәләнен дә кырмыйча, туп-туры игълан итеп килә бит. Син дә, бер мәртәбә ширкәттән акча алгач, Зингер марҗасын башсыз калдырырга ирекле түгелсең. Аның башы матур, синең башың төсле ярты пот чүпрәк чолгамаган (222 б.).
   
“Мич башы кыйссасы” мәкаләсенең өстәмә исеме дә бар: “Баштан үткән бер эш”. Бер башисемендә – ике баш сүзе, икесе ике мәгънәдә: фразеологизм булып береккән гыйбарәләр, шулай да бермәгънәлелеге икесенеке ике яссылыкта (284 б.).
 
Сүзләрнең туры мәгънәдән күчерелмә мәгънәле берәмлеккә әйләнгәнгәндә мәгънә төсмеренең үзгәрү барышын күзәтик әле:
   – мәгънә киңәя:мәсәлән, тырнак капкын мәгънәсенә кадәр киңәя (9 б.):  Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде;
   – кылычтан кичерү фразеологизм төсмерен алып, гомумән җәзалау мәгънәсенә күтәрелгән: ... инглизлар һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләнгәннәре шикелле... (9 б.).
   
Янә мисаллар: Инде хәзердә: “Фикер” идарәсен кырдырам, ваттырам”, дип сөйләп утырганда, аңар итәк астыннан спичка сызып, пожар чыгарасыз (30 б.); Ул, синең шикелле, бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән (33 б.).
   
Һәр троп, телбизәкнең тәэсир көчен уйлаганда-анализлаганда шагыйрь сурәтенең публицистлык сыйфатлы булуын,  ягъни иҗтимагый төсмер алуын тоясың: ...Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде (10 б.); ... милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны (редактор искәрмәсендә: Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла) куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борыңгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муынныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; Шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрнең чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт (мәңгегә,кыямәткәчә) алданмасын (11 б.).
   
Тукай кулланган тропларны анализлауны эпитетлардан башлау мәслихәттер. Бер сүзле троплардан. Алар Тукай әсәрләрендә бик мулдан:
   
Сала муллалары, мискиннәр, бик дөрестләрләр иде, ләкин баягы бәнарис (ефәк) чапанлы, калын муен, җуан корсак муллалар бөтенләй аяк чалалар (62 б.).
     
Остазның перефраз чараларыннан метафора, метонимия, синекдоха кебекләре дә еш кулланыла.. Шул ук бервакыт, иск татар хәрчәүнәсенә кереп, пәрәмәч кушты (156 б.).   Сүз уйнату – үзенә бер иҗади табыш. Көн суык. Аяклар туңа. Безнең чәй эчә торган Чыпчык – һич шунда җитеп булмый. Әллә без барган саен, Чыпчык ераккарак оча бара?! (292 б.).
 
   Көпчәк, куласа мисалындагы кебек күчерелмә мәгънәлелектән бөтен бер образ-сынландырулар еш очрый: “Шулай шул, бәхет көпчәк шикелле әйләнә, берәүне түбән төшерә, берәүне югары менгерә” (14 б.). Мондый әйләнмәләр фразеологизм, әйтем, афоризм, мәкаль сыйфатында халык сөйләмендә йөри, шуңа күрә автор аларны сөйләмгә “халык әйткәнчә” һ.б. рәвешендә теркәлә. “Мин сезгә бу тугрыда сөйләп сүз аңлата алмам, син аны минем карчыгымнан сөйләт, хатын-кызның күңелендәге сере телендә була, шуның өчен ул сезгә тизрәк һәм яхшырак сөйләр” (14 б.).
   
Уйнаш кыйлуы бик уңай да, бала табуы бик читен, диләр (25 б.). Кем әйтә икәне тәгаенләнми, бәлки әдип үзе уйлап чыгарып, “тыйнаклык” күрсәтәдер.  Бу гыйбарәнең үзенеке булуы аның кабатлануыннан да күренә; янә бер текстта ул: Уйнаш итү күңелле, бала табасы гына читен дигән шикелле... (34 б.) ди; Муеннан кар (289 б.);
   
Катлаулырак фигуралардан тагын: табу – эвфемизмнар: Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, осуле җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән “тавык аягы” да  (тәре) эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки кара тактаның эчендә “тавык аягы” түгел, “чебеш аягы” да юк, имеш! (77 б.).
   
Оксюморон: Ә ишаннар мискин сакаллы сабыйларның кулларыннан һәммә тәтиләрен..., һәммә уенчыкларын алдан алып бетерәләр (78 б.). Әгәр безнең сакаллы балалар тәтиләрен бирмәсәләр, ишаннар ул нарасыйларны, алайса, җәһәннәмгә салабыз, сезне җәһәннәмдәге бүкиләргә ашатабыз, дип куркыталар (Шунда ук); Ишәк үзенең ләззәтле тавышы берлә кычкыра, имеш (106 б.); Болакны “Пьяный хап” белән, печән базарын төрле пычрак һәм шакшылар белән нурландырган (163 б.). “Дин-мәгыйшәт” редакциясен төрле айгырлар белән, “Шура” редакциясен төрле салам сыйрак язучылар белән зиннәтләгән... шайтанга ләгънәт (163 б.); Тагы да ачыграк әйткәндә, гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр (206 б.).
   
Тукай иҗатында телбиәкләрнең  эчтәлеге ягыннан да, төзелеше ягыннан да әле күзәтелгәннәрдән  катлаулырак формалары байтак. Фразеологизм телбизәкләр үзенә аерым урын тота, синтаксик фигуралардан чагыштырулар. кабатлаулар. афоризмнар мулдан. Аларын да анализлап. сабак алу зарар итмәс.
 
                                         Илдар Низамов,
                    филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»