поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
27.05.2021 Җәмгыять

Ике-өч эштә эшләүне тыярга мөмкиннәр

Ел башындагы мәгълүматларга караганда, Россиянең 13,5 процент халкы фәкыйрьлек чигендә яши. Барысында да диярлек ипотека, кредит. Хезмәт хакының күп өлеше шул бурычларны түләүгә китә. Көче һәм теләге булган кешене нишләп әле эштән тыярга?!

Россиядә уртача алганда бер кеше аена 51 мең сум акча эшли икән. Алай бик аз да түгел кебек, әмма шәһәрләр һәм төбәкләр арасында аерма шактый зур. Быелның беренче кварталында Россия гражданнарының 53,7 проценты хезмәт хакын 27 мең сумнан кимрәк алган. Һәр дүртенче кеше 27-45 мең сум акча эшләгән. Татарстанда исә уртача хезмәт хакы 39,5 мең сумны тәшкил итә. 
 
Акчаның күзе юк, тегесенә, монысына түли-түли, кесә бик тиз бушый. Шуннан кеше акча күбрәк түләнә торган эш карый башлый, ә кайберләре өстәмә эш таба яки шул ук эшендә таләп ителгәннән күбрәк эшләү җаен карый. 
 
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштырудан күренгәнчә, ирләрнең 58 проценты, ә хатын-кызларның 38 проценты атнасына 40 сәгатьтән артыграк эшли. Һәр унынчы кеше исә өстәмә эштә эшли икән. Аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки күбесе үзенең ике эштә эшләвен яшерә. Тиздән аларына да эшсез калу куркынычы янарга мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Вострецов Россия Премьер-министры Михаил Мишустиннан берьюлы ике җирдә эшләүне тыярга сораган. Аның сүзләренчә, яшь белгечләргә эш юк, ә күпләр ике эштә хезмәт куя. Шул ук вакытта ул икешәр җирдә эшләүне рәхәт тормыштан түгел икәнлеген дә таный һәм төп окладны күтәрергә кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Бер оешмада хезмәт куеп, икенчесендә өстәмә эшләсә, соңгысы өчен, кагыйдә буларак, ярты окладны гына тәкъдим итәләр. Бу очракта эш бирүче ота гына. 
 
Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох хезмәткәрләр тарафыннан үз ихтыярлары белән үз өсләренә чиктән тыш эш алу проблемасы чыннан да бар һәм аны хәл итәргә кирәк дигән фикердә тора.  
– Әмма шул ук вакытта өстәмә эшне тулысынча тыю бу проблеманы чишәргә булышмый. Беренчедән, эш көне дәвамында эшләүне таләп итми торган эшләр бар. Шуңа да тулы ставкага кеше яллау предприятие өчен отылшлы түгел. Ә хезмәткәр, бер генә оешмага эшкә йөреп, тулы көн эшләмичә, үзен тәэмин итә алмый. Өстәмә эшне тыйсалар, бу очраклар хезмәт базарының “соры” секторына күчәчәк. Икенчедән, өстәмә эшне тыю хезмәт хакын күтәрүгә китермәячәк. Предприятиеләр өстәмә кешеләрне эшкә алып, шул ук хезмәт хакы фондын бүләчәк. Өстәмә эшне тыю шулай ук ялган хезмәт килешүләре барлыкка килүгә дә этәрергә мөмкин. Хезмәт хакларын күтәрү лаеклы максат, тик барыбер түбәнрәк керемлеләр һәм шунлыктан өстәмә эш табарга теләүчеләр һәрвакыт булачак. Керемнәрне арттырып кына өстәмә эш табу теләге бетмәячәк. Бәлки, бер оешма эчендәге өстәмә эш алып баруны бетерү җаен караргадыр, чөнки охшаш вазифаларны алып баручылар бар. Хуҗа кешенең өстәмә эш өчен хезмәткәрләренә акча түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, – ди ул.   
 
Өстәмә эш алып баручылар арасында узган сораштырудан күренгәнчә, икенче эшкә алынуның төп сәбәбе – акча җитмәү. Икенче сәбәпне атаучылар да аз түгел. Аларның буш вакытлары күп яки сменалы эштә эшлиләр. Берничә тәүлек ял иткәч, өстәмә акча эшләү өчен вакыт та кала, шартлар да бар, дигән алар. Сәламәтлеге, көче һәм теләге булган кешене нишләп әле эштән тыярга?! 
 
Кызык, ә Россия Президенты Владимир Путин бу хакта нәрсә уйлый икән?
Фото: пиксабай
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910489) / 27.05.2021 23:21:18

Кеше 3 эштә берюлы берничек тә эшли алмый.Бар вазыйфаларны башкарып эшли алмый. Хезмәт кодексы буенча кеше сменасына 8 сәг эшләргә тиеш, шул 8 сәг өчен аңа хезмәт күләме һәм шул хезмәт күләменә бәрабәр хезмәт хакы тәгаенләнә. Элек, советлар чорында моны совмещение дип атый торганнар иде, ул совмещение өчен 30 % кына түлиләр иде. Нишләп алай икәнен шулай аңлаталар иде: кеше бер сменада берничек тә 2 кешегә каралган хезмәт күләмен башкара алиый, икенче хезмәте өчен ул сменадан калып эшләргә тиеш диләр иде. Мин үзем дә хәтсез вакыт ул совмещение белән эшләп алдым, миңа хезмәт вакытын исәпләү табеленә 9,1 сәг куя иделәр. Ул вакытта смена 7 сәг, 7 сәгХ130 = 9,1 сәг. Өстәмә эшне (шабашкаларны мәсәлән) сменадан соң вакытта, ял көннәрендә генә эшләргә була.
Гомумән илдә тулы бардак. Хкзмәтне, хезмәт күләмен, хезмәт хакын нормалаштыру, паспортлаштыру кебек әйберләрне белгән кеше дә юк хәзерге вакытта. Элек Госкомтруд дигән оешма була иде, еорматив стансияләр - алар фәнни нигезләнгән, тиешле хезмәт күләмен, должностной инструкцияләрне бик төгәл билгеләп бара иделәр. Шәхсән минем үземдә "Бюллетень Госкомтруда" журналының бер 20 еллык родшивкалары ята. Хәзерге вакыттагы хезмәт мөнәсәбәтләрен караган вакытта чәчләр үрә торырлык. Тулы бардак һәм башбаштаклык. Кем ничек тели, шулай талый, бернинди дә гарантия юк, беркемгә дә. Советлар чорында бу кадәр бардак булмый иде. Хәзер кайбер кешеләр 6-шар вазыйфа билиләр, берсендә дә эшләмиләр, барысы өчен дә хезмәт хакы алалар. Интернетта Дума депутатларының яртысыннан артыгы эшкә йөрми, берсенә дә прогул сугылмый, ә хезмәт хакы түләнә тулысынча дип ачуланып язалар.

№1 (910487) / 27.05.2021 14:37:38

Кешегэ мэнге акча житми. 51 мен дэ аз, 80 мен дэ аз, бездэ 12 менгэ дэ эшлэрлэр иде, эш юк.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar