|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2021 Мәдәният
Бүген Рәшит Шамкайның туган көне26 май - Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкайның туган көне. Буген күпләрнең яраткан артистына 81 яшь тулды. Рәшит Шамкайны без дә "Матбугат.ру" укучылары исеменнән котлыйбыз. Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки гади Шамкай исеме белән таныш. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Тышкы кыяфәте белән үк комик жанр артисты. Үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерә. Рольләре: Проня — «Баһадирлар» (Н. Погодин) Тишка — «Агай эне ак мыек» (А. Островский) Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф. Яруллин) Ясәви — «Ташкыннар» (Т. Гыйззәт) Савелий — «Солдат хатыны» (Н. Анкилов) Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р. Хәмид) Пеләш — «Әшнәләр» (В. Шукшин) Труффальдино — «Болан-Патша» (К. Гонци) Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А. Вампилов) Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т. Миңнуллин) Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев) 2-нче кунак — «Кишер басуы» (З. Хәким) һ. б. Бу язманы да укыгыз: Шамкай: «Гомер буе мөгез чыгардым. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга иде»
--- |
Иң күп укылган
|