поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2021 Язмыш

«Ике хатыны үзе үлгәннән соң да туганнар кебек тату, тыныч тормыш иттеләр»

Алар бертуганнардай якын була. Безнең әби, әнинең әнисе – Мәргубә Ханбик кызы 1877 елда Буа районының Иске Тинчәле авылында туган. Ул яшьли кияүгә чыга, ике бала үстерәләр. Тормышлары җайлы гына барганда ире Шакирҗан вафат була. Авыр еллар башлана – 1921 елда ачлык, тиф авырулары тарала.

Шушы елларда авыл яшьләре читкә китеп котылу ягын кайгырта башлый – кайсы Донбасс шахталарына, кайсы Урта Азия якларына эшкә китәләр.
 
Авылның Хәйрулла исемле егете дә Донбасс шахтасына барып эшкә урнаша. Анда Украина кызлары – хохлушкалар белән таныша. Бер-ике елдан ул Зинаида исемле кызга өйләнеп, алар авылга кайталар. Украинадагы туганнары белән озак еллар хәбәрләшми.
 
Зинаида, без аңа Зәйдә әби дип эндәшә идек, ислам динен кабул итеп, намаз укырга өйрәнә. Ләкин, ничә еллар яхшы гына гомер итсәләр дә, балалары булмый. Шул вакытта Хәйрулла бабай хатыны Зинаиданың ризалыгы белән Мәргубә исемле кызга өйләнә һәм аларның Фатыйма исемле кызлары туа. Акыллы, яхшы холыклы Хәйрулла бабай 1940 елда вафат була. Ике әби – Зинаида һәм Мәргубә гомергә бергә, туганнар кебек тату, тыныч тормыш итәләр һәм без һәрвакыт аларга игътибарлы булдык, ярдәм итеп тордык.
 
Әти 1940 елда Зәйдә әбинең туганнарын кунакка чакырып, хат язган була. Алардан «килергә җыенабыз» дигән хәбәр дә килә. Ләкин килә алмыйлар, сугыш башлана. Әти сугышта Украинаны азат иткәндә «Чаплина» тимер юл станциясендә Зинаиданың туганнарын таба. Ул болай була: Зинаиданың энесе Назар Иванович Жук «Чаплина» станциясенең начальнигы була. Әти шуны искә төшереп, станциягә керә һәм начальникның кем булуын һәм кайда торганлыгын сораша. Фатиры вокзал янында гына икән, ул анда кереп Назар белән танышып чыга.
 
…Мәргубә әбинең туганнан туган энесе, безгә туган тиешле Кыям (Абрамов) – чибәр, таза, акыллы егет, яшьли Донбасс шахтасында эшли. Анда ул шахта авариясендә кулсыз калып, авылга әтиләренә кайта.
 
Әби сөйләве буенча, ул, бер дә төшкенкелеккә бирешмичә, һаман алга – гыйлемлек юлына омтыла, курсларда укый һәм укытучы булып эшли башлый. Аның белән күрешү, сөйләшү дә бик кызыклы һәм гыйбрәтле була иде безгә. Аннан соң аны совнарком рәисе итеп куялар. Шуннан соң ул сирәгрәк кайта башлады. Зур начальник булгач, аның машина белән кайтканы бик истә калган. Ул, гомумән, авылдашлар белән яшьтән үк матур итеп, сокланырлык сөйләшә иде. Беразга гына кайтса да, шундук халык җыела һәм сорашу-сөйләшүләр була иде. Кыяметдин бик гади, эшлекле, төпле фикерле җитәкче була. Промышленность алга китә, авыл халкының да тормышы яхшыра, иген уңышлары, колхозчыларга хезмәткә ашлыкны да күп итеп бирә башлыйлар. Республика Ленин ордены белән бүләкләнә, шул исәптән Кыям Абрамовка да Ленин ордены тапшырыла.
 
Еллар үтә торды, 1937 елны кинәт начар хәбәрләр ишетелә башлый. Шул елны безнең энебез Кыямны кулга алганнар дигән хәбәр булды. Нәрсә өчен?
 
Шуннан соң без аның кайда икәнен, нәрсә булганын озак еллар белмәдек.
 
Мин 1954 елда чираттагы ял вакытында Мәргубә әбине Казанга, кызы Фатыйма апа янына алып килдем. Аның гомерендә беренче тапкыр авылдан чыгуы иде. Апа аны циркка алып барды һәм анда аңа туңдырма алып биргән. Ул аны тәмләп, озаклап, күлмәгенә тамыза-тамыза авыз иткән.
 
Зәйдә әби дә колхоз эшләрендә – яшелчә үстерүдә алдынгы иде. Безнең бертуган энебез Фәриз Казанда хәрби авиатехника училищесын тәмамлап, Белоруссия хәрби округында хезмәт итте. Ялга кайткач, Зәйдә әбине Украинага – туганнары янына алып барды. Анда әбинең туганнары – энесе Назар, сеңелләре җыелганнар, сөйләшәләр, тормыш-көнкүреш турында сорашалар икән. Ни хикмәт: Зәйдә әби төгәл генә җавап бирә алмый икән. Телне оныткан. Өч көн кунак булганнан соң гына бераз аңлап сөйләшә башлаган. Ул анда бер айга якын яши, аннан поездга утыртып озаталар. Мин аны поезддан каршы алып, авылга кайтардым. Шатлыгы йөзенә чыккан иде: Зәйдә әби гомере буе туганнарын күрү теләге белән яшәгән һәм Фәриз энебез аның теләген тормышка ашырган иде. Әби аңа зур рәхмәтләрен, изге теләкләрен һаман әйтә иде.
 
Әйе, тормыш без дигәнчә генә түгел, үз агымына бара шул. Әмма шул агымны мөмкин кадәр бору үзебездән дә тора шул.
 
Солтан Алиев, хезмәт ветераны
 
Фото: ВТ архивыннан

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»