|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2021 Җәмгыять
![]() Коронавирустан да яманрак вирус килүен көтәләрБСО башлыгы COVIDга караганда үлемгә китерүче вирус турында кисәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БСО) генераль директоры Тедрос Адан Гебрейес дөнья коронавируска караганда да үлемечлерәк вирус пандемиясенә дучар булачагын искәртте. Ул моны Бөтендөнья сәламәтлек Ассамблеясының 74 нче сессиясендә игълан итте. "Эволюцион бәяләр буенча, яңа вирус барлыкка киләчәк. Ул хәзергегә караганда да зарарлырак һәм үлемечлерәк. Кешелек дөньясын барлык илләр галимнәренең берләшүе һәм алдыңгы технологияләр ярдәме белән генә коткарып калып булачак. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре буенча күп илләрнең моңа әзер түгеллеген күрдек", -диде Гебрейес.
Чыганак: rbc.ru
Фото: rbc.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|