поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2021 Җәмгыять

"Мин читтә эшләп йөргәндә син миңа хыянәт иткәнсең икән...”

Бу тормышта үзебезгә сабак алырдай гыйбрәтле хәлләрне еш ишетергә туры килә. Шуның берсен сезгә дә сөйләп үтим әле.

Бик борынгы заманнарда бер патша үзе яшәгән төбәктә башкалардан аерылып торган зур, матур шәһәр төзетергә карар итә. Үзе янына бик күп ташчыларны җыеп, ул аларга әлеге әмерен җиткерә. Ташчылар арасында әле кичә генә сөйгәне белән ярәшкән япь-яшь бер егет тә була.

Шәһәр төзелеше шактый елларга сузыла. Инде барлык эшләр төгәлләнгәч, патша төзүчеләрдән канәгать булуын белдерә һәм аларны бүләкләргә чакыра. Иң әүвәл ул аларга түбәндәге сорауны бирә: “Сез хезмәтегез өчен нәрсә телисез: акчамы, яки тормышта бик кирәк булган өч алтын киңәшме?” Әлбәттә инде, барлык төзүчеләр дә акча теләүләрен әйтәләр, сөенә-сөенә үзләренең өлешләрен алалар. Ә эшкә тотынган вакытта япь-яшь булган, инде хәзер ир уртасына әверелгән егетебез үзенә өч алтын киңәшне сорый. Патша аңа сынаулы караш ташлаганнан соң, киңәшләрен җиткерә. “Беренче киңәш шул сиңа, егет: кулларыңда булган йөгеңне беркайчан да ышанып таныш түгел атлы юлдашыңа бирмә. Икенче киңәш: сәфәр вакытында төн кунарга беркайчан да ире хатыныннан яки хатыны иреннән бик яшь булган гаиләдә тукталма. Өченче киңәш: онытма, синең кул бармакларыңның һәрбер тырнагына “сабыр бул” дип язылган. Бары тик син аны күрмәскә генә мөмкинсең”.

Шушы киңәшләрдән соң, патша егеткә өч калач бирә, өенә кайтып җитмичә әлеге калачларны сындырмаска куша.
 
Егет ике төзүче иптәше белән кайтыр юлга кузгалалар. Көн бик кызу була. Ирләрнең кулындагы бүләкләр дә шактый авыр. Шулчак боларны артларыннан атлы җайдак куып җитә һәм аларга үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Теге ике ир моңа ышанып, кулларында булган бөтен хәзинәләрен атлыга бирәләр. Бары тик безнең егетебез генә әлеге ярдәмнән баш тарта. Җайдак башта атын әкрен генә атлатып кырыйдан бара һәм бераздан, һич көтмәгәндә, чаптыра башлап, күздән дә югала. Егет шунда патшаның беренче киңәшен искә төшереп, үзенең ялгышмавын аңлап ала.
 
Кич җитә. Инде юлны дәвам итүдән файда юк. Болар бер авыл читендәге өйдә төн кунарга тукталмакчы булалар. Ләкин йорт хуҗасының хатыны үзеннән күпкә яшь һәм искиткеч чибәр икәнен күреп егетебез тагын икеләнеп кала. Ул сарайда гына йокларга карар итә. Теге ике иптәше исә өйгә керәләр. Яшь хатын төнлә үзенең карт ирен агулап үтерә һәи иртә белән төзүчеләргә яла ягып, бөтен авылга ишетелерлек тавыш-гауга куптара. Шулай итеп, бер гаепсез ирләр гаепле кала.
 
Хуш, безнең егет исән-имин үзенең нигезенә кайтып җитә. Туган йортының тәрәз каршына килеп басуга эчтә хатынын ниндидер ир-егет белән янәшә күреп, тораташтай катып кала. “Әһә, мин читтә эшләп йөргәндә син миңа хыянәт иткәнсең икән...” Шул мизгелдә ул кулына корал ала. Инде атам дип, тәтегә бармагы белән үрелүгә, патшаның өченче киңәше исенә төшә. Шулчак өй эченнән ишетелгән сөйләшү аны тагын бер кат тораташ итә. “Әнием, әти кайчан кайтыр икән безнең?” – дигән сорауга хатынының: “Тиздән, бик тиздән, балам!” – дип әйтүен ишетүгә ир өйгә томырыла. “Менә ул мин! Кайттым, кадерлежләрем, кайттым!” – дип, икесен дә кочып ала. Ә инде патшаның сүзләрен искә төшереп, калачларны урталай сындырып карауга, аларның эченнән алтыннар коелуын күреп шаккаталар. Менә бит, “сабыр иткән – морадына җиткән” диләр. Никадәр хаклык, никадәр дөреслек ярылып ята бу сүзләрдә.
 
Безнең һәммәбезгә дә бу тормышта сабырлык җитми шул, кызганычка. Һәрчак каядыр ашыгабыз, дөнья куабыз. Ашыгыч карарлар кабул итәбез дә, азактан бик нык үкенәбез. Ләкин эш үткәч үкенүдән генә файда юк.
 
Сабырлык димәктән, без генә түгел, инде балаларыбыз белән дә шул ук хәл. Әти-әнинең сөйләгәнен сабыр гына тыңлый белмиләр. Тыңлый белмиләр генә түгел, күп очракта алар өлкәннәр әйткәнне ишетмиләр дә.
 
Кая гына карама, шул сабырсызлык. Чиратта торсак, алдап-йолдап кешедән алданрак үтәргә омтылабыз. Мондый очраклар белән кибеттә дә, больницада да еш очрашырга туры килә. Шул ук түзә, сабыр итә белмәү аркасында тавыш-гауга куба, телдән тәмсез сүзләр ычкына, ямьле дөньяларның яме китә. Кайчак шулкадәр кызып китәбез, хәтта кемнедер каргап атуга кадәр барып җитәбез. Ә монысы инде иң куркынычы.
 
Озын сүзнең кыскасы, үзебезнең гамәлләребезгә дөньялыкта җавап бирергә өйрәнсәк иде.
 
 

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.05.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»