|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2021 Хәвеф-хәтәр
Сабыйлары белән урамда калганнарБашкортстанда Дуванда яшәүче Гәрәевлар гаиләсе көтмәгәндә зур бәхетсезлеккә юлыккан. Өйләрендә чыккан янгын күпбалалы гаиләне бер нәрсәсез калдырган. Хәтта каралты-куралары да берничә минутта көлгә әйләнгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Район хакимиятенең тормыш белән тәэмин итү бүлеге баш белгече Руслан Канәфиев хәбәр иткәнчә, янгынның төп сәбәбе - тәмәке тарту вакытында саксызлык.
- Бәхеткә, сәламәтлекләренә зыян килмәгән. Янгын вакытында кигән киемнәре генә бар аларның. Без киң күңелле кешеләр ярдәменә өмет итәбез, - дип билгели социаль челтәрләрдә шаһитлар.
Хәзер гаилә вакытлыча туганнарында яши. Алар ярдәмгә мохтаҗ. Бу хәлгә битараф булмаучылар Гәрәевларга азык-төлек, кием-салым, аяк киемнәре, савыт-саба, урын-җир әйберләре, көнкүреш техникасы, төзелеш материаллары, шулай ук акча белән ярдәм итә ала.
Фото: duv-vest.rbsmi.ru
--- |
Иң күп укылган
|