|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2021 Сәясәт
“Нинди Путин? Сездә мин – Путин” - губернатор халыкны чыгарыннан чыгарганКоми республикасының Мутный Материк авылында яшәүче халыкның Ош чыганагында нефть түгелүгә карата ачуы кабарган. Алар президент Путинга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Республика башлыгы Владимир Уйба исә аларның авызын: “Сезне өчен мин – Путин!” – дип япкан. Губернаторның гражданнар белән очрашуын “Яңа республика” YouTube-каналы урнаштырган.
Уйба авылга кагылышлы “сораулар исемлеген” төзергә кушкан, әмма аларны “нефть белән бәйле бүгенге хәлгә” бәйләмәскә дип өстәгән. Әмма авыл халкы сорауларны ел саен әзерлибез, “турыга Путинга” мөрәҗәгать итү урынлырак булыр дигәннәр.
“Нинди Путин? Сездә мин – Путин”, – дип котырынган Уйба. Соңыннан җыелган халык арасыннан берәү: “Сез – безнең Путин?” – дип сораган. Губернатор: “Әйе, әлбәттә. Мин сезнең өчен, әлбәттә, Путин”, – дип җаваплаган.
Моңа кадәр 18 мада “Лукойл” Ош яткылыгында нефть түгелү шаукымын бетереп килә дип хәбәр иткән иде. Компания торак пунктларга һәм икътисади объектларга (шул исәптә РФнең Арктик зонасында да) берни янамый, дип белдерде.
Нефть түгелгәч, ачуы чыккан авыл халкы җыен оештырган. Җыенның видеоязмасы социаль челтәрләргә таралган. Шуннан соң төбәк башлыгы Владимир Уйба Печора яры буенда 17 майда авыл халкы белән очрашкан.
Белгечләр нефтьнең агып ятуын 11 майда ачыклаган. Вакыйганың сәбәбе –Колва яры линиясеннән якынча 300 метр ераклыктагы торба үткәргеченең герметиклыгы югалуы.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: YouTube-канал «Новая Республика»
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|