|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2021 Шоу-бизнес
Пычрак сүзләр язган абзый Илсөя Бәдретдиновадан гафу үтенә: «Алдыгызда баш иям» (ВИДЕО)Илсөя Бәдретдинова үзенә пычрак сүзләр язучы инстачыларын сториска куеп бара башлады. Кемнәрнең нинди әшәкелеккә оста булуын мин генә түгел, халык та күрсен, янәсе. Җырчы бу хатларының скриннарын да урнаштырып барды. Шулар арасыннан берсе, Илсөя Бәдретдиновадан гафу үтенеп, видео җибәргән.
«Илсөя Ядкәровна, мин сезгә беркөнне салган баштан әллә нинди начар сүзләр язганмын. Зинһар, гафу итә күрегез мине. Кичерегез. Башка мондый хәлләр кабатланмас. Алдыгызда баш иям», — ди абзый.
Моңа җавап итеп Илсөя болай ди:
«Бу кешенең ниләр язганын куймыйм. Аккаунтта балалар утыра… Матур түгел… Ә бу видеоны куям. Гафу сорый белгәч, әйбәт! Менә монысы егетләрчә! Хөрмәтле хейтерларым, нитмәгез әле ниемне. Мин дә тирестә үскән гөмбә тугел! Мин дә нитә алам бит», — дип җавап биргән җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|