|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2021 Җәмгыять
Абыемны нәсел үгезе коткарганБыел Үгез елында яшибез бит. Шул уңайдан бер язма җибәрергә уйладым әле. Ул, сугыш чоры баласы, абыем Һадиулла Гәрәев турында. Аны Һади дип кенә йөртәләр иде. Әтием Галимов Әхмәтгәрәй Әхмәтгали улы Теләче районы, Урта Мишә авылыннан 1941 елның августында Теләче военкоматыннан мобилизация буенча сугышка алына. Иң элек яманаты бөтен илгә таралган Суслонгер хәрби әзерлек лагерена эләгә. Аннан ачлыктан, түзә алмаслык мәхшәрдән котылып, ут эченә — сугышка китә. Әни 4 бала белән кала. Олы улына 10, икенчесенә 8, өченчесе 4 яшьлек апам һәм 2 яшьлек абыем. Әни балалар исән калсын өчен чулпы, беләзек, йөзек, тәңкәләрен һәм кешелеккә кия торган киемнәрен Мамадыш якларына алып барып ипи белән бәрәңгегә, онга алыштыра. Колхоз бер сынык булса да икмәк бирмәсме дип, ике абыем да колхоз эшенә йөри башлый. Ә 4 яшьлек Тәгъзимә апам әни, абыйларым эштән кайтуга чиләк белән кычыткан җыеп куя (әле аны да табу кыен булган, чөнки һәр кешегә дә кирәк бит). Үгез җигеп җир сукалап, арбага үгез җигеп, көлтә ташыйлар. Үгез дуласа аттан яман диләр бит. Җир сукалаганда үгез дулап, Һадиулла абыемны җир буйлап сөйрәп йөри, ахырда абый дилбегәне җибәрә. Куллары сыдырылып, канап беткән була. Ул үгез урманга кереп югалыр да, колхоз сыерыбызны алыр дип бик курка. Безнең урта Мишә авылына урман якын, ә иген басуы урман ягында булган.
Җәй көне көтү көтәләр. Ул вакытта авылда сарык, тавык һәм таналар фермасы була. Билгеле, көтү булгач нәсел тәкәсе һәм нәсел үгезе дә булып, алар да көтүдә йөри. Көтү чиратлап әле болында, олы юл буенда (Казан — Мамадыш — Уфа юлы шуннан узган), әле урман ягында көтелә.
Һадиулла абыем зират кырыенда, олы юл буенда ял иткәндә күпер кырыена бер машина туктый. Машинадан берәү төшеп инештә бит-кулларын юа һәм абый янына килә. Абыйдан гаилә турында, әти турында сораштыра. “Тырыш, энем, эшнең ояты юк. Үскәч җитәкче булырсың. Әтиең дә кайтыр. Мин дә бала чакта көтү көттем”, — дип, абыйга күчтәнәчләр дә биреп китә. Ул көнне абыем көтүдән бик шатланып, канатланып кайта. Әнигә: “Әни, мин үскәч җитәкче булам, бер абый әйтте”, — дип, теге кеше турында сөйләп бирә.
Берничә көннән көтү урман ягына күчә. Анда таулар, тирән елгалар, ерганаклар. Һадиулла абыем сарык көтүендә була. Тагы ял вакыты җиткәндә сарыклар иске зираттан ерак түгел тау өстендә ял итәләр икән. Ә тау астында инеш буенда таналар көтүе. Нәсел үгезе яр кырыенда мөгезләре белән җир актарып, аяклары белән гәүдәсенә балчык сибә- сибә үкереп җир сөзә икән. Абыем шул тамашаны карап тора, шулвакыт артыннан нәрсәдер китереп тә бәрә, абый егыла, ни булганын да аңламый. Торып басыйм дисә, ни күрсен, нәсел тәкәсе икән: артка чигенә дә, йөгереп килеп, абыйны тагын сөзеп ега. Торырга да ирек бирмичә ерганакка таба тәгәрәтеп бара башлый. Тирән ерганакка төшеп китәргә берничә метр гына кала. Шулвакыт тәкәнең чинап кычкырганы ишетелә. Баксаң, нәсел үгезе тауга менеп тәкәне тау астына тәгәрәтә башлаган һәм төртеп төшергән икән. Җирдә яткан абыем, хәзер үгез сөзмәсә ярар иде дип, торып басарга да куркып ята. Ә үгез, күзләрен түгәрәкләндереп абыйга карап тора да, әкрен генә тау астына таналар янына китеп бара. Шулай итеп, нәсел үгезе абыйны тәкә җәзасыннан коткара.
Әтиебез 1945 елның 9 октябрендә генә кайта. Аллага шөкер, әнием, апам, абыйларым исән калалар. Сугыштан соң авыр еллар булса да, әти балаларына укырга куша. Белем һәрчак кирәк ул дип әйтә. Олы абыем Корбангали комбайнерлыкка укый. Үгез коткарган Һадиулла абыем Свияжскийда агрономлыкка укып кайта. 21 яшеннән Теләче, Саба, Кукмара районнарында колхоз рәисе булып эшли. Партия, райком кая куйса, шунда эшли. Озак еллар Кукмара май заводы директоры вазифаcын башкара.
Кайда гына эшләсә дә абый үзен оста җитәкче итеп күрсәтте, хөкүмәтебезнең орден-медальләренә лаек булды. Халык абыемны бик яратты, әле хәзер дә Теләче районы, Субаш халкы аны Һади Гәрәевич дип еш искә ала. Олы юл буенда машинадан төшкән җитәкче абыем язмышын дөрес юраган булган. Миңа да инде 70 яшь тулды. Әтинең сүзен тыңлап без дә укыдык, Аллага шөкер. Мин “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булдым, шулай ук хезмәт ветераны. Ирем Гыйльфан белән 5 бала тәрбияләп үстердек. Абыйларымның барысы да бакыйлыкка күчтеләр инде. Бу язмам аларның рухына дога булып барып ирешсен иде, урыннары җәннәттә булсын.
Фаягөл ФӘТХУЛЛИНА. Теләче районы, Олы Мишә авылы
--- |
Иң күп укылган
|