поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.05.2021 Җәмгыять

Венера Аитова: "Журналист - кадерсез һөнәр, ә яшьләр айфон кебек"

Венера Аитова (Иванова) май кояшы кебек гел елмаеп кына тора. Аның затлы килеш-килбәте, чыннан да, экранда балкыр өчен яратылган кебек. Бертуктаусыз камиллеккә, белемгә омтылган тележурналист Венераның күңел хасиятен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

АРТЫК ДӨРЕС ТӘРБИЯЛӘДЕЛӘР
 
Үсмер чакта еш кына, үз вакытымда тумаганмын, дип уйлана идем. Бу укыган китапларыма, артык хыялый булуыма да бәйледер. Әкиятләргә ышандым... Узган гасырда романтизм көчлерәк кебек. Ә егетләрне әйтеп тә тормыйм, ул заман ир-атлары барысы да – рыцарь...
 
Институтка укырга кергән елларда, әти-әни үз чорым өчен тәрбияләмәгәннәр, дип үртәлдем. Артык дөрес кеше, ышанучан итеп үстергәннәр. Шәһәргә аяк баскач, шушы «йомыркадан» чыгарга туры килде, әлбәттә. Казан тормышка карата «алсу күзлекләр»не тиз салдырды. Ә инде хәзер, әле дә ярый XXI гасырда туганмын, дип шөкер кылам. Һәр нәрсәнең үз уңайлыклары бар: ничек телисең, шулай яшәргә мөмкин. Хатын-кыз хокуклары, безнең өчен тудырылган мөмкинлекләр җитәрлек. Хыялларны тормышка ашыра аласың. Теләсә кем миллионер булырга сәләтле. Без – үзгәртеп кору чоры балалары, туксанынчы еллардагы төрле сәяси үзгәрешләрне үз җилкәбездә татыдык. Интернетсыз, су буйларында үскән буын. Шуңа да карамастан, гаджтларны да өйрәндек. Без шуның белән дә бәхетлерәк... Энекәшем белән яшь аермабызда шактый. Менә ул – бөтенләй башка мохит кешесе.
 
ГАИЛӘ КОРЫРГА АШЫКМАДЫМ
 
Авылда булмаган мөмкинлекләрне исә Казанда таптым. Театрларның барлык репертуарын карап бардым. Рәхәтләнеп сәяхәт иттем. Эштә дә гел үсештә булу кирәк иде. 20 яшьлек кызлар күңелендә кияүгә чыгу уе булса да, мин гаилә корырга ашыкмадым. Аллаһыдан вакыт җитеп, никах сәгате суккач кына, яңа тормышка аяк бастым.
 
Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде. Бу һөнәремне яратканга да шулай килеп чыкты инде. Гомумән, нәрсә беләндер мавыгып китсәм, тулысынча шуңа биреләм. Башта уку, аннан төрле курслар, айкидодан башлап испан теле курсларына кадәр йөреп чыктым. Алар барысы да миңа кызыклы иде. Мәгълүмат туплау, чыннан да, мавыктыргыч нәрсә. Декретка чыккач та, көндез йокы килсә дә, йоклый алмый интектем. Берни эшләми йоклап яту килешмидер кебек тоелды. Шулай да бала тугач, андый режимга да күчәргә туры килде. Безнең буын бәласе бу: гомеренең күп өлешен эшләп уздыра, карьера ясый, тырыша, тырмаша, күбрәк акча эшләргә омтыла. Бала үстергәндә, каядыр ашыкмыйча яшисе иде! Мин хәзер балалар психологиясен өйрәнәм. Янында әнисе булмаса, балада төрле тайпылышлар башланырга мөмкин икән. Әгәр дә хәзер эшкә чыксам, тулысынча бирелеп булмаячак, балам да тиешле тәрбиядән мәхрүм калачак. Үрдәк психологиясе шикелле килеп чыгачак инде... Бала карау мизгелләре белән ләззәтләнеп каласым килә.
 
ЖУРНАЛИСТ – КАДЕРСЕЗ ҺӨНӘР
 
Татар журналистикасына гыйлем, эзләнүчәнлек җитми. Журналистлар алар медицина хезмәткәрләре кебек, гыйлемне гел эстәп торырга кирәк. Федераль каналлар гына түгел, ә чит ил коллегаларының да эш алымнарыннан хәбәрдар булуың зарур. Ә моның өчен, ким дигәндә, телләр белү, трендларны барлау сорала. Медиадөнья нык үзгәрде. Ул журналистиканың төрле өлкәләренә кагыла, телевидениегә дә әкренләп керә бара. Безгә тәнкыйтьтән курыкмаска кирәк. Тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану, шулай ук бердәмлек, ихласлык, игътибар һәм кадер җитми. Бер-беребезне ишетә белү җәһәтеннән дә кытлык кичерәбез шикелле. Журналистларның аналитик фикерләве дә саега төште сыман. Каләм әһелләре үз чикләрен үзләре тарайта. Азрак иркенәергә вакыт. Курку хисе профессиональлеккә начар йогынты ясый. Монда мин сәясәт турында фикер йөртмим, уңышсызлыклардан курку турында сүз бара. Журналистларга аудиториянең куәтләве җитенкерәми. Яңа форматтагы ток-шоу, татарча тапшырулар ачыла икән, аларның барысын да хупларга кирәк. Тора-бара ул барыбер сыйфатка ирешәчәк. Журналистларга – flexible, ягъни, үзгәрешләрне җиңелрәк кабул итәргә, күндәмрәк, «сыгылмалырак» булырга кирәк. Югыйсә, татар телендә эшли алырлык каләм әһелләре бөтенләй калмаска мөмкин.
 
Телевизон журналистларга: «Дөрес сөйләшмисең!» – дип ешрак та бәйләнәләр бит әле. Шуңа күрә, ул башка телдә эшләргә күчәргә дә мөмкин...
 
Идеяләрем күп, җиң сызганып, зур эшләргә алынырга ниятләп торам. Чөнки үземдә көч тоя алдым. Унбиш елдан артык телевидениедә эшләдем, тәҗрибәм бар. Ә ул трансформацияләнергә тиеш. Алда – зур, файдалы, кызыклы эш көтә. Федераль каналга китмисеңме, дип әйтүчеләр дә бар. Әлегә андый ниятем юк, ә киләчәктәгесен кем белсен?.. Үз-үземә тәнкыйть күзе белән карыйм. Туры эфирда эшли башлагач, нык үзгәрдем. Тел турында яки башка темаларга җитди сөйләшүләр алып барганда, тарихи процесста катнашам кебек тоела иде. Моңарчы зәңгәр экраннарда яңгырамаган темаларны чыгару – бәләкәй революция ясау кебек булды. Бала төшерү темасын яктыртканда геройларның ихласлыгы истә калды. Ихласлык турында сүз кузгаткач, әйтим инде: иң әйбәте – экранда үзең булып калу. Үзеңнән яхшырак булырга тырышырга һич тә кирәк түгел.
 
ЗАМАНА ЯШЬЛӘРЕ АЙФОН КЕБЕК...
 
Яшьләр тапшыруларында үскән журналист буларак, чагыштырып әйтә алам: хәзерге яшьләр, чыннан да, бездән яхшырак. Һәр буын айфон кебек камилләшә, яхшыра бара. Һәрберсе үзенчәлекле, акыллы, иҗадирәк, һәрберсе үзенә нәрсә кирәген төгәл белә, үз-үзенә ышана. Замана мөмкинлекләрен күрә һәм файдалана беләләр! Энекәшемнең йөз меңнән артык язылучысы булган үз анимация каналы бар. Ул кечкенәдән кызыксына, музыка яза, рәсем ясый. Кайберләрен үземә куярга телим, ләкин ул рөхсәт итми, табигый рәвештә үссен, ди. Бик үҗәт, үзсүзле, тырыш буын алар. Бер видеосы ике миллионнан артык карау җыйган. Горурланам һәм сокланам! Яшәү мәгънәсе – яшәүдә. Бер туйда олы яшьтәге бабайның теләген һич онытасым юк: «Яшьләр! Гомер уза. Җырлап-биеп, көлеп, тормышка ләззәтләнеп тә, елап, әрләшеп тә... Беренчесе белән узса, яхшырак!» – ди. Чыннан да, тормыштан тәм табып яшәргә, елмаеп гомер итәргә тырышырга кирәк.
 
ҮЗЕМ БУЛЫП КАЛЫРГА ТЫРЫШАМ
 
Инстаграм – журналистлар өчен табыш ул. Монда фидбэк тиз бара. Нинди темалар кабул ителә, ниндиләре юк икәнен тиз чамалаталар. Мин әүвәл лайфстайл кебек кенә башлаган идем. Әмма инстаграм зур көчкә әйләнде һәм киң мөмкинлекләр бирде. Үземне супер блогер дип әйтә алмыйм. Тик шуны беләм: ике айга бер фикер дә элмичә, кәефсез генә эшли торган урын булырга тиеш түгел ул. Әлеге мәйдан шулкадәр юмарт, көчеңне сарыф итәсең икән, ул сиңа шундук җимешләрен кайтара. Биредә теләгәнеңә тиз арада ирешергә, хәтта акча эшләргә дә мөмкин! Социаль челтәрләрдә үзем булып калырга тырышам. Анда иң кадерле кешеләрем. Шуңа күрә яхшы әйберләргә генә реклама ясыйм. Инстаграм ул шундый ук медиа киңлек.
 
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Венера Аитова (Иванова) Брежнев шәһәрендә туган. Бигеш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм КДУның халыкара мультимедиа журналистикасы факультетында белем алган. Ике кызыл диплом иясе. Телевидениедә балалар һәм яшьләр редакциясендә; «Яшьләр тукталышы», «Яшьләр онлайн»; «Таяну ноктасы» тапшыруларын алып барды. Режиссёр буларак – «Аулак өй» һәм бик күп балалар һәм яшьләр проектларында катнашты. Телевидениедән тыш та аны олы сәхнәләрдә еш күрәбез, алып баручы буларак республикакүләм, халыкара проектларны югары дәрәҗәдә алып бара. Кинода да тәҗрибәсе юк түгел. Кияүдә, хәзерге вакытта Гомәр исемле ул үстерә.
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 24.05.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»