поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2021 Мәгариф

Мәктәпне кем сакларга тиеш?

Хәтерегездәдер, 2018 елның октябрь аенда Керчь шәһәре политехник көллиятендә Владислав Росляков шартлаткыч һәм мылтык белән 21 кешенең гомерен өзде. Икенче көнне үк Русия Дәүләт Думасы комитетында балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә сакта торучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү, таләпләрне катгыйлату турында закон проекты әзерләнә башлавын белдерделәр.

Шул вакытта ук Владимир Путин Росгвардиядән корал сату өлкәсендә контрольне көчәйтү чараларын күрүне таләп итте. Закон проекты әзерләнде, ләкин ул закон була алмады. Тугыз кешенең үлеменә китергән Казандагы 175 гимназиядә атыштан соң, мәктәпләрне кем сакларга тиешлеге турында кабат бәхәс купты. Тәкъдимнәр күп төрле. Кайберәүләр мәктәпләрне махсус курслар үткән, электрошокерлар белән коралланган кешеләр сакларга тиеш, ди. Икенчеләре балаларның һәм укытучыларның иминлеген Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итәргә тиеш дигән карашта.
 
Бәхәс еллар буе дәвам итә, мәсьәлә хәл ителми. Нәтиҗәдә, балалар гомере өзелә. Безнең илдәге тәүге шундый очрак 2014 елның 3 февралендә теркәлде.
 
*Мәскәү шәһәренең Отрадное районындагы мәктәпкә унынчы сыйныф укучысы әтисенең мылтыгын алып килә. Каравылда торган хезмәткәрне корал белән куркытып биология кабинетына үтә һәм укытучыны атып үтерә. Каравылчы полиция хезмәткәрләрен ярдәмгә чакыра. Җинаятьче полиция хезмәткәренең берсен атып үтерә, икенчесен авыр яралый.
 
*2015 елның 14 апрелендә Санкт-Петербургның 39 санлы мәктәп укучысы укытучысына пычак кадый.
 
*2016 елның 18 мартында Находка шәһәрендә 19 яшьлек элеккеге укучы мәктәптә укыган 15 яшьлек сөйгән кызы белән араларны ачыкларга килә. Егет кызны директор бүлмәсендә куып җитеп, пычак кадап үтерә.
 
*2017 елның 11 февралендә Нижнекамск шәһәре мәктәбенең 14 яшьлек укучысы бер парта артында утырган сыйныфташының күзенә пневматик пистолеттан ут ача. Бала 17 февральдә дәваханәдә үлә.
 
*2017 елның 12 маенда Усинск шәһәре мәктәбе укучысы мәктәп алдындагы мәйданда пневматик пистолеттан ут ача. 2003 елгы кыз бала баш җәрәхәте алып гомерлеккә гарип булып кала.
 
*2017 елның 25 октябрендә Волгоград шәһәре мәктәбенең бәдрәфендә 14 яшьлек укучының үле гәүдәсе табыла. Аның йөрәгенә пычак кадалган була. 26 октябрьдә сыйныфташы килеп аны үтерүе турында хәбәр итә.
 
*2017 елның 28 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Высоцк шәһәре мәктәбе укучысы сыйныфташының муенына пычак белән кадый.
 
*2017 елның 18 декабрендә Иркутск мәктәбе укучысы 15 яшьлек сыйныфташын пычак кадап үтерә.
 
*2017 елның 21 декабрендә Хабаровск шәһәре мәктәбенең 9 сыйныф укучысы кабинетта атыш оештыра һәм өч укучыны авыр яралый.
 
*2018 елның 15 гыйнварында Пермь шәһәренең 127 санлы мәктәбенең 10 сыйныфта укыган ике укучысы 4 сыйныф балалары дәресенә пычак тотып килеп керәләр һәм 9 укучыны һәм укытучыны авыр яралыйлар.
 
*2018 елның 17 гыйнварында Чиләбе өлкәсенең Смольное авылы мәктәбендә 17 яшьлек укучы сыйныфташына пычак кадый.
 
2018 елның 19 гыйнварында Бурятия мәктәбенең 9 сыйныф укучысы сыйныфташларын балта белән куып йөртә, соңыннан ягулык тутырылган шешәне шартлата. Нәтиҗәдә 6 бала авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. Аннан соң – Керчь һәм Казан шәһәрләре фаҗигасе.
 
Күрүегезчә, мәктәп сугыш яланын хәтерләтә. Боларны укыган ата-ана балаларын мәктәпкә җибәрергә дә курка башлар. Белгечләр, психологлар бу афәт Америка һәм көнбатыштан үтеп керде дип исәпли. Интернет челтәре аша балалар начарлыкны күреп алып бездә дә тормышка ашыра башладылар дигән фикердәләр. Тикшерүчеләр белдерүенчә, мәктәпләрдә атыш һәм үтереш оештыручыларның күбесенең компьютерында АКШта 1999 елда булган “Колумбайн” мәктәбенә һөҗүм итү төшерелгән видеоязмалар тапканнар. Исегезгә төшереп үтәм: ул вакытта өлкән сыйныфта укучы ике укучы 37 кешене җәрәхәтләде, шуларның 13е һәлак булды. Соңыннан алар үз-үзләрен атып үтерде. Хокук саклау органнары да, депутатлар да социаль челтәрләрдә мондый хәлләр турында язмаска кирәк, балалар шулардан үрнәк ала, диләр. Алар хәтта журналистларны да гаепләп чыгалар. Янәсе, без бу яман күренешләрне таратабыз. Без, гәзиттә эшләүче журналистлар, киресенчә, бу бәланең кайдан килеп чыгуын һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген ачыкларга тырышабыз. Ә менә халык депутатлары нәрсә эшли? Ник катгый законнар кабул итәргә ашыкмый? Мәктәптәге беренче үтерү очрагы киң җәмәгатьчелеккә 2014 елның 3 февралендә җиткерелде бит, югыйсә.
 
Русиядә мәктәпләрнең хәвефсезлеген финанслау буенча бер генә система да юк. Моннан җиде ел элек булган тәүге канлы вакыйгадан соң, инде ике чакырылыш депутатлары алмашыначак. Ә алар әле булса балаларны, белем йортларын кем сакларга тиешлеге хакында бәхәс коралар. Әлбәттә, Казандагы җанөшеткеч вакыйгадан соң партияләр кемузардан мәктәпләрне Росгвардия хезмәткәрләре сакларга тиеш дип оран сала башладылар.
 
Мин мәктәпләребезне профессионаллар сакларга тиеш дигән тәкъдимне тулысынча хуплыйм, – диде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет җитәкчесе Лилия Гомәрова.
 
Милли Гвардия хезмәткәрләре болай да яхшы хезмәт хакы ала, дәүләт аларны тоту чыгымнарын тулысынча үз өстенә алды.  Шуңа күрә әлеге дәүләт хәвефсезлек структурасы казармада түгел, ә мәктәптә булырга тиеш, диде дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Александр Шерин.
 
Уфада һәм республика буенча хәлләр ничегрәк тора соң?
 
18 май көнне Башкортстанның Мәгариф министры Айбулат  Хаҗин төбәк мәктәпләрендә сак хезмәтенең ничек оештырылуы ха-кында отчет ясады.  Казандагы афәттән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең барлык белем йортларында сак хезмәтенең эшчәнлеген ашыгыч рәвештә тикшерергә һәм терроризмга  каршы хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты. Тикшерүләр нәтиҗәсендә бездә дә бу мәсьәлә буенча зур проблемалар барлыгы ачыкланды. Министр белдерүенчә, республика мәктәпләренең 60 проценты гына квалификацияле хезмәткәрләр тарафыннан саклануы билгеле булды. Оператив киңәшмә вакытында ачыкланганча, Баш-кортстанда 4050 мәктәп, гимназия һәм лицей бар.
 
2020 елда мәктәпләргә сигнализация һәм техник җиһазлар урнаштыру өчен республика казнасыннан 33 миллион сум акча бүленгән, бүгенгесе көндә 71 процент мәктәпкә сигна-лизация  һәм хәвеф кнопкасы куелган.
 
Шул ук вакытта авырлыклар да күзәтелә. Мәсәлән, Русия Хөкүмәтенең яңа указына ярашлы, барлык мәктәпләрнең беренче катында сак хезмәте өчен сигнализация, хәвеф кнопкасы, видеокүзәтү системалары урнаштырылган махсус бүлмә булырга тиеш. Ләкин кайбер мәктәпләрдә бу таләпләрне берничә сәбәп аркасында үтәве авыр. Шулай ук хәвеф кнопкасына басканнан соң Росгвардия хезмәткәрләренең тиз арада килеп җитә алуы четрекле мәсьәлә булып кала. Айбулат Хаҗин ни өчен барлык мәктәпләрдә дә квалификацияле сакчылар юклыгын да аңлатты. Росгврдия үз хезмәте өчен яңа тарифлар куйганнан соң, бер сәгать саклау бәясе 3,92 сумнан 9,90 сумга кадәр арткан.
 
–       Сак хезмәте бәясенең кинәт артуы зур чыгымнарга китерде һәм якынча 52,5 миллион сум тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә мәктәп-ләрнең 60 проценты гына тулы күләмдә хәвефсезлек таләпләрен тәэмин итә ала. Мәктәпләрнең җитәрлек дәрәҗәдә саклан-мавының икенче сәбәбе – авылларда шәхси сак хезмәте оешмаларының булмавы.
 
Республиканың барлык мәктәпләрен ким дигәндә сигнализация һәм хәвеф төймәсе белән җиһазлау өчен 425 миллион сум акча кирәк. Мәгариф һәм Финанс министрлыгы берлектә ел ахырына кадәр бу мәсьәләне чишү өчен финанслау чыганакларын эзли”, – диде Айбулат Хаҗин.
 
Хәвефсезлек чаралары кысаларында укучы-ларның социаль челтәрләрдә аралашуына күзәтү үткәрелеп торачак.
 
–       Кызганычка каршы, хәвефсезлек таләп-ләренә җивап бирмәгән мәктәпләр шактый әле. Бүгенге көндә тулысынча сакланмаган мәктәп-ләрнең күбесе Стәрлетамак һәм Салаватта. Нәкъ бу районнарда эшнең оештырылуын зур контрольгә алырга тиешбез, – дип ассызыклады Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров.
 
–       Казан гимназиясендә дә сак хезмәте бәяләрне күтәргән булган. Мәктәп һәм балаларны саклау аена 40 мең сумнан 47 мең сумга күтәрелгән.  Артык җиде мең сум булмау аркасында 7 баланың һәм 2 өлкән кешенең гомере өзелде, 20 бала тән җәрәхәтләре алды. 2018 елда Керчь шәһәрендәге фаҗигадән соң Хөкүмәт илнең барлык мәктәпләре хәвефсезлек таләпләренә җавап бирер һәм аларны квалификацияле хезмәткәрләр белән саклау өчен 40 миллирад сум акча кирәк, дигән иде. Әмма ул акчаны таба алмадылар.Нәтиҗәдә, янә – фаҗига, гаепсез сабыйларның үлеме. Ник хәл ителми бу мәсьәлә? Мәктәпне кем сакларга тиешлеген ник ачыклый алмыйбыз һаман? Ни өчен шулай?
Фото: strana.ua

Рәдиф ФАТКУЛЛИН
Өмет
№ --- | 24.05.2021
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»