|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2021 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры гаиләсендә кайгыИлсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиеваның абыйсы вафат булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. "Гүзәлнең дә бертуган абыйсын озаттык бүген... Әнисенең, апасының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз", дип уртаклаша ул. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мәрхүмне Сарман районы Карашай-Саклау авылында җирләгәннәр.
Әле май башында гына илсөя үзе дә зур югалту кичерде. Озак авырудан соң бертуган апасы Лилия бакыйлыкка күчте. Аның яман шеш белән көрәшүен язган идек. Соңгы көннәрдә хәле бик авыр булды. "Күңелемнең бик яралы чагы", - дигән иде Илсөя.
Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Якыннарына һәм туганнарына сабырлык телибез.
--- |
Иң күп укылган
|