|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2021 Фаҗига
“Авылда сугыш булып узган сыман”
Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында коточкыч фаҗига булган. 30 минут эчендә ярты авыл диярлек янып беткән. — Яз җитсә, ел саен шундый куркыныч яный. Урман янды, ут әле бер яктан, әле икенче яктан чыга, ә анда керерлек түгел, сазлык, аны кеше сүндерә алмый. Инде ничә төн йокламыйбыз, кизү торабыз. Ә җил чыкты да авыл ике яктан ут эчендә калды, янгын сүндерүчеләр дә, халык та берни эшли алмадык, чөнки каты җил булды, — дип сөйләгән Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина.
— Коры үлән тиз яна бит. Янгын сүндерүчеләр килеп, ялкын белән көрәшкән арада, ут тагын икенче бер җирдән чыгып, башка өйләргә дә үрләде. Өстәвенә ул көнне бик җилле иде. Ярты сәгать дигәндә, күп йорт янып бетте, — дип сөйли Дамира апа Кучукова.
Каракүлдә 40 ка якын торак булган. 25 корылма янып беткән, шуларның 11 е — торак йорт, бер кибет. 20 кеше өйсез калган. Күбесе документларын гына алырга өлгергән. Бар нәрсә көлгә әйләнгән.
— Ярый әле фаҗига төнлә булмады. Авылыбыз белән юкка чыгар идек. Маллар көтүдә иде. Ә абзардагы бәрәннәр, бозаулар, чылбырдагы этләр — күбесе акырып янды, — ди авыл халкы.
Янгын аркасында өйсез калганнарга ярдәм йөзеннән акча, кием-салым җыю да оештырылган.
— Ир-атларга киемнәр күбрәк булсын иде, аяк киеменә кытлык. Хәзер бәрәңге утыртыр чак җитте, — ди Дамира апа.
Авыл халкы әйтүенчә, хәзер Каракүлдә сугыш булып узган кебек. Мичләр генә утырып калган. Авыл уртасында бер өй, кырыйда 14 йорт моңаеп тора. Көтүдән кайткан сыерлар да, абзарларын эзләп, урам уртасында мөгриләр, ди. Аларның барысын бер утарга япканнар. Халык, Аллаһтан ярдәм сорап, сабыр итә. “Ярый әле үзебез исән калдык”, — дип шөкер итә.
Каракүл авылында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: “Сбербанк” картасы номеры 4081 7810 5450 0291 1699 — Назыйрова Ләйлә Рафаэлевна.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|