|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2021 Авыл
Зәй районы Әхмәт авылы халкы ярдәм сорый“Шәһри Казан” газетасына Зәй районы Әхмәт авылы халкы мөрәҗәгать иткән. “Авылыбыз янында май башында “Зәй” агрофермасы цистерналар урнаштыра башлады. Ул цистерналар авылдан 500 метр тирәсе генә ераклыкта. Җил күп очракта шул яктан исә. Цистерналар якынча бер гектар җирдә урнаштырыла. Авылыбыз гербицид исенә тула”, - ди Раиф Шәймарданов. Элегрәк монда маллар фермасы булган. Әмма ул аэропортка комачау итә дип, ферманы япканнар. “Ферма комачаулаган, ә цистерналар комачауламый”, - ди Әхмәт авылы вәкиле.
Раиф әфәнде сүзләренчә, авыл хаклы белән агроферма вәкилләре бөтенләй дә сөйләшмәгән дә, аралашмаган да. Аңлату эшләре дә алып барылмаган. Районның санэпидемстанция вәкилләре, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә вәкиле, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре авыл халкы белән очрашуга килгән. Нәтиҗәсе генә әлегә юк.
Әхмәт авылы халкы прокуратурага да мөрәҗәгать иткән. Район башлыгына да барганнар.
“Район җитәкчесенә 10 көн эчендә генә, алдан язылып кына “прием”га эләгеп була диделәр. 10 көндә бит ул цистерналарның барысын да төзеп куячаклар. Аннан соң нинди мәгънә була инде?”, - дип уфтана Раиф абый.
Әхмәт авылы карый торган Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин сүзләренчә, бу авылда 220 ләп кеше яши. Шул исәптән, балалар да.
“Халык монда цистерналар урнаштыруга каршы шул. Санитар нормаларга туры килсә дә, кешеләр фикере дә бар бит әле. Мин үзем авыл җирлеге башлыгы буларак, агроферма вәкилләре белән дә сөйләштем. Алар бу иң кулай урын, диләр. Әхмәт авылы түбәнлектә урнашкан. Шуңа да җил белән килгән әйберләр анда “төшә”. Җитәкче буларак, мин халык яклы”, - ди Рәис Нуруллин.
Аның фикеренчә, цистерналар комиссия тарафыннан уңай бәя алса да, бик үк яхшы халәттә түгел.
“Анда ямау өстендә-ямау. Герметик яктан бар да яхшы булса, мин моңа каршы да килмәс идем. Аннан тагын бер нәрсә бар: кешеләр фикерен тыңламау —халыкны санга сукмау була бит инде. Халык фикеренә дә колак салу кирәктер”, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев фикеренчә, агроферманың төп хатасы — район җитәкчелегенә алдан хәбәр итмәүдә һәм авыл халкы белән бу мәсьәлә буенча сөйләшмәүдә.
Фәргат әфәнде сүзләренчә, Әхмәт янындагы ябылган фермада 95 баш савым сыеры, барлыгы 2 мең баш мал булган. Әмма таләпләр буенча, ферма ябылган.
“Сыер фермасы белән цистерналар бер-берсенә берничек тә бәйләнмәгән. Без анда булдык. Мондый әйберләр елгадан 500 метр, су каланчасыннан 300 метр, авыл җирлегеннән 500 метр булырга тиеш. Елгадан цистерналар 700 метр, су каланчасыннан 472 метр, авылдан 500 метрдан ераграк урнашкан. Шуңа да бернинди таләпләргә дә каршы килми. Хәзер моны прокуратура тикшерә. Әгәр дә ул орган закон бозылган дип таба икән, ул вакытта эш туктатылачак”, - диде Фәргат Камалиев.
Аның фикеренчә, авыл халкы авылда ферма ябылганга “ачу” итеп, әлеге мәсьәләне күтәргән.
Цистерналарга килгәндә, аларда ашлама саклау күздә тотылмый. Бу савытларга су салачаклар һәм махсус препаратлар ярдәмендә, суны “йомшартачаклар”. Шуннан соң гына гербицидлы цистерналарга әлеге су кушылачак. Ә ашламалы цистерналарны монда сакламаячаклар. Әхмәт авылы янына алар башка җирдән китереләчәк. Мондый ысул белән ашлама сибү гербицидларны 20-30 процентка кадәр экономияләргә ярдәм итә.
“Монда бернинди зыян да булмаячак. Алай гына да түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле буларак, мин мондый үзәкләр булдыруны пропагандаларга тиеш. Чөнки ашламалар күбрәк кертелгән саен, агрофермага субсидия дә каралган”, - дип аңлатма бирде Фәргат Камалиев.
P.S. Сәгать 13.00 дә авыл халкы бу цистерналарны урнаштыруга каршы икәнлекләрен күрсәтеп, митингка җыелачак. Аның нәтиҗәләре ничек булып бетәсен, “Зәй” агрофермасы җитәкчелеге авыл халкы фикерен исәпкә алырмы-юкмы икәнен киләсе язмабызда яктыртачакбыз.
Шундый ук цистерналар Сарман районы Миркәй авылы янында инде берничә ел эшли икән. Миркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин сүзләренчә, аларның авылга зыяны юк.
“Цистерналар авылдан ерак урнашкан. Зыяны да, исе дә килми. Зарланучылар да юк”, - диде Рәшит әфәнде.
Фото: пиксабай
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|