|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2021 Җәмгыять
Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткәнЧаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән. Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган «НЕФАЗ» автобусын күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә, дип яза Татар-информ.
Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны тоткарлаган.
Чаллы кешесенә карата урлау максатыннан башка гына транспорт чарасын алып идарә итү турында җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный.
--- |
Иң күп укылган
|