поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ял көнне бииик озак итеп йоклау – акча экономияләүнең иң яхшы ысулы!

Бүген кемнәр туган
  • 07 Июнь
  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) - рәссам
  • Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина (1949-2024) - пианист
  • Артур Фәләхов - журналист
  • Инсаф Мәрданов - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
15.10.2010 Мәдәният

БӘЙГЕСЕ ТҮГЕЛ, ЧҮПРӘСЕ

1985 елның матур бер кичендә фатирыбызга мине эзләп түгәрәк, көләч йөзле бер егет килеп керде.

 

– Исәнмесез, миңа Нәҗип Бәдретдинов кирәк иде.

 

– Мин булам Нәҗип.

 

– Мин Георгий Ибушев булам, консерватория тәмамлап филармониягә эшкә килдем.

 

 Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Беренче тапкыр күрешүебез булса да, Георгий безгә бик күптәнге танышыбыз кебек тоелды, ә аның ашыгыч рәвештә мине эзләп килүенең сәбәбе – филармония җитәкчелеге яшь җырчыны Краснодар шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия конкурсына җибәрергә тели икән. Бу җитди бәйге башланырга ике атналап кына вакыт калган һәм шуңа да икенче көнне иртән очрашып әзерләнә башларга булдык.

 

 Репетицияләрдә филармониянең ул чордагы сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов, без эшләгән әдәби-музыкаль лекторий җырчысы, Георгийның вокал укытучысы Әлфия Заһидуллина, бүлек җитәкчесе Миләүшә Утәй безгә үз киңәшләрен бирделәр, репертуар сайларга булыштылар. Шулай итеп, өч- дүрт очрашуда татар композиторларының иң “көчле” әсәрләреннән торган программа әтмәлләп, без Бөтенроссия конкурсына юл тоттык.

 

 Менә әлеге чара узасы бинада бәйгенең шартлары, катнашучылар белән якыннан танышып йөрибез. Умарта күчедәй гөжләп торган бу залга күз салсаң, ул үзенең чуарлыгы белән төрле чәчәкләр үсеп утырган җәйге болынны хәтерләтә. Әнә тегендә үзләренең милли киемнәре белән әллә кайдан аерылып торучы башкортлар, аларга охшаганрак тагын бер ансамбль – алары бурятлар булып чыкты. Алдарак – чәчәк кыстырган кепкаларын кырын салган “Вологодские ребята” ансамбле, унбишләп кешедән торган, кылычлар болгап биеп җырлаучы казак төркемнәре, киемнәре, үз-үзләрен тотышлары белән патшабикәләрне хәтерләткән, башкаларга өстән генә карап йөрүче Мәскәүдән килгән профессиональ хор солистлары һәм стипендиясен җыеп чыгарылыш имтиханнарына алган сиксән тәңкәлек костюмын кигән Георгий Ибушев.

 

Репетицияләр башланды. Чыгышлырны карагач, конкурсантларның әлегә чарага бик озак әзерләнгәннәрен аңлыйсың. Һәрбер җыр режиссер тарафыннан куелган, хәрәкәтләр белән баетылган, кайберләрендә бию элементлары да кертелгән. Аккомпаниатор буларак мин шуңа игътибар иттем – һәр конкурсантка кимендә 4-5 кешелек инструменталь ансамбль булыша, ә кайберләре хәтта халык уен кораллары оркестрына кушылып та чыгыш ясадылар. Бер баян белән чыгыш ясаучы без генә идек.

 

Көндәшләребезнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы безне берникадәр каушатты, әлбәттә. Әнә, күрше башкортларны гына алыйк, 5-6 җырчы алып килгәннәр, һәрберсен зур зәвык белән киендергәннәр, һәр чыгышны милли уен коралларында уйнаучы музыкантлар бизи, алай гына да түгел, вокал укытучылары да үз яннарында гына. Алар укучыларына булышу белән беррәттән жюри әгъзалары буларак та эшлиләр. Хөкемдарлар ролендә Мәскәүнең профессиональ коллектив җитәкчеләре дә бар һәм алар да үзләренең җырчыларын алып килгәннәр.

 

Шулай да конкурсантларны тыңлагач, күңелдә ниндидер өмет уянды. Көндәшләребез барысы да әйбәт җырлый җырлавын, тик аерып “менә бу җырчы ичмасам” дип әйтерлек тавышлар сирәк. Ә Георгийныкы кебек альтка якын югары ир-ат тавышы бөтенләй юк. Тенорлар югары ноталар алырга тырышып маташалар маташуын, тик аларның бу гамәле ясалма булганлыктан, җыр сәнгатенең мөмкинлеген түгел, ә ишеккә кысылган мәченең кычкыруын хәтерләтә. Лемешев, Козловскийларга охшатып җырлаучы тенорларны тыңлый-тыңлый үз-үземә сораулар биреп утырам. “Бу кадәр дәрәҗәле жюри табигый асылташны осталар шомарткан гади таштан аера алмас микәнни? Ә бит хөкемдарлар арасында әсәрләре халык җырларына әйләнгән “Ивушка”, “Оренбургский пуховый платок”, “А где мне взять такую песню” җырларының авторы, композитор Григорий Пономаренко да бар. Ә шушы җырларны башкаручы, СССРның халык артисты Людмила Зыкина – жюри рәисе. Юк, бу асыл затлар чын талантларны рәнҗетүгә юл куймаслар, аларның җырларында чагылган эчкерсезлек, халык иҗатына булган мәхәббәт җырчыларга бәя биргәндә дә өстенлек алыр дип ышанасы килә. Гомерләрен халыкның рухи дөньясын баетуга багышлаган бу бөек шәхесләрнең хилафлыкка баруына күңел ышанмый. Минемчә, Георгий Ибушевны танырга тиешләр!”

 

Шундый фикерләр белән кунакханәгә кайтып репертуар әзерли башладык. Казанда өйрәнеп килгән программа монда батмый, чөнки әлеге чара халык иҗатын үстерү нияте белән оештырылган, шуңа да халык җырларын һәм шул юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрне башкаруга өстенлек бирелә.

 

Менә без чыгыш ясар көн дә килеп җитте. Күңелдә өмет чаткысы булса да, төшеп калган очракта тиз генә кайтып китәрлек булсын дип төенчекләребезне төйни башладык. Иң беренче эш итеп күчтәнәчләр алырга булдык. Базарда иң гаҗәпләндергәне җиләк-җимешнең күплеге, арзанлыгы түгел, ә “сухой закон” чоры булуга карамастан, бездә зур дефицит булган чүпрәнең ирекле сатылуы. Моңарчы күрмәгән җимешләр һәм өчәр кило чүпрә алып чемоданнарыбызны тутырып куйдык та җырларга киттек.

 

Георгий беренче турда өч җыр башкарды. Аның беренчесе һәр конкурсант та башкара торган мәҗбүри җыр, икенчесе – Г.Тукай сүзләренә җырлана торган “Әллүки”, өченчесе – рус халык җыры “Ах, ты, душечка”.

 

Менә без җюри карарын көтеп фойеда йөрибез. Моңарчы таныш булмаган кешеләр Ибушевның кулларын кысалар. Котлаучылар арасында бая искә алган композитор Пономаренко да булуы бездә ышаныч уятты. Автор җырчыга үзенең берничә яңа әсәренең ноталарын да бирде. Күп тә үтми без үзебезнең икенче турга үткәнебезне белдек. Кайтып чүпрәләребезне суыткычка урнаштырдык та күчтәнәчкә дип алган җиләк-җимешләребезне ашый-ашый алдагы бәйгегә әзерләнә башладык.

 

Бу чыгышыбыз алдыннан без инде күчтәнәчләр алып тормаска булдык. Беренчедән – икенче турдан төшеп калсаң да ул кадәр аянычлы түгел, икенчедән – безнең әле теге юлы алып куйган өчәр кило чүпрәбез дә бар.

 

Шулай әкрен генә хөрмә ашый-ашый, чикләвек вата-вата бер атна эчендә икенче һәм өченче турны да уздык.

 

Менә ниһаять күптән көткән мизгел дә килеп җитте. Без ресторанда Георгийның “Бөтенроссия конкурсы дипломанты” дигән мактаулы исемен “юып” утырабыз. Жюри эшчәнлегенә бәя бирәбез. Чыннан да гадел хөкем ителде дигән фикергә килдек. Нәкъ без уйлаган җырчылар мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Ибушевның язмышында бая әйтеп киткән жюри әгъзаларының фикере хәлиткеч роль уйнавы турында ишетеп горурландык

 

Инде бу конкурсның нәтиҗәләренә килсәк, җиңүчеләрнең күбесе өчен ул зур этәргеч булган. Кемнәрдер үзләренең иҗат төркемнәрен булдырганнар, кемнәргәдер мактаулы исемнәр биргәннәр, хезмәт хакларын күтәргәннәр, тик Татарстанның гына Георгийның бу җиңүенә артык исе китмәде. Югыйсә, сәнгатьне аңламаган җитәкчеләр дә Мәскәүнең Колонналы залында СССРның халык артистлары Анатолий Соловьяненко, Зураб Соткилаво белән бергә җыр сәнгатенең иң катлаулы әсәрләрен башкарган Ибушевның иҗатына аерым игътибар итәргә тиешләр иде.

 

Бу көннәрдә әлеге язманың герое хезмәт стажын тутырды. Гүзәллеккә дан җырлаучы саф күңелле бу җырчыны бүген нәрсәләр борчый соң? Иҗатташ дусты буларак шуны әйтә алам – ул да булса чын сәнгатькә карата булган мөнәсәбәт. Массакүләм чараларның сәнгать әсәрләре аша халыкта матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү урынына наркотик, алкоголь белән бергә халыкны томаналандыру юнәлешендә эшләве аның җанын әрнетә. Әйе, мәдәният, сәнгать өлкәсендә милли сәясәт булмау нәтиҗәсендә без бүген операбызны югалттык, романсларыбыз яңгырамый, профессиональ композиторларыбызны халыктан аердык, ә үз кыйблаларына тугры калган чын җырчыларыбыз кирәксез булып калдылар. Уникаль тавыш иясе Георгий Ибушев та үзенең бөтен иҗади планнарын тормышка ашырды дип әйтә алмыйм. Шуңа да аның күңлендәге бар моңы, туган якка, газиз халкына булган мәхәббәте, эчкерсез күңел сафлыгы җыр булып яңгырый алмый, шигъри юллар булып ак кәгазь битенә ага. Аның шигырьләрен укыган кешеләр минем белән килешерләр дип уйлыйм.

 

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев сәнгатьне аңлый торган зыялы тамашачы өчен иң мөхтәрәм җырчыларның берсе. Аның бүгенге уңышларына 1985 елда узган конкурста җиңүенә караганда Краснодардан алып кайтып авылдашларына күчтәнәчкә өләшкән чүпрә өчен ишеткән рәхмәтләре, изге теләкләре зуррак этәргеч булгандыр дип уйлыйм. Аның иҗат чишмәсе – туган ягы Мамадыш, ә газиз халкына булган мәхәббәте күпкә көчәеп кире үзенә кайтадыр да күңленә сыя алмый җыр булып яңгырый, шигырь булып кәгазь битләренә агадыр сыман миңа.

 

Иҗади уңышлар, сиңа дустым!

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы