поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
25.06.2008 Җәмгыять

РУСИЯЛЕЛӘР ТРАНСТА

20 елдан артык көткән җиңү килде. Җиңдек, сөендем, ләкин урамнарда шау-шу, акырыш-бакырыш башлангач, берникадәр ни булганын аңламый тордым әле. Машиналар тыз-быз чабыша, кем нинди тавыш чыгара ала... Арада “Россия – чемпион” дигән тавышлар да ишетелә үзе. Җәяүлеләр нишләргә белми, машинадагылар түзми, тәрәзәдән кем аягын болгый, кем яртылаш чыгып баскан, кемдер багажникка утырган, флаг болгый. Мөгаен, бу сөенечне башкача йотып җибәреп булмый торгандыр.

Тәртип сакчылары төнге мәхшәр бәйрәменнән Казанда 50 хулиганны милициягә илткән, тагын 47 исерек фанатны айныткычта “ял иттергән”. Гомумән фанатлар куркынычсызлыкның ни икәнен бу төндә онытты булса кирәк. Шундый кыю 4 егет өчен “патриотизм” бәйрәме фаҗига белән тәмамланды. Алар тәрәзәдән башларын сузып, сыбызгылар сызгырта-сызгырта, кычкырып үзәккә таба югары тизлектә бар машиналарны узып “очкан”... һәм очып кунганнар. «Лада» идарәсен югалтып кырыйга чыккан, баганага бәрелеп яна башлаган. Шофер һәм алда утырган пассажир урында ук һәлак булган, арттагы кыз һәм тагын бер егетне больницага озатканнар. Аның да берсе үлгән.

 

Мәскәү дә төн буе гүләгән. “КП” хәбәренә караганда, 17 яшьлек Влад Зеленин да сөенеченнән иптәшләре белән су сибүче машинага үрмәләгән, машина түбәсенә менеп, флаг җилфердәтә башлаган, әмма аягында басып кала алмаган, таеп китеп, туп-туры янәшәдән үтеп китүче машина астына мәтәлгән. Ә теге машина, фанатны бәргәннән соң, хәтта тизлеген дә киметеп маташмаган, Владның дуслары ашыгыч ярдәм чакырган, әмма егет табиблар килгәнче вафат булган. Хәзер качкан шоферны эзлиләр. Мөгаен, ул да бәйрәм итүчеләрнең берсе булгандыр. Әле градуслы да булса... юкка гына качмыйлар бит! Калининградта да мәйданнан үтүче “КамАЗ”га үрмәләп менгән ике егет һәм бер кыз егылып төшеп имгәнә. Әмма “Новости mail.ru” сайтында Мәскәүдә ничек итеп машиналарны аударганнары, нинди ызгышлар, хәтта кыйнашулар булганлыгын үз күзләре белән күргән язмалар да бар. “Төнге икедән дүрткә кадәр мин урамда идем. Һәм 3 юл транспорт фаҗигасенә шаһит булдым. Ике очракта җитди сугышулар да булып алды. Аннан соң Ботаник урамында пассажирлары белән машинаны әйләндереп капладылар. Сәбәбе – машинадагылар җиңүгә сөенмәгән кебек тоелган. Һәр светофор янында исерекләр. Алар машиналарга дошман танкына ташланган кебек ыргыла. Мин үзем 3 бала атасы, аларның киләчәге өчен борчылам. Әгәр шулай аңны югалтканчы исереп, урамда кычкырып, кеше куркытып, шәһәрнең астын-өскә әйләндерү – патриотизм булса, мин аннан куркам”, – ди форумда катнашучы берәү.

 

“Һәркайда чүп, ватык пыялалар, урам тулы исерек, хәтта багажникларга да утырып халык йөри. Минем машинамны аздан гына җимермәделәр, халык көтүе урамнарны томалап хәрәкәтне япты, бер нишләп булмый, йөзләгән кешегә каршы тору мөмкин түгел. Бу, чын мәгънәсендә, яшьләр тарафыннан оештырылган тыңламау, законсызлык бәйрәме булды”, – ди икенче форумчы. Хәтта “Ашыгыч ярдәм” машиналары да үтә алмаган очраклар җитәрлек күзәтелгән. Казанда да хәрәкәт тукталырга мәҗбүр булган. Үзәк хәрәкәтсез калган. Шаһитлар, милициянең көчсезлеген үз күзләребез белән күрдек, дип йөрәккә шом сала... Ул-бу була калса... “Новости mail.ru” форумында Тимур атлы берәү Мәскәүдә әлеге бәйрәм ыгы-зыгысында үзенең “Хайл Гитлер” һ.б. фашистик өндәүләр, лозунглар ишетүен дә әйтә.

 

67 ЕЛ ЭЛЕК БУ ТӨННЕ...

Футбол җиңүен бәйрәм иткән бу төн бик истәлекле, 67 ел элек фашистлар Германиясе илебезне бомбага тота башлады. Бөек Ватан сугышы башланды. Менә шушы бәйрәмдә катнашучылардан, футбол фанатларыннан бу нинди төн дип сорасаң, күпмесе кайгы төне булуын әйтә алыр икән?! Әлбәттә, алкоголь белән зиһене томаланган халыкның тарихны барлап торырга вакыты юк. Туп керткәнбез ич! Җиңгәнбез. Бу зур сөенеч. Ә югарыдагылар патриотизмны тәрбияләүнең бер алымы дип шушындый мәхшәрне читтән генә күзәтә. Югыйсә 22 июнь безнең илебездә, хәер, илебездә генә түгел, бөтен дөньяда кайгы көне исәпләнергә тиеш. Бәйрәмнәр болай да җитәрлек.

 

ГУС РУСИЯГӘ КҮЧӘРМЕ?

Инде голландлыларны 3:1 белән җиңү тантанасына килгәндә, сүз дә юк, җиңүләр кирәк. Спорт аша да ил үз данын дөньяда таныта ала, дөнья тарихында мөстәкыйльлек алып, үзбаш яши башлаган илләр арасында башта спорт белән танылган очраклар да җитәрлек. Әмма спорт белән генә абруй казанып була микән?! Без бит футболда голландлыларны җиңдек, әмма алар дәрәҗәсе моның белән төшәр микән?! Искәртәм, Голландия узган ел халыкның яшәү дәрәҗәсе, социаль гарантияләр буенча иң алдынгы ил иде. Медведев Белоруссиядә чагында Голландиядән килгән тренер Гус Хиддинкка, яулаган җиңү өчен, Русия гражданлыгын бирергә вәгъдә итсә дә, ул безгә күчәр микән?! Русия үзенең яшәү рәвеше, коррупциясе, социаль проблемалары белән шул ук Русия булып калачак инде. Иң аянычы шунда: фашизмны тамырында корыткан Русиядә бүген фашизм борынлый. Футбол җиңүе бәйрәме, минемчә, патриотлык түгел, әнә шул фашизмны искә төшерүче тантана. Кемнәр белеп, ә кемнәр белми әнә шулай хулиганлыкны патриотлык дип кабул итә.

 

Бүген Русиядә һәр дүртенче кеше – рус түгел. Рацизм, нацизм, фашистик идеяләр белән коралланганнар мондый бәйрәмнәрне әнә шулай рус җиңүе дип кабул итә һәм исерек сәрхушләрне, аңы томаланган адәми затларны үз максатында файдалана. Билгеле булганча, фанатизмнан фашизмга ерак түгел. Без үз тарихыбызда “изм”нардан куркырга кирәклегенә ишарәләүче күп дәлилләр күрә алабыз. Юкка гына хокук яклаучылар чаң какмый: 2008 елның гыйнварыннан санаганда, Русиядә милләтара нәфрәт сәбәпле, кимендә, 152 һөҗүм булган, 69 кеше үлгән, 170 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод хәбәр итә. Аның әйтүенчә, иң күбе Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан кешеләренә һөҗүм итәләр. Мондый җинаятьләр күбесенчә Мәскәү, Петербург һәм Екатеринбургта кылына. Хокук яклаучылар бу һөҗүмнәр артында 60 мең кешелек “такырбашлар” хәрәкәте тора дип саный.

 

1945нче ЕЛНЫҢ 9нчы МАЕ НИНДИ БУЛГАН?

Кыскасы, моннан 67 ел элек бу көннәрдә илебез тарихында иң кайгылы, дәһшәтле көннәр башланды. 4 елга сузылган салкын, ач, ялангач көннәр, меңәрләгән чакрымга сузылган һәр сантиметрында үлем сагалап торган фронт сызыгы, Ленинград блокадасы, миллионлаган корбаннар, сугыштан соңгы авыр еллар үз халкына, милләтенә карата кылынган дәүләт җинаятьләре аша бүгенге көнгә килеп җиттек. 67 елдан соң, ниһаять, Голландия белән футбол уйнап 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештек, әле чемпион исеменә ерак торсак та, бу бәйрәмне әнә шулай билгеләп үттек.

 

63 ел элек 1945 елның 9 маендагы Җиңүне дә бәйрәм иткән безнең халкыбыз. “БГ”га хатлар күп килә. Укучыларыбыз үз истәлекләре белән уртаклаша, газетабызда чын халык язмышы, чын тарих языла, анда да бар халык шашынып бәйрәм иткән. Әмма мондый кыргыйлык булмаган. Кайсы бәйрәм куанычлырак, бөегрәк?

 

ЯҢА ПАТРИОТЛАР ТӘРБИЯЛӘНӘ

Сүземне тәмамламакчы идем, “Время” программасы бара. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре игълан ителә. Һәр дүртенче бала математикадан “2”ле алган (Татарстанда һәр өченче билге – “2”ле диләр). Сораулар буталырлык. Тест нәтиҗәләре күп вузларда исәпкә генә алына. Балаларның хокуклары якланмый. Алдашу очраклары күп. Безнең Балтач районында имтихан тестларын балалар өчен чишү очрагы телгә алынды, хәзер укытучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Мәгариф министрлыгының чираттагы реформасы барып чыкмады. Инициатив группа министрлыкны судка бирергә җыена. 20 мең укучы билгесен апелляциягә биргән. Вологдада укучы бала – “отличница” 4ле алганын белгәч, асылынып үлгән... Кыскасы, тулы “бардак”. Ләкин Мәгариф министрлыгы вәкиленең фикере катгый. Реформа уңышлы бара. Киләсе елдан БДИ Бөтенрусиядә мәҗбүри булачак. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, мәзәге түгел, кәҗәсе бар икән: ул шулай булырга тиеш, ди реформатор.

 

Нишлисең, безнең мәгарифебез “2”ле капчыкларын, шулай булырга тиеш дип, планлы рәвештә үстергәч, мондый хулиганлык бәйрәмнәре күп булыр әле... Әлегә безнең түрәләребез, халык өстендә тәҗрибәләр уздыручы реформаторларыбыз проблеманы тиешле урында эзләми бит. Әнә төрек лицейлары тәртип, өлгереш белән ачуны чыгара иде, хәзер анда да тәртипсезлек булдыру чаралары күрелә. Комганны презервативлар, шприцлар алыштырыр анда да...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ --- | 25.06.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы