поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.05.2021 Ана теле

Ана теле: Гади сүз тасвир чарасымы? Шивә сөйләме (диалектизм) сурәтле була аламы?

Безнең бу язмабыз тел фәне юнәлешендә караганда берникадәр каршылыклы кебек тоелыр: шивә (диалектизм) ул телнең битараф. термин берәмлеге кебек үк төгәл төшенчә белдерә торган туры мәгънәле берәмлеге, ә сурәткә гадәттә күчерелмә мәгънәгә сәләтле берәмлекләр ярдәмендә ирешелә.

Шулай да сөйләмият фәне бу юнәлештә дә берникадәр искәрмәгә юл ача икән. Менә кулымда яңа гына чыккан “Күңел чыңы. Әтнә төбәге шагыйрьләренең күмәк җыентыгы” дигән китап. Төзүче-мөхәррире Гөлүсә Батталова. Казан: Яз. 2020.144 б.). Без алынган темага муафыйк мәҗмуга лабаса: аерым төбәккә (гәрчә Әтнә татар әдәби теленең төп әсәси диалекты саналса да) караган диалектизмнар булмый калмас; ә жанр-стиль ягыннан инде шигырьдә сурәт-образ булу бәхәссез фактор. Димәк ки, күзәтү-тикшерү өчен нәкъ үзенә тиешле чыганак. Рәхмәт әйтеп, эшкә җигелик кенә.
 
Шивә сүзләргә керешкәнче башта әдәби телдә шактый пассивланган битараф сүзләргә игътибар итик әле – гади сүзләргә: алардан сурәт ясап буламы?  Әрдәнә.  Теленү. Талку. Ирәю. Өзлегү. Ярау. Сүсәрү. Чәлпәк. Иләсләнү. Баягы. Ипле. Арада шивә сүзләр дә бар. Хәзер шуларны иҗат ияләренең сәнгати сөйләмдә сурәт ясауда ничек куллануларын күзәтик. Сүрия Мингатина: Телем-телем хисләр//Очты никтер җилгә; Баш бирмәгән хисләр; Хисләремне әрдәнәләп өеп. //мөһер сукты; Гөлнара Корбанова: Ә йөрәгем күңелемне “Көтмә!” диеп талкырмы?..;  Надия Вәлиева: Күк елап торганда күшекмә! Керфекләрдә – үткен кыйпылчыклар//кыелалар хәтер-төпкелдән; Күзле бүкән күк. ирәеп.//Күрсәләр дә күрмәүләр; Йөзәм. йөзәм тагын өзлегәмен; Югалсам да//Мәлҗерәмәм.//Түгел камырдан! Оркыя Фәсхиева: Шул әбинең ак чәчләре күңелгә ярап тора; Яшел  күзле шул әбекәй күңелләремә ярый; Гөлзадә Сафина: Сабыр төбе сары алтын диләр//Хәвеф-хәтәрләргә тармагыз! Рузия Камаева: Соңгы тамчың чайпалдырды.//Түгелделәр үрсәләнеп; Раилә Нигъмәтҗанова: Сүсәрләнә бара үткән гомер.//Охшап кала сынык уракка; Чәлпәк җирдән атлап киләм.//Күзләр һаман күкләрдә; Гөлүсә Галимҗанова: Күңелемнең иләсләнгән мәле;   Син үткәнем минем, баягым; Гөлфия Шиһапова: Бер сыналгач. ипләп атлармын дип...; Балачактан чыгып бетми генә//Зур тормышка шулай ыргылып...; Энҗе Хөсәенева: “Юк-бар өчен. кызым. борчылма син.//Баш бетәрлек нәрсә түгел лә”; Раилә Корбанова: Җитәр инде. сөмсереңне коеп. //Сагыш белән гомер итәргә;
 
Бу төр күзәтү-күнегү барышында телнең әлеге үзенчәлекле берәмлекләре белән классик шагыйрьләребез ничек эш иткән соң? дигән сорау тууы да бик табигый бит. Шигъри сөйләм  төрен махсус өйрәнгәндә кайбер шагыйрьләребезнең (М.Акмулла. Г.Тукай. С.Хәким.  Ш.Анак. Л.Шагыйрҗан һ.б.) бу “сәер” сүзләр ярдәмендә сурәт ясау осталыгына махсус диккать иткәнгә күрә алар иҗатыннан мисалларны күбрәк китерергә булдым.Остазларыбыз сурәтлелеккә нинди чаралар белән ирешкән? 
 
М.Акмулладан башлыйк.Аның тасвир осталыгы     
гап-гади сүзләрдә – ш  улар инде әсәрнең сурәти  тукымасын тәшкил итә дә.
           Көче бар мирзаларга җарамсынып,
           Шәригатьне күңел өчен борып салган.
 
Андый  лексик хәзинә, беренче чиратта, нәкъ менә мәкаль-әйтемнәр, канатлы гыйбарәләр, халык җырлары,  чичән-шагыйрьләрнең  үрнәк әсәрләре белән “ияреп” керә.  Ә аларга Акмулла ифрат бай. Ул  иң беренче чиратта, галим таныганча “шигьри образ өчен (үзебездән өстик: күз алдына китереп дәлилләр өчен) халыкның көнкүрешенә хас әйберләрне файдалану, табигатьнең үсемлек һәм тереклек дөньясына мөрәҗәгать итү хас”.
 
Әлбәттә, гадилек – үзмаксат түгел, халык сөйләмендә нинди гади сүз бар, барысын да эшкә җигә  дию мәгьнәсезлек булыр иде. Монда сүз алган темасына, шул төбәккә, этник үзенчәлеккә карап, нәкь шушы мәгънәгә, хис төсмеренә тәңгәл сүз, гыйбарә, җөмлә төзелешен табу  бәрабәренә ирешелгән “гадилек”, “халыкчанлык” турында бара.
 
Әйтик, Акмулла иҗатында ышандыру-тәэсир итү чарасы буларак сатира һәм юмор үзенә аерым урын биләп тора. Кайбер шигырьләрендә ирония, сарказм, яисә җиңелчә көләмәслек, елмаю чаралары  алгы планга чыга. Көләмәс, сүзләрне,  шигьри бизәкләрне, бигрәк тә каламбурны оста файдаланып, ул кайбер җитди, фәлсәфи фикерләрен дә нечкә юмор төсмере белән өретү, “җиңеллек”, җанлылык бирүгә ирешә”, ди Ү.Гыймадиев. Моның өчен аның арсеналында иң көчле әдәби чаралар, мәсәлән, көтелмәгән охшату, әзер тора:
                   Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,
                   Кандала, бөргә (борча) менән таласамыз.
   Төрттерү,  көләмәслек, елмаю белән ул иҗтимагый кимчелекләрне дә күз алдына китерүгә ирешә:
                  Бокаларны сөзештереп, бак-бак булып
                  Мөселман сыерлары кысыр калган
   “Йомры” сатирик, көлкеле, иронияле гыйбарәләр белән ул үз-үзеннән ничек көлә: “байгыш”, “ таз эт”,  “әфлисун арасындагы бер кишер” һ.б.
   Сатира, юмор максатында  тел бизәкләү чараларыннан антоним, антитеза, оксюморан кебекләр дә оста эшкә җигелә:
                Бер йиргә килештереп хат язалмай
                Берәүне яманларга кандай оста!
                 Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем?
                 Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
    Шулар ярдәмендә шагыйрь сатира, юморның иң  сурәтле образ күренешләренә – ирония, сарказм, аллегория һ.б.  кебекләрен  дә”туптан ата”:  Хур булдым хата төсеп козгындарга.
 
Хәзер образлы тасвирлау чараларына тәфсиллерәк тукталыйк. Әйтем, мәкаль, шулай ук тел бизәкләү чаралары (кабатлау, чагыштыру, сынландыру , троплар, риторик фигуралар һ.б.) конкрет шәхескә, әсәрнең мәгълүм персонажына карата кулланылса да инде образ тудыру сәләтенә ия була, күзаллауны конкретлаштырып, тәэсир, ышандыру, дәлилләү көченә ия була.
   
Алыйк чагыштыруны. Менә Ши|һабетдин Мәрҗанигә карата: “Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай”. Ә инде аның дошманын “мондый  гали галимгә тел озаткан – ул үзе дүрт аяклы малдай икән”, дип тасвирлый.
   
Шәхсән үзен ул:
                      Адашканда киз килеп (туры килеп) балга төшкән –   Мин байгыш бер кырмыска гарык булган
   Аның шушы төбәк күренешләре, табигатьнең тереклек, үсемлекләре белән бәйле чагыштыру, ассоцияләр аеруча образлы, тәэсирле.
                   Шаџбаздай ялтыраган бер шоћкарлар,
                   Тойгынның аягындан элгәндәйләр.
                   Мин бер арык бүредәй җилеп йоргән,
                   Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән
   Шагыйрьнең чагыштыру нигезендә барлыкка китергән сынландыру, сурәтләү манзара-күренешләре дә үз тирә мөхитеннән, табигатьтән.
                  Арыкны атлаган аргамак идем
                   Терәлеп туктап калдым текә ярга (бүгенге сөйләмгә күчерелгән).
 
Чичән-шагыйрьнең сөйләме риторик (синтаксик) фигураларга да ифрат бай. Мәсәлән,  кабатлауларга. Гади генә анафора (Кирәк ул – бай, кирәк ул – ярлы булсын!!), эпифора (Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын!)  кебек кабатлаулардан алып бөтен бер шигъри симфонияне хәтерләткән тезмә-фигураларга кадәр очратып була:// ...ябарсыз сез.//...  ягарсыз сез.// ... тагарсыз сез.//... чагарсыз сез...// ... язарсыз сез.// ... нәзарсыз сез.// ... начарсыз сез.// ... качарсыз сез// ...аҗарсыз сез.
    Бер сулышта укылырлык, колакка ятышлы, өндәү белән сугарылган көчле бер шигарь бит!
   Ш.Мәрҗанигә багышланган  мәрсиянең мөнәҗәткә тартым бүлегендә 11 строфаның һәркайсы “Җөда булдык, дәрига, аһ!” “Аерылдык, үкенеч, аһ” дип кабатланып тәмамлана.  
   
Дөресен әйткәндә, Акмулла әсәрләрендәге образлы дәлил сурәтләре халык авыз иҗатыннан киләме, әллә аларны ул үзе уйлап тапканмы,– аеруы да кыен. Хәер, әсәрне уку барышында моны уйламыйсың да, ул йотылып укыла,  хисләндерә, ышандыра.
                     Ат менән ни күрмәйде адәм башы
                     Бозау күп уйнакласа, утка баса
                     Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
   
Хәзер инде бу гыйбарәләрнең халык сүземе, әллә Акмулладан халыкныкы булып киткәнме икәнен дә белмәссең.
 
Шигъри сурәт остасы Габдулла Тукайның бу кыйбладагы тәҗрибәсен барлаган күзәтүләрем байтак; алар бәян ителгән китапларны табып укырга була; бу юлы  кайбер мисаллар күчерү  белән генә чикләнәм.  Тукаебыз гап-гади сүздән нинди иҗат табышларын. сурәт мөмкинлекләрен ача алган!.
 --Бу көнгәчә булган хәлне монда яздым,//Яза-яза артык язып китә яздым ( Бәхре сани, 93 б.).
 --  Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак (Сорыкортларга, 103 б.).
  --Яратмыйм бер дә алостабикәләрне,//Сези алдарга оста бикәләрне (Татар кызларына,107 б.
 -- Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?//Аны аңлаучылар анлар микән соң? //Гомердә син бу ат берлән аталма,//Торып җирдән, семалардан ат алма.//Тегермән әйләнә; әйләнсә дә тарталмыйдыр ярма; //Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма (Мөтәшагыйргә, 171 б.). Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!//Тагын җитте мөнәүвәр (нурлы,   якты) яз, аяз яз! (Яз. 167 б.).
   
Шагыйребез сүзне генә түгел, телнең барча чара-берәмлекләрен тоемлый. Мәсәлән, иҗекләрне: Күрерсең тормышың нинди: җитешме?// Җитеш булмаса, кай җире җитешми ( Театр, 187 б.). Карлар-парлар, томаны-заманы, агалар-кагалар, мөгез-үгез, судка-утка, каушау-шау-шау, аладыр-каладыр (Яз, 167 б.).
 
Шагыйребезнең сурәт ясау осталыгына шушындый кыска гына күзәтүдән соң аның бу өлкәдәге мирасын җентеклерәк үзләштерү теләге туа. Без бу теләкне канәгатьләндерергә әзербез.
                                                  Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»