|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2021 Мәдәният
XVII Казан мөселман киносы фестивален уздыру мәйданнары билгеләнде5-10 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Мөселман киносы фестивален ачу тантанасы 5 сентябрьдә Казан Ратушасында узачак, тантаналы ябылу 10 сентябрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, чараларда кызыл келәм юлы буйлап узучы атаклы артистлар катнашачак. Фестивальдә катнашучы фильмнар «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында шулай ук иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, кинофестивальләр һәм башка чаралар оештырылачак.
--- |
Иң күп укылган
|