|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2021 Җәмгыять
![]() Питрау бәйрәме КАЙЧАН һәм КАЙДА узачакСабантуйлар белән беррәтән быел Татарстанда керәшеннәрнең Питрау бәйрәме дә узачак. Ул, гадәттәгечә, Мамадыш районы Җөри авылында 17 июльдә үтәчәк. Җөридәге Питрау бәйрәмендә ике “Кряшен Чибяре” сайлаячакбыз, дип яза район газетасы. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре” булачак
“Кряшен Чибяре” конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә, 16-26 яшьлек кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.
“Кряшен Чибяре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.
Аның икенче этабын 3-4 июльдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57 нче йорты) уздыру планлаштырыла.
Конкурсның өченче йомгаклау этабы 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021”-“Кряшен чибяре” мәйданында булачак. Бу конкурста катнашучылар керәшен милли киеменнән булырга, үзгә итеп салынган ипи һәм үз нәсел тамгалары чигелгән рушник алып килергә тиешләр.
Финалда жюри конкурсантларның дефиле, видеовизитка, җыр һәм бию буенча осталыкларын бәяләячәк (“плюсовая” фонограмма куллану тыела). Шулай ук, “Кряшен Чибяре” булырга теләүчеләрнең видеодагы сюжет буенча керәшен йолаларының кайсысы күрсәтелүен әйтеп, шул йола турында сөйли белүләренә дә игътибар биреләчәк. Бу соңгы этапның “Туган тел үзенчәлекләре”нә багышланган интеллектуаль турында конкурсантларның зирәклеге, үз телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.
Конкурска нәтиҗә ясалып, “Кряшен Чибяре” титулына кемнәр ия булганы игълан ителәчәк. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе – Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре”. Аларның икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылачак. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, акчалата премия көтә. Башка номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк. Соңыннан “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылачак.
Фото: Марсель Имамов
--- |
Иң күп укылган
|