поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.05.2021 Матбугат

Илфат Фәйзрахманов: «Яңадан һөнәр сайларга туры килсә, журналистикага якын да килмәс идем»

Каләмдәшләр, ни сәбәп, бер-берсе турында белеп бетерми. Дистә еллар буе аралашсалар да, нигәдер бер-берсенең тормышлары белән әллә ни кызыксынмыйлар. Мин үзем дә шундыйлар рәтенә керәм икән. Якташым, «Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән инде кырык ел тирәсе аралашабыз, ә аның җиде яшьтә әтисез калуы, телевидениедә эшләгәндә дә җиде ел буе гәҗит чыгаруы, җае чыккан саен авыл ягына каеруы, умарта тотуы һәм башка бик күп нәрсәләр турында берни дә белмәгәнмен булып чыкты.

Быел март ахырында 60 яшен тутырган икән – анысын да белми калдым, ә үзе шаулап йөрмәде. Юкса, шактый ук дәрәҗәдә билгеле шәхес бит!
 
– Илфат, әле беркөнне генә Россия Дәүләт Думасына кергән мөрәҗәгатьләрнең яртысына гына вакытында җавап бирелүе турында укыдым. Һәм күңелгә бер күңелсез уй да керде: бүген матбугат берәр нәрсәне хәл итә аламы? Бар әйткәннәребез стенага борчак сибү генә түгелме?
 
– Моңа үзебез гаепле, дәрәҗәбезне үзебез төшердек. «Ә» дигәнгә «мә» дип кенә утырудан абруй күтәрелми. Без, мәсәлән, хатлар эзеннән юлдан кайтып кермибез. Бөтен мәсьәлә хәл ителә димим, әмма журналист һәр ике якны тыңлап асыл хакыйкатьне ачып сала ала. Бу бик зур эш дип саныйм. Әллә син җитәкчелек бөтен кимчелекләргә күз йома дисеңме? Юк! Без, гадәттә, аларның кулы җитмәгән, уйларына кермәгән нәрсәләр турында язабыз. Төп максатыбыз да шул бит: хакимият белән халык арасында арадашчы булу. Хәер, сиңа нәрсәгә сөйләп торам инде  боларны? Үзең беләсең. Менә син, үзең әйтмешли, хөкүмәт гәҗитендә эшлисең. «Ватаным» журналистлары да шушы миссияне башкара бит. Мин бөтен матбугатны карап барам һәм кайсы басманың кай җире белән сулаганын чамалыйм. Ә зурдан кубып сөйләгәндә, журналистлар берләшергә, бердәм булырга тиеш. Ә без кайчак бер-беребезнең бәхетсезлегеннән көләргә яратабыз.
 
– Нинди бәхетсезлек?
 
– Мәсәлән, хакимият берәр газетаны, яки теле-радио тапшыруны тәнкыйтьләсә, шул кирәк аларга, дип кул чабарга торабыз.

– Бер ахмак сорау биримме?
 
– Я, биреп кара!
 
– Син үз эшеңне яратасыңмы?
 
– Яңадан һөнәр сайларга туры килсә, журналистикага якын да килмәс идем. Беренчедән, тәүлеккә 25 сәгать эшләргә кирәк. Икенчедән, гомерең буе кеше хәленә керергә омтылып яшәү безне бик бетерә кебек. Гомер озынлыгы буенча журналистларның арттагы урыннарның берсен биләгәнен беләм. Һәм, өченчедән, журналистның хезмәт хакы – адәм көлкесе инде ул. Шуңа күрә бүген ир журналистлар бармак белән генә санарлык. Чөнки безнең акчага егет кеше гаилә кора, тормыш алып бара алмый.
 
– Алайса без нишләп йөргән булабыз соң?
 
– Фанатик булганга эшлибез.
 
– Илфат, күпме зарлансак та, бүгенге тормыш алай ук начар түгел бит! Мәсәлән, сиңа нәрсә җитми? Ашарыңа-эчәреңә җитәрлек, өч балаң, дүрт оныгың, Казанда фатирың, авылда йортың бар.
 
– Анысы шулай, якташ. Әмма, Әнгам Атнабаев язганча, «бу кешегә һәрчак нидер җитми» инде ул. Бу безнең каныбызда. Шул ук вакытта, камиллекнең дә чиге булмаска тиеш. Иң бай илдә яшәгән халыкның тормыш дәрәҗәсе  югарырак булырга тиеш түгелмени?
 
– Тиеш.
 
– Шулай булгач. Мәсәлән, чит илдә булып кайткач, миңа мондагы тормышка күнегергә туры килә. Ни өчен? Чөнки чит илдә савыт-саба юучы да үзен тулы хокуклы гражданин кебек хис итә. Алар елмаеп исәнләшәләр, канәгатьләнү хисе йөзләренә чыккан. Бездә халык усалланды. Бер елны инде мәрхүм Илфак Шиһапов белән «Әйбәт гайбәт» тапшыруы өчен эксперимент үткәргән идек. Урамда йөрәген тотып утырды бу. Ун минут, егерме минут, ярты сәгать узды, ник берәү килеп хәлен сорашсын! Яныннан выжлап уза тордылар, кайберләре: «Әллә исерек инде? Дуңгыз булганчы эчмәсә…»  – дип сөйләнде. Тапшыруга килгән табиб: «Ярты сәгать эчендә йөрәк авырулы кеше биш тапкыр үлеп терелә», – дип баш чайкаган иде. Бездә әнә шул ваемсызлык чире бик көчле.
 
– Илфат, әйдә, чит илгә китәбез!
 
Әңгәмәдәшем аптырап та, мине кызганып та карап куйды. Моңа хәтле чит илләрдәге тормышның кайбер якларын мактап сөйләгән Илфаттан көтелмәгән сүзләр ишеттем. «Чит илгә барсам, ике атнадан артык яши алмыйм мин», – диде.
 
Быел Төркиядә, дусларында кунакта булып кайткан иде ул. Дуслары: «Монда яшәве рәхәт, чиләнеп ятма Арчаңда, кал бездә», – дигәннәр. Илфат аларга: «Миңа авылымда рәхәт. Зиратында әтием, әнием ята, мин туган нигеземне саклыйм», – дигән. Ватанны ярату турында нинди гади, әмма бик мәгънәле сүзләр иде бу. Безне берни эшләтә алмыйсың, без шушы җиргә береккән кешеләр шул. Шушы җирдә рәхәт яшисе килә. Рәхәт тормышка үзебездән өлеш кертәсе килә.
 
Илфат белән берни дәшмичә бераз уйланып утырдык. Уйларыбызның уртак икәнен мин дә беләм, ул да. Шуңа күрә дәшмибез. Әмма миңа әңгәмәне төгәлләргә кирәк бит инде. Кинәт кенә: «Хатыныңны ник яратмыйсың?» – дип куйдым.

– Нигә алай дисең?
 
– Инде күпме вакыт сөйләшеп утырабыз, хәтта исемен дә телгә алмадың.
 
– Зөлфиям – балаларымның әнисе. Җүләрләнү дәрәҗәсенә җиткән укытучы. Кирәк икән, мәктәптә кунып калырга риза. Без икебез дә җүләрләр инде, эш буенча дип әйтүем. Зөлфия белән әнием Әминә аналы-кызлы кебек яшәде. Мин кайтсам, әни: «Нигә Зөлфия кайтмады?» – дип сорый иде. Зөлфия үзе генә кайтса, мине сорамый иде. Сиксән икенче яшендә вафат булды әни. Яшәргә дә яшәргә иде әле аңа. Ярты ел эчендә ике улын, бер оныгын югалтты, бу кайгыларны күтәрә алмады. Ул бүген дә зират ягыннан миңа карап бөтен гамәлләремне күзәтә кебек.
 
Ни әйтим соң инде, якташ? Гамәлләрең күз алдында. «Безнең гәҗит» бүген дә зур тираж белән чыга икән, димәк, сиңа ышаналар, гамәлләреңне хуплыйлар. Безнең бәхет шулдыр инде, Илфат дус.
 
Фото: Татар-информ

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»